Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык белән эшләү җитми

Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов, быел Әгерҗегә килеп, биш тапкыр сайлаучыларны кабул итте. 11 айда аңа барлыгы йөзгә якын кеше төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Узган шимбәдә дә Рафил Гаптрафикович янына унбишләп кеше үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килгән иде. "Мин башка районнарда да...

Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов, быел Әгерҗегә килеп, биш тапкыр сайлаучыларны кабул итте. 11 айда аңа барлыгы йөзгә якын кеше төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итте. Узган шимбәдә дә Рафил Гаптрафикович янына унбишләп кеше үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килгән иде.
"Мин башка районнарда да сайлаучыларым белән очрашам. Фәкать Әгерҗе районында гына торак-коммуналь хезмәт күрсәтү буенча мөрәҗәгать итүчеләр шулхәтле күп була. Әле миңа килмәгәннәре күпмедер... Бу исә - хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең үз вазифаларына салкын каравы һәм халык белән эшләү, аларга аңлату җитмәү нәтиҗәсе", - диде Рафил Ногоманов узган атнадагы очрашу вакытында.
Дөрестән дә, бу юлы да депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларының 70 проценты торак-коммуналь хезмәтләр, аларга бәяләр турында иде. Бигрәк тә, халыкның үзәгенә үткән күпкатлы йортлардагы ОДН һич хәл ителми торган проблемага әверелде. Су өчен дә ОДН түләтә башлагач, халык арасында зур шау-шу купты. Көләрсең дә, еларсың да: хәтта кайберәүләргә ОДНны фатирда тоткан суга караганда да күбрәк язып китерәләр түләү квитанцияләрендә. Дәүләт Советы депутаты: "Болар барысы да - Әгерҗенең үзендә генә хәл ителергә тиешле сораулар. Халык белән очрашып та, газета һәм җирле радио аша да сорауларга ешрак җавап бирегез, аңлатыгыз", - дип мөрәҗәгать итте хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләренә.
Рафил Ногомановка авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр дә ярдәм сорап киләләр. Бу - бер көндә генә хәл итә торган проблема түгел. Депутат әлеге сорауларны Дәүләт Советында күтәрәчәген әйтте. Гомер буе бер коллективта эшләп, бер "кочак" төрле дәрәҗәдәге бүләкләре була торып та хезмәт ветераны исеме алалмаучылар да ярдәм өмет итә депутаттан. Аның да тылсымлы таягы юк, әлбәттә. Әмма депутат беркемнең соравына да битараф түгел, аларга ярдәм итү юлларын эзли.
Шунысы сөенечле, моңа кадәр сайлаган депутатларыбызның берсе дә Казаннан килеп, халык белән шулай еш очрашмый иде. Әгерҗе районы сайлаучыларын шулай якын иткәне, аларның проблемаларына битараф булмаганы өчен рәхмәт Рафил Гаптрафиковичка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев