Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сазлык төбендә

    Бу язманы әзерләгәндә Горькийның "На дне" исемле әсәре искә төште. Чөнки тормыш сазлыгына батып баручы яки анда инде кереп чумган бомжлар проблемасы безнең Әгерҗене дә читләтеп узмый. Бомжлар оясы "Бу тәрәзәләрнең инде ун еллап юылганы юктыр. Үзләренең хуҗалары өчен оялып, алар пычрак җәймә астына качканнар. Әлеге притонның хуҗасы - Леший...

    Бу язманы әзерләгәндә Горькийның "На дне" исемле әсәре искә төште. Чөнки тормыш сазлыгына батып баручы яки анда инде кереп чумган бомжлар проблемасы безнең Әгерҗене дә читләтеп узмый.

    Бомжлар оясы
    "Бу тәрәзәләрнең инде ун еллап юылганы юктыр. Үзләренең хуҗалары өчен оялып, алар пычрак җәймә астына качканнар. Әлеге притонның хуҗасы - Леший исемле бәндә. Горькийның "На дне" әсәрендәге геройлар кебек үзенең Андрей исемле булуын ул инде онытып та барадыр. Чөнки аңа әти-әнисе кушкан исем белән эндәшүче дә юк. Исемен дә онытса, ул инде Кеше дигән статусын да югалтачак. Хәер, Лешийда кешелек сыйфатлары югалып бетә язган бугай инде". Биш ел элек Әгерҗедәге бер притон хуҗасы турында без шулай дип язган идек. Бу еллар эчендә шактый үзгәрешләр булды. Әлбәттә, күңелле үзгәрешләр түгел. Притон хуҗасы, әнә шулай, бомж хәленә төшеп, якты дөньядан китеп барды. Йорт-җирсез кешеләр, эчкечеләр җыелып, фатирда янгын чыгардылар. Нәтиҗәдә янгын вакытында биредә бер хатын-кызның гомере өзелде. Ләкин әлеге бомжларның тормыш сазлыгына батып, якты дөньядан вакытсыз китеп барулары башкаларына сабак булмады.
    Сер түгел, башка шәһәрләрдәге кебек, Әгерҗедә дә коммуналь хезмәтләр өчен иллешәр, йөзәр мең сум бурычлары җыелган фатир хуҗалары байтак. Гадәттә аларның күбесе эчүчелек юлында йөрүчеләр. Алай гына да түгел, мондый фатирлар бомжларның бергә җыелып, кәеф-сафа корып утыра торган яраткан урыннарына әвереләләр. Халык телендә бу фатирларны "бомжатник" дип йөртәләр. Әгерҗедәге менә шундый берничә бомжатникта без дә булып кайттык.

    Ничек шулай яшәп була
    Полициянең участок вәкиле белән Киров урамындагы 12нче йортка килеп җиттек. 8нче фатир ишеген шакыйбыз. Ишекне ачарлармы икән дип юкка шикләнгәнбез икән. Безне шунда ук эчкә уздырдылар, фотога төшерүебезгә дә ризасызлык белдермәделәр. Фатирда суык, шыксыз. Аяк басарга да куркыныч хәлдә пычрак монда. Ут та янмый, газ да юк. Йорт җиһазлары юк дәрәҗәсендә. Төсләре дә беленмәстәй хәлгә килгән кием-салымтеләсә кайда аунап ята, айлар буе юылмыйча пычракка каткан савыт-саба да - идәндә. Ишек төбендәге табак тәмәке төпчеге белән тулган. Йә, Ходам, тормышмы инде бу? Ничек яшәргә була мондый шартларда?
    Итәнге сәгать булгангамы, фатир хуҗасы Анатолий Гужов әлегә аек. 57 яшьлек озын буйлы бу ир-ат төскә-биткә сөйкемле булса да, эчкече икәне йөзенә чыккан. Үзе бик тыйнак тагын. Кешелек сыйфатларын тәкем югалткан дип булмый әлегә, аек фикер йөртә белә.
    - Менә газовиклар килгәнне көтәм. Ике контурлы газ казанын эшләтә башларга тиешләр бүген. Рәхмәт район хакимияте җитәкчелегенә. Мине газсыз калдырмадылар, - дип сөенечен белдерде ул.
    - Ул газ казаны өчен ничек түләргә җыенасыз соң? Болай да коммуналь хезмәтләр өчен байтак бурычыгыз җыелган бит,- дибез.
    - Менә тагын биржага эш эзләп барып карыйм әле. Теге юлы алар миңа Пургада эш тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин көнсаен анда барып йөрергә акча кирәк бит. Мин электрик, эш табылыр дип уйлыйм,- диде Анатолий.
    Аның эшкә урнашып, пенсия яшенә якынлашканда булса да тормыш сазлыгыннан чыгуын бик тә күрәсе килә, әлбәттә. Әмма гадәттәгечә фатирына сәрхүшләрне җыеп ятуын дәвам итсә, мондый яктылыкка чыгуы икеле... Анатолий исә үзен алкаш дип санамый.
    - Кызганычка каршы, бу 12нче йорт безнең үзәкләргә үткән торак инде. Бомжатниклар белән нишләргә дә белгән юк. Элекке айныткычларны, ЛТПны (сәрхүшләрне хезмәт белән дәвалау профилакторийлары) кире кайтарсыннар иде. Татарстаннның кайбер районнарында айныткычларны кире кайтара башладылар инде. Безнең районга да бу көн килсен иде,- ди участковый Эдуард Акатов.
    - Бомжатникларны мин шартлы төстә өч категориягә бүләм. Менә бу Гужовныкы беренче категориягә керә. Ә мин хезмәт күрсәтә торган участокта алар кырыклап. Менә шуларның барысын да ничек контрольдә тотарга? Биш катлы һәр йортта диярлек сәрхүшләр җыелып, кәеф-сафа корып утыра торган фатир була, - дип әңгәмәгә кушыла коллегасы Руслан Галиәскәров.
    Руслан өченче категориягә керткән әлеге йорттагы 3нче фатирга узабыз. Монысы әллә ни бомжатникка охшамаган. Йорт җиһазлары да бар. Фатирда җылы. Иртәнге вакыт булса да фатир хуҗасы Рафинат Хәбибрахманов инде баш төзәтергә өлгергән.
    - Мин фатирыма исерекләрне җыеп ятмыйм. Үзем дә Гужов фатирына эчәргә керәм. Берүзең эчеп утырып булмый бит инде, чәкешергә шешәдәш дуслар кирәк,- ди ул ачыктан-ачык.
    - Бурычыгыз шулай ук 50 меңнән артып киткән бит инде. Ә үзегез һаман эчү турында сөйлисез,- дибез.
    - Балалар барысы да зурлар инде. Әмма алар шушы фатирда пропискада. Кызым бурычларны түләргә килеште, түләр дип ышанам,- Рафинат.
    Дөрес, бу ир бер эшмәкәр дә эшләвен әйтте. Ләкин көпә-көндез болай кәеф-сафа корып йөрсә, эшсез калуы да ихтимал. 52 яшьлек ир шуны аңласын иде дигән теләктә калабыз.

    Ике югары белемле бомж
    Тормыш сазлыгына чумган бу героебыз бөек язучы Николай Алексеевич Некрасовның адашы булып чыкты.
    - Аның фатиры ике категорияле бомжатникка әйләнеп бара. Моңарчы моңа охшаш бомжатник Пушкин урамындагы 3нче йорттагы 25нче фатирда гына иде. Анда хуҗалары бөтен нәрсәне, хәтта сантехника җиһазларын, идән такталарын да сатып эчтеләр. Соңыннан фатир уртасында җылыныр өчен учак та яктылар.Тараканнар мыж килеп торуы әле дә күз алдымда,- дип искә ала Руслан Галиәскәров.
    Ә хәзер, әйдәгез, Николай Некрасов яшәгән фатирга узыйк. Ул тумышы белән Ижаудан, танылган 30нчы мәктәпне тәмамлаган. Ике югары белем алган. Техник һәм экономик белеме булуы турында дипломы бар аның. Заманында конструкторлык бюросы начальнигы булып эшләгән. Аракы бөтен тормышын астын-өскә китергән. Башта гаиләсен, аннан соң фатирын да югалткан. Әгерҗегә килеп урнашкан.
    - Шундый гыйлемле белгеч, җитәкче булгансыз. Аракыдан туктарга үзегездә көч таба алмадыгызмыни?-дип сорыйбыз.
    - Бер тапкыр дәваланып караган идем. Әмма бу озакка бармады. Ихтыяр көчем бөтенләй юк дип әйтә алмыйм. Үз-үземә эчмим дигән максат куйсам, берәр атна авызыма да капмый яшим алам. Әмма бу озакка бармый шул. Шешәдәш дуслар белән күңелле бит,- ди Николай.
    Әйе, аның фатиры сәрхүшләр, бомжлар өчен менә дигән җыелу урыны. Полиция хезмәткәре килеп, аларны куып китә, әлбәттә. Ләкин 1-2 көннән шешәдәш дуслар тагын биредә. Менә шундый тормыш инде ул бомжларның... Ахыры ни белән төгәлләнәсен күзаллавы кыен түгел аларның. Әнә базарларда, урамнарда 50 граммга акча теләнеп, Җиңү паркында эскәмияләрдә йоклап көн күргән, кырыена якын килеп булмастай сасы ис аңкыган Дамирны гына алыйк. Шушы көннәрдә гомере өзелде аның. Бу кыска гына гомер юлында нинди рәхәт күрде дә, кемгә рәхәтлек күрсәтте бу бомж? Сазлыкка чумып, шундый тормыштан тәм табып яшәүчеләргә Дамирның аянычлы язмышы сабак булырмы икән?..
    Екатерина Самсонова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: