Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Савапны әллә кайдан эзләмик

"Җитәкчебез Валерий Макаров Өлкәннәр көне уңаеннан "Хәсән" мәчетендә уздырылган бәйрәм чарасында "зиратта көзге өмәләр оештырычакбыз" дигән иде, вәгъдәсендә торды. Узган атнаның чәршәмбесендә шәһәр оешмаларыннан 60лап кеше көне буе зиратыбызны тәртипкә китерүдә эшләделәр",- дип, өмәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт укый татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов. Әле кайчан гына зиратларга язгы өмәгә...

"Җитәкчебез Валерий Макаров Өлкәннәр көне уңаеннан "Хәсән" мәчетендә уздырылган бәйрәм чарасында "зиратта көзге өмәләр оештырычакбыз" дигән иде, вәгъдәсендә торды. Узган атнаның чәршәмбесендә шәһәр оешмаларыннан 60лап кеше көне буе зиратыбызны тәртипкә китерүдә эшләделәр",- дип, өмәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт укый татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов.
Әле кайчан гына зиратларга язгы өмәгә барган идек, инде пыскак яңгырлары белән көз дә килеп җитте. Язын тәртипкә китергән өй тирәләрен, бакчаларны җәй дәвамында ничә тапкырлар яңадан чүп-чардан арындырдык икән?! Шуның кебек, зиратта кабер өсләрендә дә чүп үләннәре гел үсеп тора шул, карап, чистартып тормасаң, тиз арада кара урманга әйләнүен көт тә тор. Нәкъ менә шуңа күрә Илдус абый, зиратны яңадан чүп басуына борчылып, "бик еш яңгырлар явуга карамастан, көзге өмәләрне уздырырга кирәк" дигән тәкъдим белән чыккан иде. Шөкер, Ходай Тәгалә мондый изге эшкә көнен дә бирде: узган атнада иске татар зиратында өмә оештырылды, көне дә яңгырсыз булды. Әнә, бер көн эчендә генә дә күпме эш башкарылган мәңгелек йортта: кирәкмәгән, корыган агач-куаклар киселгән, чүп үләннәре йолкынган. "Хәлим" шәхси предприятиесе, "Водоканал" җәмгыятьләре техника белән ярдәм итте. Чүпне трактор-машиналарга төяп озатып тордык", - ди Илдус абый. Әйе, зиратларыбыз чиста булса, һәркайсыбызның күңеле сөенә. Моның шулай икәнлеген К. Маркс урамыннан зират тирәсеннән узып йөрүчеләр аеруча яхшы тоядыр. "Инде зиратның төп урамга карап торучы ягын тулысынча чистартып бетердек диярлек. Тик зиратның икенче яртысында эшлиселәр күп әле. "Минем өчен берәрсе эшләр әле дип көтеп тормасыннар, якыннарының каберләрен чистартырга якыннары да килсеннәр иде. Эш кораллары, чүп капчыклары алып килсәләр бигрәк тә яхшы. Капчыкларны капка янына чыгарып куйсалар, махсус техника алып китәчәк. Бу эшнең бернинди авырлыгы да юк, бары теләк һәм "үлгәннәрнең каберен бел" дигән сүзләрне онытмау гына кирәк", - дип мөрәҗәгать итә Илдус абый шәһәр халкына.
Әйе, дөнья эше беркайчан да бетми ул. Тормышта мәшәкать чыгып кына торса да, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар фани дөньядан күчкәч үзебез изге гамәлләребез белән сөендерик. Моның өчен әллә ни күп вакыт та кирәкми бит, 2-3 сәгать җитә. Ә савабы.... Савап кына түгел, әрвахларга хөрмәтеңне белдерү, мәңгелеккә күчкәннәр алдындагы бурычыңны үтәү дә бит әле ул....
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев