Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Саранча күршеләргә килеп җитте

    Татарстанның 20 районында саранчалар булуы ачыкланды. Бу куркыныч бөҗәк күрше Алабуга районына да килеп җиткән инде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә әлеге корткычларга каршы ашыгыч көрәш чаралары турында бәян итте. Саранча нәрсәсе белән куркыныч соң? Аны башка бөҗәкләрдән ничек аерырга? Бу турыда сөйләвен үтенеп, "Россельхозцентр"ның Әгерҗедәге...

    Татарстанның 20 районында саранчалар булуы ачыкланды. Бу куркыныч бөҗәк күрше Алабуга районына да килеп җиткән инде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференциядә әлеге корткычларга каршы ашыгыч көрәш чаралары турында бәян итте. Саранча нәрсәсе белән куркыныч соң? Аны башка бөҗәкләрдән ничек аерырга? Бу турыда сөйләвен үтенеп, "Россельхозцентр"ның Әгерҗедәге бүлеге начальнигы Рамил РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
    - Рамил Илдусович, бу куркыныныч бөҗәкләрнең күпләп артуы нәрсәгә бәйле?

    - Алдагы елларда бу проблема Самара, Саратов, Ырынбур өлкәләренә генә кагылган булса, быел июнь ахырында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазы районнарында да саранчаларның кисәк артуы күзәтелә. Шушы көннәрдә Алабуга районында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Саранчаларның шулай кисәк артуының төп сәбәбе - берничә ел рәттән килгән корылык һәм көннәрнең эссе торуы.
    - Саранча нәрсәсе белән куркыныч соң?
    - Бу корткыч бөҗәкләр бөртекле культуралар белән беррәттән күпьеллык үләннәрне, хәтта яшелчә культураларын да юкка чыгарырга сәләтле. Алар юлларында очраган барлык яшеллекне "корытып баралар". Бер саранча көненә 100 граммнан алып 0,5 килога кадәр яшеллек яки ашлык ашый ала. Бу - 1 тонна саранча көненә 2 мең ярым кеше ашарлык ашлык ашап бетерә, дигән сүз. Температура югары булган саен, саранчаның аппетиты яхшырак. Ни кызганыч, якындагы ике атна эчендә синоптиклар бездә салкынайтуны вәгъдә итмиләр.
    Саранчаның тагын бер куркыныч ягы - ул сәгатенә 20 километр тизлек белән 20 сәгать дәвамында бертуктаусыз оча ала. Аларга хәтта җил дә комачауламый. Шулай булгач, саранчаның бер көн эчендә күпме ара уза алуын чамалыйсыздыр. Бер саранча 500гә якын йомырка салырга сәләтле. Шуның 300е генә "исән" калган очракта да алдагы елда аларның ничек үрчиячәген дә күзалларга була. Шуңа күрә Марат Әхмәтов киңәшмәдә "быел саранча белән көрәшмәсәк, киләсе ел уңышына хәзер үк өмет өзәргә була" дип белдерде.
    - Аны башка бөҗәкләрдән аеручы берәр билге бармы?
    - Саранчаларның бик күп төрләре бар. Шулай да Татарстанда итальянский прус һәм среднерусская перелетная саранча дигән төрләре ешрак очрый. Алар чикерткәләргә бик охшаган. Тик чикерткәләрдән аермалы буларак "гәүдәләре" озынрак, ә мыеклары, киресенчә, кыска. Бу төр саранчалар ачык көрән төстә булалар, ә тәпи өлешендә кызыл төс тә күрергә мөмкин.
    - Иң беренче чиратта саранчалар кая "оялыйлар"?
    - Алар берничә ел эшкәртелмәгән җирләрне аеруча яраталар. Беренче чиратта саранчалар аулак урыннарга урнашалар. Шулай ук көтүлекләргә килеп урнашулары да бар. Шуңа күрә көтүчеләр, гомумән, болыннарга, урманнарга чыгучылар игътибарлы булсыннар иде. Хәзер халык болыннарга җиләк, печән җыярга, пиннек әзерләргә йөри. Әгәр саранчага охшаш бөҗәккә тап буласыз икән, кичекмәстән хәбәр итүегезне үтенәбез. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән без дә районыбыздагы басу-кырларны тикшерәбез. Әлегә куркыныч бөҗәккә юлыкмадык. Тик районыбыздагы барлык болын-кырларны тикшереп чыгу безнең көчтән генә килми. Шуңа күрә райондашларыбызның бу эштә безгә ярдәм итүләрен сорыйбыз. Авыл җирлекләре башлыклары да халык арасында аңлату эшләре алып барсыннар иде.
    - Инде кая хәбәр итәргә икәнлеген дә әйтсәгез...
    - Республикада һәм Татарстанның һәр районында саранчаларга көрәш буенча штаб булдырылды. Безнең районда әлеге штабны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкли. Корткычларның таралуы турындагы мәгълүматны кабул итү өчен кайнар линияләр эшли. Саранчага тап буласыз икән, кичекмәстән 22772 телефоны аша безнең филиалга йә 24141 телефоны буенча Бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз. Сезнең үз вакытында җиткерелгән хәбәрегез куркыныч бөҗәкләргә каршы көрәшне соңармый башларга мөмкинлек бирәчәк.
    - Аларга каршы көрәш чаралары нинди?
    - Иң нәтиҗәле ысул - химик препаратлар ярдәмендә көрәшү. Республикада андый химик препаратлар белән проблема булмас дип уйлыйм. Шулай да саранча безнең районга килеп җитмәс, безгә препаратлар кулланырга кирәк булмас дип өметләник.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: