Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чабыш атлар ярсып көтә Сабан туен

Сабан туеның иң матур бизәге - ат чабышы һәм милли көрәш. Мәйданда бәйрәм башланганчы, олысы-кечесе иртүк ат чабышын карарга ашыга. Быел кайсы ат беренче килер? Беренче һәм соңгы килгән атларга нинди бүләк эләгер? Сызгырып-кычкырып көч бирүләр, атларны бүләкләргә күмүләр... Болар - Сабан туеның иң күңелле мизгелләре. Районыбыздагы ат хуҗалары, җайдаклар...

Сабан туеның иң матур бизәге - ат чабышы һәм милли көрәш.
Мәйданда бәйрәм башланганчы, олысы-кечесе иртүк ат чабышын карарга ашыга. Быел кайсы ат беренче килер? Беренче һәм соңгы килгән атларга нинди бүләк эләгер? Сызгырып-кычкырып көч бирүләр, атларны бүләкләргә күмүләр... Болар - Сабан туеның иң күңелле мизгелләре.
Районыбыздагы ат хуҗалары, җайдаклар ат чабышына ничек әзерләнәләр икән?

Бәгъзанур ШӘЙДУЛЛИН - Әгерҗе шәһәре:
- Сабантуйны миннән дә ныграк атларым көтә торгандыр. Инде 20 елдан артык инде атларым чабышта катнашалар. Әтием Сәимнән калган гадәт бу. Ул да гомере буе ат тотты, Әгерҗедә аны белмәгән кеше юк иде. Атларны ничек бәйгегә әзерләргә, ничек ашатырга кирәклеген мин аннан өйрәнеп калдым. Ярышка әзерләнгәндә чабышкыларымны көн саен 2-3 чакрым йөртәм, норма белән генә ашатам. Шикәр бирергә дә онытмыйм. Ярышка чыгар алдыннан йомырка эчертү дә бик мөһим.
Атларым сыната торганнардан түгел. Әгерҗедә генә түгел, Можга, Чаллы Сабантуйларында беренче урын алганнары булды. Хәтта бер елны ике үгез, бер колын белән бүләкләндек.
Ярышта катнашкан атларны һич кенә дә рәнҗетергә, кыерсытырга ярамый. Бигрәк тә арттан килгәннәрен. Аларга бүләкне тагын да мулрак бирергә кирәк. Чөнки атлар да елыйлар.
Әле минем понием да бар. Быелгы Сабантуйда кечкенә балаларны әлеге нәни атымда йөртәчәкмен.

Илфат ЯМАЛИЕВ - Исәнбай авылы:
- Узган ел ат асрау белән шөгыльләнә башлаган идем бит. Быел ике атымны - "Йолдыз" белән "Ласка"ны авыл Сабан туена чыгарырга җыенам. Чабышка әзерлекне күптән - карлар эреп бетү белән башладык. Атлар яшь булгач уйнаклап торалар. Баштарак җайдакларга авыррак булды. Егылып та калалар иде, кайберсе башка утырмыйм дип кайтып та китте. Хәзер атлар - малайларга, малайлар атларга ияләштеләр. Команданы көтеп кенә торалар чабышкыларыбыз. Ике-өч чакрым дистанцияне күз ачып йомганчы киләләр. Ә финишка килеп җитүгә шикәр белән сыйлыбыз үзләрен.
Ат чабышына әзерлек урыны бүген үк Сабан туе мәйданын хәтерләтә. Андагы ир-егетләр, малайларны күрсәгез... Кечкенә малайлар атларга атланып йөреп тә киләләр. Бәхәсләшәбез дә, атларга көч тә бирәбез... Менә кайда ул тамаша! Атларым быел җиңә алырлар дип ышанмыйм. Алар әле өйрәнчекләр генә. Ә менә алдагы Сабантуйда минекеләр беренчелекне беркемгә дә бирмәсләр дип ышанам.

Хәмзә МОЗАФФАРОВ - Исәнбай җайдагы:
- Быел тугызынчы тапкыр ат чабышына чыгарга әзерләнәм. Дулкынлану да бар, атым ничек чабар икән дип борчылам. Бу атым белән беренче тапкыр узган ел гына чабышта катнаштык. Урын алып, бүләкләргә дә күмделәр. Быел да сынатмабыз дип өметләнәм. Гомумән, Исәнбай Сабан туенда гына түгел, якын-тирә авылларда, хәтта Әгерҗедә дә ат чабышында катнашкан бар. Сабан туенда яуланган бүләкләрем бик күп.
Хәзер көн саен тренировка уздырабыз. Ат яхшы чаба икән, ул көнне аңа шикәр эләгә. Ә чабыш көнне атка ике йомырка эчертәм, ярыш алдыннан бер аш кашыгы бал бирәм. Сабан туена ун көн кала атка коры печән бирүне туктатам. Күбрәк солы ашатам һәм су эчертәм. Ярыштан кайткач, нинди урын алуына карамастан, шикәр белән сыйлыйм үзен.

Фәнил ЛАТЫЙПОВ - Әгерҗе шәһәре:
- 25 елга беренче тапкыр мин быел Сабантуйны көтеп алмыйм. Беренчедән, миндә атларга мәхәббәт уяткан, аларны тәрбияләү серләренә өйрәткән, һәр елны Сабантуйны көтеп алган әтиебез Фәритне узган атнада гына соңгы юлга озаттык. Авыруы көчле булгандыр инде, 87нче яше белән баручы әтиебез быел Сабантуй турында да, анда безнең атларның катнашу-катнашмавы белән дә кызыксынмады. Икенчедән, күпләргә таныш "Сюрприз" кушаматлы ак атыбыз да быелгы Сабантуйда катнашмаячак. 29 яшенә җиткән, шуның 25 елында ат чабышында катнашкан, күп тапкырлар призлы урыннар яулаган "Сюрприз" узган ел вафат булды. Район гербында да нәкъ менә шушы иң өлкән ат сурәтләнгән иде бит. Соңгы елларны аны атлар чабышында катнаштырмас өчен җан-фәрман тырышсак та, нәтиҗәсе булмады: әгәр чыгармасак, елый иде, бахыр. Өченчедән, Сабантуй алдыннан гына бер чабышкыбыз - "Быстрый" кушаматлы ат чирләп китте дә, аны суярга туры килде.
Шулай да "Резвая" (җирле токымлы) һәм "Хинка" (чиста токымлы) кушаматлы юртакларыбызны чабышта катнашу бәхетеннән мәхрүм итеп булмас. Алар Сабантуй җитүен күптән тоялар инде, күзләре - гел ишек ягында. Көндезләрен хәтта юньләп ашамыйлар да, бары төнлә генә бераз чемченәләр. Җайдаклары балалар спорт мәктәбе укучысы Азалия Әхмәтшина һәм шулай ук безнең спорт мәктәбен тәмамлаган Виктор Вотяков көчкә тыеп торалар үзләрен. Башкортостаннан кайтартылган "Хинка" - бик көнчел, хәтта тренировкаларда да башкаларны уздырырга яратмый. Ә "Резвая" өчен иң мөһиме - ярышта катнашу. Быел ничек чабасыларын алдан ук фаразлый алмасам да, район Сабан туеннан тыш, Иж-Бубый, Кече Пургада да катнашырга ниятләп торабыз. Исән-сау, имин генә булсыннар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев