Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чәчәк түтәлендә ... кәҗәләр

Район җитәкчелеге тирә-якны тәртиптә тоту, шәһәрне яшелләндерү, чәчәкләр белән бизәү мөһимлеген һәрчак искәртеп тора. Тик менә рәхәтләнеп чәчәк үстерергә кәҗәләр комачаулый. Безнең Восточная урамы җәй саен төрле чәчәкләргә һәм композицияләргә күмелә. Урамыбызның икенче башындагы матурлыкка сокланып туймассың. Ә безнең якка карагач йөрәк әрни. Яз җитү белән без дә чәчәкләр утыртабыз,...

Район җитәкчелеге тирә-якны тәртиптә тоту, шәһәрне яшелләндерү, чәчәкләр белән бизәү мөһимлеген һәрчак искәртеп тора. Тик менә рәхәтләнеп чәчәк үстерергә кәҗәләр комачаулый.
Безнең Восточная урамы җәй саен төрле чәчәкләргә һәм композицияләргә күмелә. Урамыбызның икенче башындагы матурлыкка сокланып туймассың. Ә безнең якка карагач йөрәк әрни. Яз җитү белән без дә чәчәкләр утыртабыз, капка төпләрен төрле композицияләр белән бизибез. Тик түтәлләрне сарыклар һәм кәҗәләр таптап бетерә. Алай гына да түгел, чәчәкләрне ашыйлар, җиләк һәм яфракларны йолкыйлар.
Урамыбыздагы бер күршебез менә шулай безнең тырышлыкка, тудырган матурлыкка төкерә генә. Берәр сүз әйтә башласаң, ямьсез сүзләр белән җавап бирүдән дә тартынмый.
Урамыбызда терлек асраучылар алар гына түгел. Хуҗалары аларны басуга илтеп куялар, каршы алалар. Әнә, Максимовларның 9 кәҗәләре бар. Тик аларның бервакытта да түтәлләрдә йөргәнен күрмәссең.
Әлеге явыз күршеләребез сарык-кәҗәләрен көтүлеккә чыгарып җибәрәләр дә, шуның белән эшләре бетә. Маллары өйгә безнең чәчәк түтәлләре аша кайта. Кайткач та еш кына капкадан кертмичә торалар. Югыйсә, үзләре өйдә бит. Ишегалдына керә алмагач, маллар янә урам буйлап чәчәк ашап китәләр инде.
Маллары гына җитмәгән, тавык-үрдәкләре дә чит бакчада йөри. Шулай бервакыт кош-кортларын чыгармауларын үтенгәч, хуҗа: "Мин аларны махсус җибәрәм", - диде. Бу сүзгә ни дип җавап бирәсең инде?! Закон бар кеше өчен дә бертигез бит. Шәһәрне тәртиптә тоту кагыйдәләре урамга чәчәкләр утыртуны тыймый. Ә менә малларны бернинди күзәтүсез-нисез урамда йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиндар бит. Административ комиссиягә мөрәҗәгать итеп: "Бу башбаштаклыкка чик куярга ярдәм итегез!" - дип кычкырасы килә.
Япаевлар, Шәйхетдиновлар, Гыйльфановлар ... - барлыгы 14 имза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев