Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сайлау барышын күзәтергә телисезме?

4 мартта Президент сайлауларында тавыш бирүне Әгерҗедә үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендәге коллектив карау мөмкинлеге бирүче пункттан күзәтергә мөмкин булачак. Ул көнне сайлау участокларыннан мондый веб-трансляция илнең почта элемтәсе бүлекчәләрендә урнашкан һәр пунктта да тәкъдим ителәчәк. Россия Почтасы җитәкчелеге 4 март көнне теләге булган һәр кешегә мондый коллектив карау мөминлеге бирүче...

4 мартта Президент сайлауларында тавыш бирүне Әгерҗедә үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендәге коллектив карау мөмкинлеге бирүче пункттан күзәтергә мөмкин булачак.
Ул көнне сайлау участокларыннан мондый веб-трансляция илнең почта элемтәсе бүлекчәләрендә урнашкан һәр пунктта да тәкъдим ителәчәк. Россия Почтасы җитәкчелеге 4 март көнне теләге булган һәр кешегә мондый коллектив карау мөминлеге бирүче пунктлар ачу турында карар кабул итте. Ял көне булуга карамастан, коллектив карау мөмкинлеген бирүче пункт буларак җиһазланган барлык почта элемтәсе бүлекчәләре иртәнге 8дән кичке 10га кадәр, ягъни беренчел сайлау комисиияләренең эш вакытында ачык булачак. Шулай итеп, илнең һәр гражданы, хәтта өендә интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге булмаган очракта да, тавыш бирүне on-line режимында күзәтә алачак. Россия Почтасының мондый мөминлек бирүче 24 меңнән артык пункты бар. Интернетка чыгу тизлеге секундына 256 кбит тәшкил итә, ә бу сайлау участокларыннан трансляцине on-line режимында карау мөмкинлеге бирә. Интернетка чыгу мөмикнлеге исә гадәти көннәрдәге кебек үк шартларда тәкъдим ителәчәк.
Сайлау участокларында видеокүзәтү оештыру илнең Премьер-министры Владимир Путин инициативасы белән эшләнде. Гражданнарның сайлау барышына ышанычын арттыру, тавыш бирү һәм тавышларны санауның ачыклыгын тәэмин итү өчен, веб-трансляция барлык сайлау участокларыннан да алып барылачак.
Әгерҗе халкы сайлау барышын Әгерҗенең К.Маркс урамы 8нче йортында урнашкан почта элемтәсе бүлекчәсендә күзәтә ала.
Федераль почта элемтәсе хезмәте идарәсенең "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев