Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сездән әле яшьлек узмаган

Гадәттә, бу яшьтә күп кенә хатын-кызлар йорт эшләренә чумып, төс-кыяфәте турында кайгыртмыйча, башкалар белән очрашканда авыруларыннан зарланып, күбрәк чир турында гына сөйләп, вакытыннан алда картаялар. Ә бу ханым белән әз генә әңгәмә корып алсаң, үзең дә яшәреп киткән кебек буласың. Бер шагыйрь әйтмешли, аннан әле яшьлек узмаган. Туган як тарихы...

Гадәттә, бу яшьтә күп кенә хатын-кызлар йорт эшләренә чумып, төс-кыяфәте турында кайгыртмыйча, башкалар белән очрашканда авыруларыннан зарланып, күбрәк чир турында гына сөйләп, вакытыннан алда картаялар. Ә бу ханым белән әз генә әңгәмә корып алсаң, үзең дә яшәреп киткән кебек буласың. Бер шагыйрь әйтмешли, аннан әле яшьлек узмаган. Туган як тарихы музее җитәкчесе Рәмзилә ханым Шакирова чираттагы юбилеена килеп җиткәндә, без аннан күңеле белән яшь калуның серләрен уртаклашуын үтендек.
- Рәмзилә ханым, хатын-кызның яшен әйтү килешеп бетмәсә дә, бу очракта гафу итәрсез, 65 яшьтә дә шулай яшьләрчә дәртләнеп эшләп йөрүегезнең сере нәрсәдә?

- Дөресен әйтим, шушы яшькә кадәр эшләп йөрермен дип уйламаган идем. Кайберәүләр һаман акча җитми икән моңа дип тә әйтәдер. Ләкин эш акчада гына түгел. Иң мөһиме - кеше арасында кайнап, эшеңнең башкалар өчен кирәклеген тою, алга яңа бурычлар куеп, шуны тормышка ашыру өчен янып-көеп йөрү олыгаерга юл куймый, кайчак авыруларны да онытып торырга ярдәм итә икән.
- Сез, 30 елдан артык гомерегезне мәгарифкә багышлаган педагог, алтмышка җиткәч ничек музей белән җитәкчелек итүгә алынырга булдыгыз?
- Бер дә уйламаганда булды бу хәл. 1нче гимназиялә татар теле һәм әдәбияты укытып, алтмышымны тутыргач, ялга китәм инде дип йөргәндә ул чакта хакимияттә эшләгән Рәвия Фәррахиевна миңа район тарихы музеен үз кулыма алырга тәкъдим итте. Мин бик аптырам калдым һәм "Миңа ничә яшъ икәнне беләсезме соң?" дидем. "Сездәге энергия, көч, белем әллә ниләр майтарырга җитә әле. Нәкъ менә Сезнең кулдан килердәй эш икәнен белеп тәкъдим итәм дә инде", - диде. Шундый ышаныч белдергәч, алтмышымны тутырганда җиң сызганып яңа эшкә тотындым.
- Сезгә бу эшне бигрәк тә катлаулы чорда - музейны икенче бинага күчергәндә башларга туры килде бит...
- Әйе, иске поликлиникада урнашкан бинадан экспонатларны 4нче мәктәптән бирелгән бүлмәгә китереп тутырганнар иде. Тау кебек өелгән тарихи ядкарьләрне күреп, бер мизгелгә каушап та, нәрсәдән башларга икән дип куркып та калдым. "Күз куркыр, кул эшләр", диләр бит. Рәссам Камил Мөхәммәтшин ярдәме белән тарихи байлыгыбыз булган музейны яңадан аякка бастыра алдык. Укучылар да, өлкәннәр дә музейга бик яратып йөрделәр. Авыл мәктәпләреннән дә экскурсиягә еш килделәр. Миңа 3нче мәктәптә Таҗи Гыйззәт музеен ачу мәшәкатьләре белән дә йөрергә туры килде.
- Укучыларыбыз Тарихи мирас музее турында нигә үткән заманда сөйли икән дип аптырамасыннар өчен, аның бүгенге хәленә аңлатма биреп үтегез инде.
- Менә шулай дәртләнеп, музейны халык яратып йөри торган урынга әверелдерү өчен тагын да эзләнеп, башка музейлар тәҗрибәсен өйрәнеп йөргәндә, узган җәйдә хәрби частьта булган шартлаулар вакытында музеебыз бүлмәләренә зур зыян килде. Тәрәзәләре яңадан куелса да, эчендә торгызу эшләре бик күп. Район җитәкчелеге бу эшне башкарып чыгу өчен финанс мәсьәләсен озакка сузмыйча хәл итәр, дип өметләнәм. "Музей эшлиме, килергә буламы?" дип кызыксынучылар шактый.
- Заманында кайбер авылларның да бай музейлары бар иде. Кызганычка каршы, Кырындыда аяклы тарих булган Фоат ага Садыйков, Көчектә Маһира апа Фәтхуллованың зур тырышлыгы белән оештырылган музейлар таркалды. Әлегә кадәр эшләп калганнарын саклыйсы иде бит...
- Кырынды, Көчек музейларын мин яхшы хәтерлим. Шундый зур хезмәт куеп төзелеп, авыл җитәкчеләренең туган төбәкләренең үткәненә битарафлыгы аркасында бу музейларның юкка чыгуына йөрәгем әрни. Калган музейлар белән дә шундый аяныч хәл килеп чыкмасын өчен Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш музейларын район музееның филиалы иттек. Аларда хәзер туган авыллары тарихын буыннан-буынга саклап калу өчен җан атып йөрүчеләр эшли.
- Соңгы елларда райондашлар өчен автобуста Казанның тарихи урыннарына сәяхәтләр оештыруыгыз да күпләрнең күңеленә хуш килде. Бу эшне киләчәктә дә дәвамлы итәргә уйлыйсызмы?
- Әлбәттә. Бу сәяхәтләр өчен күпләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт. Киләчәктә Изге Болгар җиренә сәяхәтләр оештырырбыз дип ниятләп торам.
- Ашкынып эшкә барганнар, сагынып өенә кайтканнар бәхетле дигән гыйбарә бар. Сез бу турыда ни әйтер идегез?
- Мин бу яктан бәхетле. Гомерем буе яраткан эшем, гаиләмдә мине һәрвакыт аңлаучы ирем, өч балам ныклы терәгем булдылар. Фазыл эштә тоткарлануларымны, Әгерҗе совхозында 13 ел балалар бакчасы мөдире булып эшләгәндә ял көннәрендә дә чыгып китүләремне, пенсия яшендә булсам да һаман эш дип янып йөрүләремне аңламаса, тавыш чыгарса, тормышымның рәте булмас иде.
Мактанып әйтүем түгел, үзем дә бик сабыр, зирәк булдым. Бүгенге яшь хатыннарга менә шушы сыйфатлар җитми. Хатын-кыз хис белән түгел, акыл белән эш итсә, бик ачу чыкканда да эндәшми кала белсә генә гаилә учагын сүндерми саклап була бит.
- Дөрестән дә акыллы, зирәк хатын - алтын хәзинә, диләр. Сезгә районыбыз тарихын саклап калу эшендә дә, гаиләгездә дә зирәк акылыгыз белән эш итеп, озак еллар кешеләргә кирәк булып яшәргә язсын әле.
Әңгәмәдәш Рәмзия НУРИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев