Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш

Хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә бары тик аерым очракларда гына һәм аларның язмача ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин.

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Эш көне булмаган бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш, шулай ук ял алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

  • Халыклар бердәмлеге көнен (2-4 ноябрь) бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2019 елда россиялеләрне быелгы соңгы озын яллар көтә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә бары тик аерым очракларда гына һәм аларның язмача ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта, рәсми карар яки боерык кабул ителергә тиеш.

Хезмәткәрнең ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен акча урынына өстәмә ял көне алырга хакы бар.

Шулай ук хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка гына эшкә җәлеп итәргә рөхсәт итә торган очраклар да юк түгел. Аларга катастрофа яки җитештерүдә аварияләрне булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү; бәхетсезлек очракларына, эш бирүчеләр, дәүләт яки муниципалитетның милке юкка чыгуына яисә бозылуына юл куймау керә.

Иҗади һөнәр вәкилләрен күмәк килешү яки локаль документ тарафыннан каралган, ә профессия Хөкүмәт раслаган махсус исемлеккә кертелгән очракта ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195271/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев