Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чемпионнар – пилот Дмитрий Сотников һәм механик Илгиз Әхмәтҗанов яшь спортчыларны бүләкләделәр

Әгерҗегә “Дакар“ раллиенда җиңү яулаган “КАМАЗ-мастер“ экипажы килде

Район җитәкчелеге, спорт сөюче балалар, әгерҗелеләр 2021 елның январенда Согуд Гарәбстанында “Дакар“ ралли-марафонында беренче урын яулаган КАМАЗ-мастер командасы узышчыларын каршы алдылар. Легендар “КамАЗ“ экипажын – Дмитрий Сотников һәм Илгиз Әхмәтҗановны көчле алкышларга күмделәр. 

Әгерҗелеләрне чемпионнар белән очраштыру РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның тәкъдиме булды. Бу юлы ул үзе дә Россиядә генә түгел, бөтен илгә җиңүче булып танылган йөк машинасында чемпионнар белән килде. 

Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәре уңаеннан “Радуга талантов“ балалар иҗатында картинг белән шөгыльләнүче яшүсмерләр арасында ярыш узган иде. Истәлекле көндә җиңүчеләр чемпионнар, РФ Дәүләт Думасы депутаты, район башлыгы кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алдылар. 

–    Әлеге ярышларда барлыгы 70тән артык яшь спортчы катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, картны йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Әгерҗебездә әлеге спорт төренә тартылучы балаларның саны артуына сөенәбез һәм аларга шөгыльләнү өчен бар уңайлыкларны булдырырга тырышабыз, – диде “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова. 

–    Минем үземнең дә олы спортка юл башым картингтан башланды. 8 яшемдә әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башладым. Сез дә яңа үрләр яулар өчен тырышыгыз, гел алга барыгыз, – диде Дмитрий Сотников яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп.   

Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче яшь артистлар матур биюләр бүләк иткәннән соң, кунаклар картинг залына үттеләр. Биредә алар яшь спортчылар белән аралаштылар. Аннан картингта осталыклары белән танылган малайларны Согуд Гарәбстанында барлык маршрутны үтеп җиңү яулаган КамАЗ машинасына утыртып йөрттеләр. 


Картинг буенча ярышта беренче урын алучылар:

Кирилл Петрухин, Дамир Шәйдуллин, Дамир Сәлиев, Полина Селеткова, Арина Иванова, Анна Чемовских, Ринат Шәрипов, Филипп Чемовских, Альберт Хәйруллин.
 

Абсолют җиңүчеләр:

12 яшькә кадәргеләр арасында Тимерхан Гөлданаев.
12 яшьтән зурраклар арасында Илназ Мәгъдәнуров. 

“Юл хәрәкәте кагыйдәләре“н иң оста белүчеләр:

12 яшькә кадәргеләр арасында Илья Бодрицкий. 
12 яшьтән зурраклар арасында Филипп Чемовских.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев