Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәйрәмне ничек каршылыйсыз?

    1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен һәрберебез яхшы кәеф белән каршылый. Беренчедән, озын яллар, икенчедән бакча эшләре, өй юу, бәрәңге чыгару кебек мәшәкатьләр көтә. Аннан соң Карга боткасы пешерү традициясе дә бар бит әле. Күпләр табигатьтә ял итәргә дә сусаганнардыр. Ә "Әгерҗе хәбәрләре"нең авыллардагы ветеран хәбәрчеләре бу бәйрәмдә ниләр...


    1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен һәрберебез яхшы кәеф белән каршылый. Беренчедән, озын яллар, икенчедән бакча эшләре, өй юу, бәрәңге чыгару кебек мәшәкатьләр көтә. Аннан соң Карга боткасы пешерү традициясе дә бар бит әле. Күпләр табигатьтә ял итәргә дә сусаганнардыр. Ә "Әгерҗе хәбәрләре"нең авыллардагы ветеран хәбәрчеләре бу бәйрәмдә ниләр эшләргә планлаштыралар?

    Габдулла ГАЛИЕВ - Кырынды авылы:
    - Бәйрәмгә Ижауда яшәүче кызым Наилә кайтырга җыена. Ул кайтса, өйгә ямь кереп китәр иде. Өлкән кешегә ялгыз яшәүләре бик авыр бит. Бу көннәрдә тәрәзәләрнең бер катын алу, бакча мәшәкатьләре белән яшим. Олыгайдым инде. Өй эшләрен бик авырлык белән генә башкарам. Бәйрәм көннәрендә Наилә кызым белән зиратка да барырга ниятләп торабыз. Карчыгым Тәскирә, улым Сирин, туганнарымның рухларына дога кылып кайтырмын. Тәскирәмне бик юксынам, сагынам. Авыр, бик авыр аннан башка тормышка ияләшү. Язу эше дә тукталып тормый. Әнием турында хатирә яза башладым. Әнә шулай, кыштыр-мыштыр йөреп, көннең узганын да сизмим.

    Фаягөл ӘХМӘТШИНА - Кадыбаш авылы:
    - Апрель аенда ук өйне, веранда-чоланны юып куйдым. Хәзер бакча эшләре башланды. Инде кишер, суган түтәлләрен казыдым, виктория, каен җиләкләрен эшкәрттем. Җиләкләргә көздән черемә салган идем, хәзер төпләрен ачып, коры яфракларын кисеп, көл сибеп куйдым. Сигез түтәл - виктория, ике түтәл каен җиләге үстерәм. Көзен утырткан сарымсаклар да кар астыннан тип-тигез булып чыктылар. Гомумән, мин бакчада казынырга яратам, бик күп уңыш җыям. Аларны туган-тумачаларга, авылдашларга, танышларга таратырга яратам.
    Бу ялларга Балтачта яшәүче кызым Алсу гаиләсе белән кайтырга җыена. Оныкларым Казанда укыгач, әле быел авылга кайтканнары юк иде. Кунакларны түземсезлек белән көтәм, сагындырдылар. Алар кайтуга чәкчәк пешердем, тәм-томнар алып куйдым. Рәхәтләнеп сыйлаячакмын балаларымны.

    Розалия КӘРИМОВА - Яңавыл:
    - 1 Май - Хезмәт бәйрәме дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Авыл кешесе өчен бигрәк тә шулай инде. Мең төрле мәшәкатьле чор башланды хәзер авылларда. Әле безнең бакча юеш, анда әллә ни эш майтарып булмас. Өй түбәсен ябарга дип планлаштырабыз. Аннан соң өй юу мәшәкате көтә. Бәйрәм көнне Яңавыл укучылары Мәдәният йортында концерт куячаклар. Әгерҗе тамашачысын "Мәдәни салават күпере" финал концертында "Шатлык" ансамбле шаккатырып кайткан иде. Хәзер түземсезлек белән авыл халкы үзебезнең осталарның чыгышын көтә.
    Авылыбызда күптәннән бик матур традиция яшәп килә: 1 Май көнне Карга боткасы пешерү. Ике яшьлек оныгым Тимур белән болынга чыгып күңел ачып кайтачакбыз. Әле бәйрәм алдыннан бала-чагалар, өйдән-өйгә кереп, такмаклар әйтеп, йомырка, ярма, тәм-томнар җыячаклар. Аларга бирәсе әйберләремне әзерләп куйдым инде.
    Шәһәрдән балалар кайту - үзе бер күңелле мәшәкать. Алар булгач, көннең түгел, сәгатьнең дә узганын сизми каласың.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: