Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чәчәкләр патшабикәсе

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем, Яратыр идем кочып. Уйнар идем арагызда Күбәләк булып очып. Шәһәребез читендә урнашкан Яшьләр урамына юлым төшкәч, мондагы йортларның матурлыгына, халыкның хезмәттән тәм табып яшәвенә сокландым. Менә, ичмасам, өйалды бу! Хозурланып карап торам. Асфальт түшәлгән юлдан соң, өйгә кадәр байтак кына ара бар әле. Менә шунда кадәр зәвык...

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып.
Уйнар идем арагызда
Күбәләк булып очып.
Шәһәребез читендә урнашкан Яшьләр урамына юлым төшкәч, мондагы йортларның матурлыгына, халыкның хезмәттән тәм табып яшәвенә сокландым.
Менә, ичмасам, өйалды бу! Хозурланып карап торам. Асфальт түшәлгән юлдан соң, өйгә кадәр байтак кына ара бар әле. Менә шунда кадәр зәвык белән утыртылган 30лап төрдәге чәчәкне күреп туктап калдым. Чәчәкләре арасыннан күбәләк кебек "очып" чыккан, зифа буйлы, чибәр ханымны шунда ук таныдым. Үзәк китапханәдә эшләүче Дамира һәм аның җәмәгате Фердинант ГАЛЛӘМОВлар йорты икән, ләбаса.
- Чәчәкләр иленең патшабикәсеме әллә син? - диюемә:
- Юк, чәчәкләр иленең патшабикәләре менә болар - розаларым, - дип чәчәк диңгезендәге сәяхәтне шулардан башладык.
Розаларның ниндиләре генә юк! Алар янында горур кыяфәттә торучы глодиолусларның да иң эре сортларын, матурларын гына утырткан хуҗабикә. Зәвык белән утыртылган сальвия, циния, төрледән-төрле бархатцылар, кашкарыйлар, лилияләр һәм башка чәчәкләр күз явын алырдай. Каршы якта ясалма кечкенә күлне күреп тә хәйран калдым. Төбендә кечкенә балыклары да бар хәтта. "Ял итәргә туктадык әле", дигәндәй торучы ана һәм ата каз, күлгә чумарга әзерләнгән бака да авылымдагы күл буйларын искә төшерде.
Күзем матур, нурлы йортның тәрәзәләренә төште. Тәрәзә төбендә төрле-төрле яраннар чәчәк аткан.
-Яран гөлләрне мәрхүмә әнкәем бик ярата иде, аның истәлеге итеп утыртам, - ди Дамира.
Өйләре дә бакчаны хәтерлә тә Галләмовларның. Биредәге матурлыкка сокланудан бераз сүзсез дә калдым.
- Чәчәкләр дә, гөлләр дә үстерергә бик яратам. Китапханә алдына да, бүлмәләргә дә күп итеп утыртабыз чәчәкләрне. Укучыларыбыз китап кына түгел, чәчәкләр, гөлләр дә сорап киләләр. Орлыкларын, үсентеләрен жәлләмичә бирәм, ничек үстерү, тәрбияләү турында киңәшләр дә әйтәм, - ди Дамира.
Шәһәребездә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр арасында берничә ел рәттән уздырылган чәчәкләр бәйгесендә дә Галләмовлар гаиләсе алдынгы урыннарны яулый.
- Тормыш иптәшем Фердинанд бик ярдәм итә. Матурлык, төгәллек, пөхтәлек беренче урында аның өчен. Менә шулай бергә эшләгәнгәдер, быел бакчабыз бигрәк тә матур, үзем дә сокланып туялмыйм, - ди хуҗабикә.
Китапханәдә эшләүче кызлар Дамира ханымны "уңган-булган ул безнең Дамира" дип мактыйлар иде, чыннан да, кулыннан гөлләр тама икән аның. Матур юбилее көнендә аны якыннары, дуслары үзе яраткан чәчәкләргә күмделәр. Гомерең дә шул чәчәкләр кебек матур булсын, Дамира.
Асия Корбангалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев