Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сез булганга, яшәү җиңелрәк

    Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр бит. Бер-бер артлы иремне, каенанам белән каенатамны югалту хәсрәте мине шактый какшатты. Әле дә күздән яшь китми, аларны сагыну, юксыну хисе күңелне телгәли. Менә шундый авыр чагымда, әле ярый, янәшәмдә балаларым, әнием һәм кода-кодагыем Ринат белән Лариса Капиловлар булдылар. Бу олы югалтулардан...

    Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр бит. Бер-бер артлы иремне, каенанам белән каенатамны югалту хәсрәте мине шактый какшатты. Әле дә күздән яшь китми, аларны сагыну, юксыну хисе күңелне телгәли. Менә шундый авыр чагымда, әле ярый, янәшәмдә балаларым, әнием һәм кода-кодагыем Ринат белән Лариса Капиловлар булдылар. Бу олы югалтулардан соң сез булганга гына яшәү бераз җиңелрәк миңа.
    Бу юлы сүзем - 50 яшьлек юбилеена килеп җиткән кодам Ринат турында. Аның гаиләсе белән без, бер йорттан фатир алып, күршеләр булгач, якыннан танышып, дуслашкан идек. Аннан кода-кодагыйлар булдык. Гаиләләребез тагын да якынайгач, Ринатның кешелеклелегенә, гадилегенә, һәркемгә җылы сүзен таба белүенә, игътибарлылыгына яши-яши сокланам. Ул үзе дә бик иртә ике абыйсын, әти-әнисен югалткан кеше буларак, башкалар хәленә керә белә, һәркемнең хәсрәтен җиңеләйтергә тырыша. Әнисе урын өстендә авырып ятканда Ринатның аны ничек кадерләп тәрбияләвен дуслары әле дә таң калып сөйлиләр.
    Кодамның гаилә, бала, туган җанлы ир-егет булуы да күпләргә үрнәк. Мордовия кызы Лариса белән ул хәрби хезмәттә чагында таныша һәм аны гомерлек яры итеп сайлый. Ларисаның бүген районда танылган хатын-кыз җитәкче - 184нче СМП ашханәсе директоры дәрәҗәсенә күтәрелүендә Ринатның да өлеше зур. Чөнки ул - гаиләдә генә түгел, эштә дә хатынының төп таянычы. Машинист булып эшләүче ире - ял көннәрендә ашханә директорының товар ташучы шоферы да, йөк ташучысы да. Ринатка өч баласы кечкенә чакта еш кына әти дә, әни дә булырга туры килде. Чөнки хатыны көннәр буе эштә, ашханәдә мәҗлес, туй булган чакларда төн урталарында гына өйгә кайтып керә иде. Ринат исә бер генә эшне дә бу хатын-кызныкы дип тормый, барысын да булдыра. Гаиләдә өч малай үскәнгәдер инде, ул балачактан ук йорт эшләренә өйрәнеп үскән. Аш-су, табын әзерләргә бик оста. Хатыны җитешмәгәндә өй дә җыештыра, кер дә үтүкли, тәрәзәгә кадәр үзе юа инде.
    Кодамның тагын бер күркәм сыйфатына тукталып үтми мөмкин түгел. Ул кешеләргә бик игътибарлы, беркайчан авыр сүз әйтми, беркем белән әрләшми, кеше рәнҗетми, ачу саклап йөрми. Шуңа күрә дуслары да күп аның. Ринат белән сөйләшеп утыру - күңелгә дәва ул. Үзенең туганнары күп булуга карамастан, ул әниемне, туганнарымны бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә тәбрикләргә дә җитешә. Аның күңел җылысы барыбызга да җитә.
    Кодабыз - дүрт оныгының яраткан дәү әтисе дә. Оныклары алар фатирына җыелганда, ул үзе дә сабый бала хәленә кайтып, алар белән дөньяларын онытып уйный.
    Менә шундый кодам булуына сөенеп туялмыйм. Идеаль кеше булмый дисәләр дә, Ринатны мин бик күп ир-егетләргә үрнәк ир-егет дип саныйм. Бу көннәрдә аны бик күпләр юбилее белән тәбриклиләр. 50 яшь ир-егет өчен гомернең кыл уртасы гына әле ул. Синең күңел җылыңны, игътибарлы карашыңны тоеп, гомер буе дус, тату яшәсәк иде. Син - барыбыз өчен дә бик кадерле һәм кирәк кеше. Ә башкаларга кирәклегеңне тоеп яшәү - үзе бәхет ул.
    Гүзәл Вәҗәхиева.
    Әгерҗе шәһәре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: