Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сагындык белем учагын

Быелгы Белем көнендә районыбызда 279 нәни укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Көчек мәктәбе укучылары өчен яңа уку елының беренче көне аеруча истәлекле булды. Беренчедән, бу мәктәп, районда үткәрелгән "Иң яхшы мәгариф учреждениесе" конкурсында өченче урын алып, яңа уку елы алдыннан гына аларга район башлыгының 50 мең сумлык гранты...


Быелгы Белем көнендә районыбызда 279 нәни укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Көчек мәктәбе укучылары өчен яңа уку елының беренче көне аеруча истәлекле булды.

Беренчедән, бу мәктәп, районда үткәрелгән "Иң яхшы мәгариф учреждениесе" конкурсында өченче урын алып, яңа уку елы алдыннан гына аларга район башлыгының 50 мең сумлык гранты тапшырылды. Икенчедән, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң мәктәп яңа уку елына яшәреп, матураеп керде. Тагын бер үзенчәлеге бар бу педагогик коллективның, 6 ир-егет укытучы эшләүче районда бердәнбер мәктәп ул.
- 1977 елда ачылганнан бирле 36 ел капиталь төзекләндерү күрмәгән мәктәбебезнең республика программасына кертелүен белгәч, ничек сөенгәнебезне күрсәгез иде... Мондый программа уйлап тапкан республикабыз җитәкчеләренә һәм безнең мәктәпне дә шунда кертү өчен бөтен тырышлыгын куйган, ремонт эшләренең барышын ныклы контрольдә тоткан район җитәкчесе Валерий Макаровка, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага, Рамил Мифтахов җитәкчелегендәге "Агрызтрансстрой" төзүчеләренә, ремонт барышында зур булышлык күрсәткән укытучылар, техник хезмәткәрләр, ата-аналарга мең рәхмәт", - дип башлады бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Рәис Баһаутдинов.
Барлык ишек-тәрәзәләр, канализация, җылыту системалары яңартылгач, коридордагы идәннәргә ленолеум җәелгәч мәктәп нурланып, тагын да яктырып киткән. Гомер-гомергә җылы бәдрәф күрмәгән авыл укучылары өчен ике катта дүрт бәдрәф ясалуы да зур шатлык.
"Мондый уңайлыклар тудырылганнан соң сезгә һич тә начар билгеләр алырга ярамый!" - дип кисәтте укучыларны тантанага килгән район җитәкчесе Валерий Макаров.
- Белем көнендә безнең шатлыгыбызны уртаклашырга шуның кадәр дәрәҗәле кунакларның килүе дә - мәктәп тарихында күрелмәгән хәл, - диде сүз уңаеннан мәктәп директоры.
ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белгеч Анна Касеева, "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы белгечләре, шушы округ депутаты Ленар Хәмитов һәм башкалар, мәктәпнең элекке укучылары бәйрәм хуҗаларын бәйрәм белән котладылар. Беренче сыйныфка баручы биш укучы - Раушан, Ландыш, Илзия, Айзилә, Исламия бу көнне аерым игътибар үзәгендә булдылар. Кунаклар аларны бүләкләргә күмделәр. Ә мәктәпнең булачак нәни хуҗалары апа-абыйларын яхшы укырга ышандырдылар. Янәшәләрендә 34нче уку елын каршылаучы тәҗрибәле укытучы апалары Тәскирә Хуҗина булганда бу балаларның сынатмаячакларына тулы ышныч бар.
Беренчеләр генә түгел, тәүге хезмәт юлын башлап җибәрүче яшь мөгаллимәләр өчен дә дулкынландыргыч бу Белем көне. Әнә, Гөлназ Абдуллина Арча көллиятен тәмамлап, туган мәктәбенә инглиз теле укытырга кайткан. Тәнзилә Җиһангәрәева исә бу мәктәптә 19 ел эшләсә дә, "быелгысы аеруча дулкынландыра", - ди. Моңа кадәр мәктәп ашханәсендә укучыларны тәмле ашлар белән сыйлаган апалары бүгеннән аларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытачак.
Агрофирма җитәкчелеге беренче сыйныф укучыларын гына түгел, җәен ындыр табагында эшләгән утызлап укучыны да премияләр биреп сөендерде.
"Туган мәктәбеңә булыш" акциясенә кушылып, белем алган мәктәпләренә ярдәм итүчеләрнең дә шактый булуына шатлануын һәм олы рәхмәтен белдерде Рәис Баһаутдинов. Белем көне әнә шундый истәлекле мизгелләргә бай булды.
Бу көнне өлкән сыйныфларда укытучы Роза Низамбиева урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе Афанасий Данилов белән бергәләп Экология елына багышланган Парламент дәресе дә үткәрделәр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев