Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сайлау комиссияләрен укыттылар

Бу атнада район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыкларын, участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм аларның урынбасарларын укыттылар. Укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева алып бардылар. - Кайберәүләрегез "якын арада гына сайлаулар көтелми. Нигә кирәк булды икән бу укулар?" диярсез, - дип башлады Валентина...

Бу атнада район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыкларын, участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм аларның урынбасарларын укыттылар. Укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева алып бардылар.
- Кайберәүләрегез "якын арада гына сайлаулар көтелми. Нигә кирәк булды икән бу укулар?" диярсез, - дип башлады Валентина Николаевна үз чыгышын һәм болай дип дәвам итте. - 2012 елда сайлаулар турындагы законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Шуңа күрә сезне алдан ук алар белән таныштырып үтәргә булдык. Чөнки соңгы тапкыр сайланган участок сайлау комиссияләре биш ел эшләячәкләр.
Иң беренче яңалык - Россиядә Бердәм сайлау көне итеп сентябрь аеның икенче якшәмбесе билгеләнде. Ә алда безне нинди сайлаулар көтә?
2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз.
2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле властька сайлаулар көтә.
2016 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар.
2018 елда Россия Президентын сайлаячакбыз.
- Алдагы сайлаулар елдан-ел катлаулана барачак. Чөнки Россиядә партияләр саны артканнан-арта. Мәсәлән, Татарстанда гына да сайлауларда катнашырга хокук алган 53 партия теркәлгән. Законнар да еш үзгәреп тора. Шуңа күрә без, беренче тапкыр районнарга чыгып, участок сайлау комиссияләрен укытырга булдык һәм бу укулар киләчәктә дистанцион да, очно да булачак әле,- диде Валентина Каменькова.
Бу көнне Татарстан Сайлау комиссиясе вәкилләре сайлауларны оештыру механизмы, документлар тутыру, агитация эше алып бару тәртибе белән таныштырдылар, тәкъдим-киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев