Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык кемнәргә ышаныч күрсәтте?

4 декабрьдә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда 7 процентлы киртәне дүрт партия - "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ һәм ЛДПР узды. Татарстанда һәм районыбызда сайлаулар ничек үтте? Татарстанда Дүшәмбе көн Татарстан Хөкүмәт йортында сайлау йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын "Татарстанда сайлаулар...

4 декабрьдә VI чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда 7 процентлы киртәне дүрт партия - "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ һәм ЛДПР узды. Татарстанда һәм районыбызда сайлаулар ничек үтте?
Татарстанда

Дүшәмбе көн Татарстан Хөкүмәт йортында сайлау йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын "Татарстанда сайлаулар аеруча оешкан төстә узды" дип башлады. Сайлауларда 2 миллион 249 мең татарстанлы катнашкан, бу - барлык сайлаучыларның 79,5%ы дигән сүз. "Бу сайлаулар халыкның сәяси кампаниягә, киләчәк язмышыбызга битараф түгеллеген күрсәтте. 2007 елгы сайлаулар белән чагыштырганда, сайлаучылар бераз кимегән, бу - шәһәрләр күрсәткече. Ә районнарда һәм авылларда халык һәрвакыт бик актив. Алар сайлауга бәйрәмгә килгән кебек бара", - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Партияләр исә түбәндәгечә тавыш җыйдылар:
"Бердәм Россия" - 77,86%,
КПРФ - 10,59%,
"Гадел Россия" - 5,29%,
ЛДПР - 3,48%,
"Яблоко" - 1,07%,
"Патриоты России" - 0,43%,
"Правое дело" - 0,37%.
Дәүләт Думасына Татарстаннан нибары ике партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ кына уза алды. Парламентта татарстанлылар 14 урынга дәгъва кылырга җыеналар. Аларга Дәүләт Думасында республикабыз мәнфәгатьләрен якларга туры киләчәк.
Фәрит Хәйруллович "Бердәм Россия"нең иң күп тавыш җыюын хәзерге властька, урыннардагы җитәкчеләргә ышаныч зурлыгы белән бәйләде.
"Сайлауларда һәр кешегә 7 партия арасыннан йөрәге кушуы буенча иң лаеклысын сайлап алу мөмкинлеге бирелгән иде. Сайлаучыларның күпчелеге "Бердәм Россия" өчен тавыш биргән икән, димәк, без тормыштагы реаль эшләребез, соңгы вакытта тормышка ашырыла торган программалар белән аның йөрәгенә барып җитә алганбыз. "Бердәм Россия"нең 77,8 % белән җиңүе - сайлаучыларыбызның без алып бара торган курсны, эшләребезне хуплавы дип кабул итәбез", - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Парламент Рәисе "Сайлауларга кадәр праймериз үткәрүнең дә файдасы тиде, ул "Бердәм Россия" сафларына яңа сулыш өрергә ярдәм итте", - диде. Ф.Мөхәммәтшин Думага оппозицион партияләрнең үтүен дә хуплады. Чөнки төрле партияләр арасындагы дискуссия, фикер алышулар вакытында гына уртак фикергә килеп, дөрес карарлар кабул ителә, диде.
Хөкүмәт Рәисе чыгышының ахырында сайлауларда активлык күрсәткән барлык татарстанлыларга тирән рәхмәтен җиткерде. Шулай бердәм булу алдагы биш елда халыкның тормышын яхшырту буенча зур эшләр башкарырга ярдәм итәчәк, дип белдерде.
Әгерҗе районында
Районда сайлаучылар исемлегенә 26429 сайлаучы кертелгән иде. Аларның 24629ы сайлауларда актив катнашты. Бу - 93,26% сайлаучы үз тавышын бирде дигән сүз. 311 яшь сайлаучы сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирде. Үз участокларында аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Әгерҗе районы сайлаучылары түбәндәгечә тавыш бирде:
1. "Гадел Россия" - 308 сайлаучы, 1,25%
2. ЛДПР - 582 сайлаучы, 2,36%
3. "Патриоты России" - 59 сайлаучы, 0,24%
4. КПРФ - 1029 сайлаучы, 4,17%
5. "Яблоко" - 81 сайлаучы, 0,33%
6. "Бердәм Россия" - 22445 сайлаучы, 91,06%
7. "Правое дело" - 52 сайлаучы, 0,21%.
Район башлыгы Фәрит Габбасов сайлауларда актив катнашкан район халкына зур рәхмәтен белдерде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев