Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Сез – авыл прораблары”

ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съездында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев авыл башлыкларын "Сез - яңа җәмгыятьне төзүче прораблар" дип атады. Авыл башлыклары тарафыннан зур проблемалар күтәрелгән һәм кайберләре шунда ук Президент Рөстәм Миннеханов тарафыннан чишелеш тапкан әлеге съезддан алган тәэсирләре турында Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт НУРИЕВтан сөйләвен үтендек. -...

ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съездында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев авыл башлыкларын "Сез - яңа җәмгыятьне төзүче прораблар" дип атады. Авыл башлыклары тарафыннан зур проблемалар күтәрелгән һәм кайберләре шунда ук Президент Рөстәм Миннеханов тарафыннан чишелеш тапкан әлеге съезддан алган тәэсирләре турында Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт НУРИЕВтан сөйләвен үтендек.
- Ел саен үтә торган бу форум быел аеруча җанлы, нәтиҗәле булды дип саныйм. Президент Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович, Премьер-министр Илдар Шәфкатовичның катнашуы съездга югары статус бирде һәм кайбер уртак проблемаларның урында ук чишелүенә китерде. Өстәвенә быелгы съездга Мәскәүдән Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы президенты Степан Киричук та Татарстандагы коллегаларының эше белән якыннанрак танышырга килгән иде.
Миңа аеруча Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть әфәнде Шакировның чыгышы ошады. Чөнки ул үзе дә заманында Чирмешән районы башлыгы булып эшләгән һәм аңа безне - авыл башлыкларын борчыган проблемалар яхшы таныш. Ул аларны республика җитәкчелегенә үтемле итеп җиткерә алды. Ә бездә югарыдагы җитәкчеләр ярдәме белән генә хәл итә алырдай проблемалар шактый. Минсәгыйть әфәнде безне борчыган проблемаларны күтәргән саен делегатлар көчле алкышларга күмделәр. Бигрәк тә гидротехник корылмаларның начар хәлдә булуы - күпләрнең иң авырткан җире. Президентыбыз бу проблеманы үз контроленә алгач, бу мәсьәләдә боз кузгалыр дип өметләнәбез.
Минсәгыйть Шакиров авыл башлыкларының соңгы елларда җаваплылыклары күпкә артуын, аларга 30дан артык вәкаләт бирелүен, әмма күбесенең финанс белән ныгытылмавын да тәнкыйть утына алды. Ә халык юлын да, суын да сорап безгә килә. Бу уңайдан Президент киләчәктә дә "Чиста су", зиратларны тәртипкә китерү, юллар төзү программаларының дәвам итәчәген әйтеп сөендерде. Киләсе елдан 30 елдан артык элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы эшли башлаячагын, "Авыл клубы" программасы буенча перспективалы авылларда яңа мәдәният учаклары төзиячәкләрен дә әйтте ул. Иманым камил, бу эшләрнең барысы да безнең районда тормышка ашырылачак.
Әтнә районыннан бер авыл башлыгының шәхси хуҗалыкларда җитештергән сөтне бүгенге кебек түбән бәядән җыйсалар, хуҗалыкларда сыерларның баш санын югалтачакбыз дигән фикере белән Президент та килеште. Ул шунда ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм чараларын карарга кушты.
Рөстәм Миннехановның, әнә шулай, авылның байтак проблемаларын съезд барышында ук хәл итә баруы, социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирүе күңелебезгә аеруча хуш килде. "Максатыбыз - авылдагы тормыш шәһәрнекеннән әллә ни аерылып тормаска, авыл кешесенең тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшырырга тиеш", - диде ул.
Эшебезнең никадәр авыр, катлаулы, тынгысыз икәнлеген аңлап, ул хезмәт хакын арттыру юлын табарга да вәгъдә бирде. Моннан тыш, Рөстәм Миннехановның һәр авыл башлыгына ноутбук биреләчәк дигән хәбәрен зал көчле алкышларга күмде. Бу көнне без тагын бер сөенечле вакыйганың шаһиты булдык: Президент 134 авыл җирлегенә автомобильләр тапшырды. Безнең районда бу бәхет....... елмайды.
Гомумән, быелгы съезддан мин күтәренке кәеф, тагын да дәртләнебрәк эшләү дәрте белән кайттым. Татарстан җитәкчелеге авылларыбызда шундый зур программаларны хәл итәргә алына икән, димәк, киләчәгебез бар.
Язманы Рәмзия Зарипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев