Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәмдә кәеф кырылды

8 март Әгерҗенең берничә урамында гомер кичерүче гүзәл затларның күңелендә бәйрәм буларак түгел, ә көнкүрештә бик тә кирәкле булган күп кенә техникаларының, җиһазларының сафтан чыгуы белән истә калыр, мөгаен. - Бу көнне төштән соң Димитров урамында гомер кичерү берәүнең әле күптән түгел генә төзелгән йорт түбәсеннән кар төшеп баскычны аудара....

8 март Әгерҗенең берничә урамында гомер кичерүче гүзәл затларның күңелендә бәйрәм буларак түгел, ә көнкүрештә бик тә кирәкле булган күп кенә техникаларының, җиһазларының сафтан чыгуы белән истә калыр, мөгаен.
- Бу көнне төштән соң Димитров урамында гомер кичерү берәүнең әле күптән түгел генә төзелгән йорт түбәсеннән кар төшеп баскычны аудара. Баскыч ауганда электр чыбыкларына эләгеп, аларда кыска ялганыш (короткое замыкание) барлыкка килә, - ди "Сетевая компания" җәмгыятенең Әгерҗе районы электр челтәрләре начальнигы Айрат Гыйльманов. Нәтиҗәдә Чапаев, Островский, Димитров, Г.Камал, Чехов урамнарының бер өлешендә ут сүнә һәм әлеге урамнардагы күп кенә хуҗалыкларда көнкүреш техникалары, җиһазлар сафтан чыга.
- Зыян күрүчеләр "Татэнергосбыт" филиалының Әгерҗедәге клиентларга хезмәт күрсәтү офисына гариза язалалар. Утыздан артык гариза кабул ителде инде, - ди офисның энергияне сату буенча агенты Илдар Мифтахов.
Әлеге гаризалар нигезендә халыкка көнкүреш техникаларын, җиһазларын ремонтлау өчен киткән акчалары кире кайтарылачак.
- Тик зыян күрүчеләргә ремонт эшләрен үз акчаларына башкарырга туры киләчәк. Ремонт ясату өчен лицензиясе булган оешмаларны сайларга кирәк. Чөнки акчаны кире кайтару өчен иң төп документ булып әлеге оешма тарафыннан бирелгән белешмә торачак, - ди ул. Моннан тыш, офиска ИНН, паспорт күчермәсен тапшырырга кирәк. Банкта счетыгыз да ачылган булырга тиеш, чөнки акча шунда күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев