Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сакланганны гына Ходай саклар

Узган ял көннәрендә бер-бер артлы булган фаҗигаләр барыбызны да тетрәндерде. Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәренең промзонасында кулдан ясалган шартлаткычлар табылды. Яңа Чишмә районында православие динендәгеләрнең храмнарын ут төртеп яндырдылар. Ә Чистайдагы храмга төрткән утны вакытында күреп алып, сүндерергә өлгерделәр. Бигрәк һәлакәтле һәм хәвеф-хәтәрле заманда яшибез. Көн туды исә, илдә...


Узган ял көннәрендә бер-бер артлы булган фаҗигаләр барыбызны да тетрәндерде. Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәренең промзонасында кулдан ясалган шартлаткычлар табылды. Яңа Чишмә районында православие динендәгеләрнең храмнарын ут төртеп яндырдылар. Ә Чистайдагы храмга төрткән утны вакытында күреп алып, сүндерергә өлгерделәр.

Бигрәк һәлакәтле һәм хәвеф-хәтәрле заманда яшибез. Көн туды исә, илдә тагын нинди фаҗига булды икән дип, телевизорны ачарга куркып торасың. Төрле милләт халыклары арасында килеп чыккан низаглар аркасында террорлык актлары аеруча ешайды. Безнең районда да төрле милләт вәкилләре яши. Әгерҗегә поездларда илнең төрле ягыннан кемнәр генә килеп китми?! Район җитәкчелегенең дөрес сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә, бездә барлык милләт халыклары дус һәм тату яши. Әмма бүген барыбыздан да бигрәк тә уяу булу сорала.
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында район башлыгы Валерий Макаров авыл башлыкларына үз территорияләрендә яшәүче һәркемне биш бармагы кебек белергә, аның нинди тормыш рәвеше алып баруы белән кызыкысынып торырга, мәчет һәм храмнардагы тормышны даими контрольдә тотарга, милләтара низагларга юл куймаска өндәде. Район җитәкчесе һәр авыл җирлеге башлыгының гадәттән тыш хәл булганда тиз арада бу турыда халыкка җиткерү, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын оештыра белергә тиешлегенә басым ясады.
Утырышта аеруча куркыныч объектларны саклауны тагын да көчәйтү турында да җитди сөйләшү булды.
Башка төбәкләрдә булган террорлык актлары безгә килеп җитмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Чөнки дошман йоклап ятмый. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, һәммәбездән аеруча уяулык таләп ителә. Шикле кешеләргә, ташлап калдырылган сумка, төргәкләргә битараф булмагыз. Бигрәк тә урман-кырларга чыккач сак булыгыз. Шикле кешеләргә, предметларга юлыксагыз, шунда ук полициягә 02, 22541 телефоны буенча шалтыратыгыз. Тормышыбызның имин, тыныч булуы безнең уяулыкка турыдан-туры бәйле икәнен һәрчак истә тотыгыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев