Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сезне өйдә көтәләр

Дөньяда көн саен юл-транспорт һәлакәтендә 3,5 мең кешенең гомере өзелә. Безнең районда да быел 10 кеше юл фаҗигасендә һәлак булды, 43 кеше тән җәрәхәтләре алды. Ә бит бу аварияләрнең күбесен булдырмый да калырга мөмкин иде. Әгәр машина йөртүче тизлекне арттырмаса, исерек килеш рульгә утырмаса, узышка чыкмаса... Әмма язмыштан узмыш юк....

Дөньяда көн саен юл-транспорт һәлакәтендә 3,5 мең кешенең гомере өзелә. Безнең районда да быел 10 кеше юл фаҗигасендә һәлак булды, 43 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Ә бит бу аварияләрнең күбесен булдырмый да калырга мөмкин иде. Әгәр машина йөртүче тизлекне арттырмаса, исерек килеш рульгә утырмаса, узышка чыкмаса... Әмма язмыштан узмыш юк. Әнә шулай, уйламаганда-көтмәгәндә әниләр газиз балаларын, сөйгәннәр тугры ярларын, нарасыйлар иң кадерле кешеләрен югалталар... Юл буенда тезелеп киткән һәйкәлләр дә үкенечле үлемнәр турында сөйли. Фотосурәттән карап торучы яшь егетләргә карагач, күзгә яшь тула.
Һәр ел саен ЮХИДИ бүлекчәсе район Мәдәният каршындагы мәйданда юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу митингы оештыра. Быел әлеге чара иртәгә, ягъни 16 ноябрьдә сәгать 11дә узачак. Гомерләре юлда өзелгәннәрнең якыннарын, шәһәрдәшләребезне, мәктәп укучыларын әлеге чарага көтеп калабыз. Бергәләп мәрхүмнәрне искә алыйк, аларның гаиләләрнең кайгыларын уртаклашыйк.
Бу атна дәвамында яшь инспекторлар "Тормыш синең кулыңда! Ягымлы машина йөртүче" дигән акциядә катнаштылар. Алар машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар. Укучылар арасында әлеге көнгә багышлап иншалар бәйгесе дә уздырылды.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлларда сак булыгыз! Өйдә сезне иң кадерле кешеләрегез көткәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев