Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Хәсрәт утына салдың

    Апрель аенда Алабуга юлында фаҗигале төстә һәлак булган киявем Рамил Рафис улы ЗАРИПОВның якты истәлегенә багышлап язылган бәет. Балакаем, үләм диеп Әйтә алдыңмы сүзләрең? Машина китереп кыскач, Йомылгандыр күзләрең. Рамил, балам, бәбекәем, Бигрәкләр киттең иртә. Кайсы явыз бәндәләр Булды юлыңда киртә?! Рамил, балам, киелмәгән Киемнәрең калды бит. Бик яшь килеш...

    Апрель аенда Алабуга юлында фаҗигале төстә һәлак булган киявем Рамил Рафис улы ЗАРИПОВның якты истәлегенә багышлап язылган бәет.


    Балакаем, үләм диеп
    Әйтә алдыңмы сүзләрең?
    Машина китереп кыскач,
    Йомылгандыр күзләрең.

    Рамил, балам, бәбекәем,
    Бигрәкләр киттең иртә.
    Кайсы явыз бәндәләр
    Булды юлыңда киртә?!

    Рамил, балам, киелмәгән
    Киемнәрең калды бит.
    Бик яшь килеш Аллакаем
    Үз янына алды бит.

    Рамил, балам, бәбекәем,
    Тыныч йокла гүреңдә.
    Синең нурлы елмаюың
    Онытылмас гомергә.

    Юлга чыккансыңдыр, балам,
    "Кайтмам" диеп ашкынып.
    Бары гәүдәң генә кайтты
    Безнең янга таушалап.

    Сандугачлар килеп сайрар
    Каберең өсләренә.
    Хәер-догалар кылырбыз
    Изге җомга көнендә.

    Төшләреңә керде микән
    Юлда үләселәрең?
    Ходай безгә белгертми шул
    Алда күрәселәрне.
    Лилия ГАЗИЗОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: