Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чү, Мәдинә, егылма

    Барган җирендә аяклары сөрлегеп китә дә әнә шулай дип үзенә "әмер" бирә 90 яшьлек Мәдинә апа. Сөрлегерсең дә шул: алар буынына туры килгән авырлык, ачлык-ялангачлык бөтен сәламәтлеген алган аның кебек сугыш чоры балаларының. Биектауда яшәп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Мәдинә апа МИФТАХОВАны шушы көннәрдә билгеләп үткән юбилее белән тәбрикләргә...

    Барган җирендә аяклары сөрлегеп китә дә әнә шулай дип үзенә "әмер" бирә 90 яшьлек Мәдинә апа. Сөрлегерсең дә шул: алар буынына туры килгән авырлык, ачлык-ялангачлык бөтен сәламәтлеген алган аның кебек сугыш чоры балаларының.
    Биектауда яшәп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Мәдинә апа МИФТАХОВАны шушы көннәрдә билгеләп үткән юбилее белән тәбрикләргә килүчеләр аның бик тә авыр тормыш юлы үтеп тә, һаман да юмор хисен, тормышка мәхәббәт, яшәү дәртен югалтмавына сокланмый калмаганнардыр. Ә бит ул узган юл, чыннан да, калын китап язарлык.
    ...Биектауда Миңзифа апа белән Мифтахетдин абый гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә ул. Биш бертуганы кечкенә вакытларында ук төрле авырулардан дөнья куя. Ике абыйсы сугыштан кайтмый. Яу кырыннан исән-имин кайткан Салих абыйсы да алган яраларыннан бик иртә дөнья куя.
    - Ә мине, 16 яшьлек кызны, сугыш башлану белән Апас якларына окоп казырга җибәрделәр. Аякта - чабата, әле күп чакларда анысы да булмый иде кияргә. Үзәккә үткән суыкны, ачлыкны әйтеп тә тормыйм инде. Андагы авыр шартларга түзә алмыйча, берничә кыз качып кайтып киттек. Тик без кайтуга өйдә милиционер көтеп тора иде инде. Мәҗбүриләп Красный борга урман кисәргә җибәрделәр, - дип, ул елларны күз яшьләре аша искә төшереп алды юбиляр.
    Сугыштан кайткан Салих белән гаилә корып җибәргәч, берара тормышы көйләнеп киткәндәй була. Ике сабыйлары туа. Тик гаилә бәхете генә озакка бармый, Салихы башка хатынга йортка керә. Мәдинә, ике баласын кочаклап, инде җимерелергә җиткән туган йортында кала. Ә бераздан йорт ишелеп төшә.
    - Менә шуннан ике бала белән йорттан йортка күчеп яшәргә мәҗбүр булдым. Авылдашым Фәрхиҗамал түтине бервакытта да онытасым юк. Мине балалаларым белән үзе янына сыендырды ул. Мин сыер саварга киткәч, балаларны да карый иде, - дип сөйли.
    "Бәхетсезгә җил каршы" дигәндәй, бераздан Фәрхиҗамал түтине балалары Ижауга алып китәләр. Мәдинә янә урамда кала. Йорттан йортка күченеп йөрүләргә нокта бары тик сугыштан кайткан Якубка кияүгә чыккач кына куела.
    - Әллә ни рәхәт күрсәтмәсә дә, безне йортлы итте ул. Иске булса да, үз куышыбыз барлыкка килгәнгә ул чакта ничек сөенгәнемне үзем генә беләм, - ди Мәдинә апа. Инде икенче иренең вафатына да байтак еллар узган. Тик Мәдинә апа гына һаман шул иске йортында яши. Билгеле сәбәпләр аркасында сугыш ветеранының тол хатыны буларак фатир алу бәхете дә тәтемәгән аңа.
    - Их, апаны шушы яшендә булса да фатирлы итәсе иде, - дип күңелендә йөрткән хыялын җиткерде юбилее көнендә Кадыбаштан килгән бертуган Разифа апасының кызы Нурания.
    - Документларын җыеп карагыз. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз, - дип юатты район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
    Бик зурладылар Мәдинә апаны юбилее көнендә. Иртән иртүк Биектау мәктәп-бакча укучылары чәчәкләр күтәреп килде. "Агро-Кама" ширкәтенең 4нче участок директоры Фирдәвес Сәләхиев, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре Гөлшат Таҗиева, Гөлсара Әхмәтшина, Лилия Каһирова тыл ветеранына иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Ришат Нурисламов Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаров котлавын, күчтәнәчләр тапшырды. Ә икенче көнне якыннарын Коръән мәҗлесенә җыйдылар. Туганнары, оныклары янәшәсендә май кояшыдай балкып, шушы көнгә килеп җиткәненә шөкер кылды ул көнне юбиляр.
    - Быелгы кебек зурлауны гомеремдә күргәнем булмады. Болай булгач, 100 яшькә кадәр яшәми булмас, - дип күз яшьләре аша шаяртты ул.
    Менә шулай, тормыш Мәдинә апа кебекләрне егылмаска, еламаска, зарланмаска, башкаларга салынмаска өйрәткән. Шушы сыйфатлары өчен генә дә исән чакларында ук һәйкәл куярлык аның кебекләргә.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: