Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сабан туе батырына бүләгең әзерме?

Милли моң-бизәкләре, уеннары, ярышлары белән туган якка тагын татарның иң күркәм бәйрәме Сабан туе килә. Бүгеннән үк инде күбегез милли бәйрәмгә әзерләнәдер: Сабан туе батырына бүләкләр барлый, яңа кием сатып ала, мәйданда үзен сынарга, сәләтен күрсәтергә әзерләнәдер. Дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән дә күрештерә бит әле ул Сабан туе! Бәйрәм алдыннан...

Милли моң-бизәкләре, уеннары, ярышлары белән туган якка тагын татарның иң күркәм бәйрәме Сабан туе килә. Бүгеннән үк инде күбегез милли бәйрәмгә әзерләнәдер: Сабан туе батырына бүләкләр барлый, яңа кием сатып ала, мәйданда үзен сынарга, сәләтен күрсәтергә әзерләнәдер. Дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән дә күрештерә бит әле ул Сабан туе!
Бәйрәм алдыннан элеккедән килгән матур гадәт буенча авылларда гына түгел, берничә ел рәттән Әгерҗедә дә Сабан туе батырына бүләк җыялар. Бизәлгән атларга утырып, гармун телләрен тартып, биеп-җырлап, өйдән-өйгә йөреп бүләк җыюлары ничек күңелле! Хуҗаларның ачык йөз белән кунакларны каршы алуы гына да ни тора?! Ә сез, хөрмәтле әгерҗелеләр, бүләкләр әзерләдегезме? Бизәлгән атларга утырган яшь кызлар, өлкән яшьтәге апалар сезнең тирәгә җиткәндә, бүләкләрегезне алып чыгарга онытмагыз!
4 июньдә Азиатская, Азин, Ленин, Тукай, Киров, Кунгуров, Партизанская, Пугачев, Мичурин, Набережная, Ижевская, Шаралапов, Кече Амур, Пролетарская, Татарстан, Җәлил, Восточная, Молодежная, Казанская, 5 июньдә Энергетиклар, Калинин, Димитров, Чехов, Камал, Островский, Горький, Гагарин, Нариманов, Сәетов, 6 июньдә Крестьяенская, Трудовая, Колхозная, Красноармейская, Советская, Коммунальная, Толстой, Пионерская, К.Маркс, Заводская, Вахитов урамнарында бүләк җыю оештырыла. Капкаларыгызны киң итеп ачып каршы алыгыз, хөрмәтле әгерҗелеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев