Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәхиповлар “мәрмәр” ит җитештерә

    Мәрмәр таш турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Ә менә мәрмәр итнең нинди булуын Ямурзадан эшмәкәр СӘХИПОВЛАР яхшы белә. Аларның гаилә фермаларындагы 320 терлек арасында нәкъ менә шундый ит бирә торган маллар да бар. Колхоздан калган 200әр терлек сыярдай өч ташландык бинаны ике ел эчендә ремонтлап чыгалар Сәхиповлар. "Аларны төзекләндерүдә "Гаилә фермалары"...

    Мәрмәр таш турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Ә менә мәрмәр итнең нинди булуын Ямурзадан эшмәкәр СӘХИПОВЛАР яхшы белә. Аларның гаилә фермаларындагы 320 терлек арасында нәкъ менә шундый ит бирә торган маллар да бар.
    Колхоздан калган 200әр терлек сыярдай өч ташландык бинаны ике ел эчендә ремонтлап чыгалар Сәхиповлар. "Аларны төзекләндерүдә "Гаилә фермалары" программасының ярдәме бик зур булды", - ди гаилә башлыгы Илшат әфәнде. Фермалар әзер булганнан соң Калмыкиядан 100 баш тана бозау алып кайталар. Алар янына Самара өлкәсеннән алып кайткан ит юнәлешендәге шушындый ук 70 баш нәселле үгез дә өстәлә. "Таналарны июнь аенда каплатып, киләсе елга шулардан нәселле бозаулар алырга уйлыйбыз. Ниятебез - берничә елдан фермаларыбызда бары тик нәселле терлек кенә калдырыру", - ди Илшат Маликович. Юкка гына болай фикер йөртми эшмәкәр: калмык маллары салкынга да, эссегә дә бик чыдам. Азыкка да таләпчән түгел. Кышын төп азыклары печән, салам, он, комбиазык булса, җәен терлекләрне көтүгә чыгарачаклар. Шулай да иң мөһиме - әлеге маллар бирә торган итнең сыйфатындадыр, мөгаен. Бу мәрмәр ит дип атала. Башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла соң ул? Мәрмәр ит катлам-катлам: бер катламы - ит, аннан - май һәм шулай берничә тапкыр кабатлана. Итнең җепселләре бик вак, шуңа күрә йомшак, тиз пешә. Ә менә Интернетта әлеге итнең үзенчәлекләре турында мондый юллар язылган: "мәрмәр" иттә җиңел үзләштерелә торган тимер, холестерин барлыкка килүне тоткарлаучы матдәләр бар; мондый ит организмнан яман шеш авыруын таратучы матдәләрне чыгаруга йогынты ясый"...
    Бүгенге көнгә калмык үгезләренең 30ын суеп сатканнар инде Сәхиповлар. "Дөнья базарында "мәрмәр" ит бик югары бәяләнсә дә, безнең халык әле ул итнең организмга файдасын аңлап бетерми", - ди Илшат Сәхипов. Шуңа күрә "мәрмәр" итне дә әлегә гадәттәгечә - уртача 200 сумнан сатарга туры килә икән. "Бу итне без күбесенчә Чаллыга алып барабыз. Ваклап та сатарга туры килә, кайчак түшкәсе белән "Океан" кафе-ресторанына да илтеп бирәбез. Даими сатып алучылар булмагач уңайсыз, әлбәттә. Бу яклап район җитәкчелеге дә ярдәм итсә, тагын да дәртләнебрәк эшләр идек", - дигән үтенечен дә җиткерә ул.
    Ә менә нәселле терлекләрнең ышанычлы кулларда булуына сөенеп туялмый гаилә фермасы хуҗасы. "Авыл хуҗалыгы эшләре белән Илшат Нәфыйков җитәкчелек итә. Үз эшенә үтә дә җаваплы караучы Илшатка хөрмәтебез бик зур. Узган елгы урак вакыты ураза чорына туры килде. Уразасын да тотты, биш вакыт намазын да калдырмады, эштә дә өзеклекләр булмады. 300дән артык терлекне аның җитәкчелегендә нибары биш кеше карый: Сергей Бочкарев, Игорь Мельников, Вячеслав Белоусов, Марс Фәсхетдинов һәм Эльвира Касыймова", - ди гаилә башлыгы. Эльвирага бозаулаган таналарны карау йөкләнгән: алар әлегә 10 баш кына булса да, вакытында имезергә, имеп бетермәгән сөтне савып алырга кирәк. Ә менә Игорьны "көне-төне терлекләр яныннан кайтмый эшләргә әзер" дип мактап туялмый ул. Эшчеләр үзләре дә канәгать хуҗаларыннан: беренчедән, эш урыннары бар, хезмәт хакын да вакытында алалар, эш шартлары да зарланырлык түгел. Читтән килеп эшләүчеләр өчен торак мәсьәләсе дә хәл ителгән.
    Гомумән, Сәхиповлар бик күп якташларын эшле иткәннәр бүген. Киләчәктә бу сан тагын да артыр әле. Чөнки маллар санын арттырырга исәплиләр эшмәкәрләр. Ә без бу тынгысыз, тырыш эшмәкәрләрнең хыяллары һичшиксез тормышка ашуына ышанабыз.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: