Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хастаханәнең киләчәге бар

"Сәламәтлекне саклау - җәмгыятебезнең көзгесе ул. Җитәкчеләрнең бурычы - сәламәтлек саклау учреҗдениеләренең материаль-техник базасын ныгыту булса, сезнең бурыч - киңкырлы профилактик эш алып бару, авыруга сыйфатлы хезмәт күрсәтеп дәвалау", - дип ассызыклады район башлыгы Фәрит Габбасов район үзәк хастаханәсенең 2011 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 570тән...

"Сәламәтлекне саклау - җәмгыятебезнең көзгесе ул. Җитәкчеләрнең бурычы - сәламәтлек саклау учреҗдениеләренең материаль-техник базасын ныгыту булса, сезнең бурыч - киңкырлы профилактик эш алып бару, авыруга сыйфатлы хезмәт күрсәтеп дәвалау", - дип ассызыклады район башлыгы Фәрит Габбасов район үзәк хастаханәсенең 2011 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә.
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 570тән артык хезмәткәр эшли. "Аларның хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә якын киләчәктә күп кенә эшләр башкарылачак", - диде Фәрит Гарифович. Бу - тимер юл узелының терапия бүлеге бинасын төзекләндереп, поликлиниканы шунда күчерү, йогышлы авырулар бүлекчәсе төзелешен дәвам итү. Ә элеккеге балалар поликлиникасы медицина хезмәткәрләре өчен торак итеп үзгәртеләчәк. Март аенда Кадрәктә яңа ФАП ачылачак, тиздән Шаршадыда да шундый ук заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлаячак.
Заман сулышын тоеп
Киңәшмәдә медицина хезмәткәрләренең 2011 елда башкарылган эшләр турында чыгышлары да тыңланды. "Узган ел авыруларны кабул итү һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә, операция блогына, реанимациягә, рентген-кабинетка ремонт ясалды. Хәзер авыруларны кабул итү бүлекчәсе тәүлек дәвамында эшли һәм заманча таләпләргә җавап бирә. Реанимация залы да югары технологияләр нигезендә җиһазландырылды. Сәламәтлекне модернизацияләү һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән портатив цифрлы УЗИ аппарат, күчмә рентгенаппарат, эхоэнцефалограф һәм башка кирәкле җиһазлар алынды", - диде үз чыгышында дәвалау буенча баш табиб урынбасары Магомед Аюбов. Узган ел фтизиатр, терпевт, невролог, стоматолог кебек яшь табиблар эшкә кабул ителгән булса да, кадрлар мәсьәләсендә - һаман да кытлык. "Махсус программа нигезендә, авыл җирлекләренә эшкә кайткан табибларга дәүләт 1 миллион сум матди ярдәм күрсәтәчәк. Бу программадан файдаланып, әлеге кытлыкны бетерергә кирәк", - диде Фәрит Гарифович.
Поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева 2011 елда гамәлгә кергән яңалыкларга тукталды. Узган ел поликлиникада 6нчы терапия учстогы ачылган. Әлеге участок өлешчә Әгерҗе һәм Иж-Бубый, Иж-Бәйки, Биектау, Кодаш, Кыдырлы, Яңа Кызылъяр халкына хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Казан, Чаллының медицина учреждениеләренә интернет аша язылырга мөмкин. Узган ел "беренчел онкология кабинеты" электрон проекты да файдаланыла башлаган. Бу пациентлар өчен бик уңайлы, чөнки авыруларга чиратта тормыйча, билгеләнгән вакытта белгечләргә эләгү мөмкинлеген бирә. Шулай ук архивтан он-лайн режимында табиб тикшерүе нәтиҗәләрен дә белергә була.
Аннан клиник-эксперт эшләр буенча баш табиб урынбасары Альфред Вәлиев чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел 2010 ел белән чагыштырганда, балаларга беренчел инвалидлык бирү 27%ка арткан. "2011 елда дөньяга зәгыйфь булып туган балалар саны арту күзәтелде", - диде моның сәбәбен ачыклап Альфред Мөбәрәкович. "Больничный" бирүдә дә яңалык бар: хәзерге вакытта аны бирүдә цифрлы җиһазлар файдаланыла.
Акушерлык бүлекчәсе мөдире Галина Сухова 2011 елдагы акушерлык-гинекология хезмәте эше белән таныштырды. Узган ел акушерлык бүлекчәсендә өлешчә ремонт уздырылган, шуның нәтиҗәсендә бүлекчә 2 айдан артык эшләмәгән. 362 туу сертификаты акчасына фототерапия аппараты, билитест, бактерицидлы камера, шприцлы дозатор, электрон үлчәү кебек кирәкле җиһазлар алынган.
"Узган елгы җыелышта элеккеге балалар консультациясендәге хезмәт шартларының тиешле таләпләргә җавап бирмәве турында җитди сөйләшү булган иде. Бер ел вакыт та узмады, СанПин таләпләренә җавап бирердәй бинага күчтек. Хәзер иркен, якты бинада эшләвебезгә сөенеп туяалмыйбыз", - диде район педиатры Светлана Галләмова. Ә менә кадрларга кытлык саклануы турында бик борчылып сөйләде ул. Бүгенге көндә 3нче шәһәр мәктәбендә сертификатлы медицина хезмәткәре булмау, балалар неврологы, хирург-ортопед юклыгы эштә зур кыенлыклар тудыра. "Бу проблеманы чишүгә 2012 елда бөтен көчебезне куячакбыз", - дип белдерде Светлана Мөнировна.
"Безнең районда 2006 елдан бирле балалар туу саны арту күзәтелә", - дип башлады үз чыгышын район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин. Демографик күрсәткечләр яхшы якка үзгәрсә дә, 2011 елда үлүчеләр саны туучыларга караганда 139га күбрәк. Үлем сәбәбе булып беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, аннан кала, җәрәхәтләр, агулану һәм шеш барлыкка килү тора. "Үлүчеләрнең туучыларга караганда күбрәк булуы күп очракта социаль факторлар белән бәйле. Бу мәсьәлә ведомствоара комиссиядә җентекләп тикшерелеп, тиешле карарлар кабул ителәчәк", - диде Андрей Константинович. Ул яман шеш, туберкулез, наркология, җенси юл белән күчә торган инфекцияле, ВИЧ-инфекция йөртүче авыруларга аерым тукталды. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел яман шеш авырулы 98 кеше ачыкланган, бу республикадагы күрсәткечтән азрак. Ә менә туберкулез буенча - киресенчә. Республикада 100 мең халыкка уртача 53 авыру туры килсә, бездә бу сан - 60. "Ел дәвамында ике туберкулезлы пациент суд карары нигезендә мәҗбүри дәвалануга җәлеп ителде", - диде баш табиб.
2012 ел башына хастаханәдә 55 табиб, 268 урта медицина хезмәткәре эшли. Ә авылларда яшәүчеләргә Красный бор участок хастаханәсе, өч амбулатория, 41 ФАП хезмәткәре медицина ярдәме күрсәтә. "Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә ФАПларның роле бик зур. Күп чакта авыруның хәле фельдшерның беренче ярдәмне дөрес итеп күрсәтүенә турыдан-туры бәйле. Бик тә җаваплы эш йөкләнгән сезгә", - диде Фәрит Габбасов.
"Чыгышлардан күренгәнчә, район үзәк хастаханәсенең киләчәге бар. Медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту юнәлешендә бик күп эшләнә", - диде чыгышларга йомгак ясап ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов. Ул хәзерге вакытта министрлык тарафыннан көн үзәгенә профилактик эшне тиешле итеп алып бару куелганлыгын да ассызыклады. Сергей Альбертович авыруларны югары дәрәҗәдәге медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге булган Казан, Чаллы, Әлмәттәге медицина үзәкләре белән дә тыгыз бәйләнештә торырга чакырды. Ул Татарстанның электрон документ әйләнеше программасына керүен, озакламый һәр хастаханәдә дә әлеге программа нигезендә эшләячкләрен дә ассызыклады. "Беренче карашка катлаулы кебек тоелса да, бу сезнең эшне күпкә җиңеләйтәчәк", - диде. Ул хастаханәнең материаль-техник басасын ныгытуда күрсәткән ярдәме өчен Фәрит Габбасовка рәхмәт сүзләре дә җиткерде.
Котлыйбыз!
Киңәшмә бик күңелле нотада - бүләкләүләр белән тәмамланды. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намус белән эшләгән өчен:
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән - поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева, хирург Эдуард Овчинников, Кичкетаң амбулаториясе акушеры Софья Әхмәтҗанова;
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән - терапия бүлеге шәфкать туташы Эльза Миннәхмәтова;
ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән - район педиатры Светлана Галләмова, анестезиолог-реанимотолог Анатолий Юртов;
Район башлыгының Мактау грамотасы белән - акушерлык бүлекчәсенең яңа туган сабыйлар палатасы шәфкать туташы Елена Шуматова, поликлиниканың наркология кабинеты шәфкать туташы Гөлназ Зуева, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе фельдшерлары Румия Хәсәнова һәм Роза Шакиртова;
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән - йогышлы авырулар бүлекчәсе кече шәфкать туташы Минзифа Бесогонова;
Сәламәтлек саклау ветераннары Светлана Овчинникова һәм Рәмзия Шәймөхәммәтова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз аларны!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина хезђткђрлђре, поликлиника, хастаханђ, та и