Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өченче тапкыр рульдә – салмыш хәлдә

Эчкән килеш машина руленә утыручыларга карата законнар катгыйлана барса да, тәртип бозучылар саны кимеми. Узган атнада Кырындыдан берәүне инде өченче тапкыр рульгә салган килеш утырган хәлдә тоткарлыйлар. Май аенда гына транспорт белән эчкән хәлдә идарә иткәне өчен аны "права"сыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штраф салган булганнар. Май азагында...

Эчкән килеш машина руленә утыручыларга карата законнар катгыйлана барса да, тәртип бозучылар саны кимеми.
 
Узган атнада Кырындыдан берәүне инде өченче тапкыр рульгә салган килеш утырган хәлдә тоткарлыйлар. Май аенда гына транспорт белән эчкән хәлдә идарә иткәне өчен аны "права"сыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штраф салган булганнар. Май азагында рульгә янә эчкән килеш утырып, моңа тагын 1,5 ел өстәлгән. Штрафы да 30 мең сумга арткан.
Тик әлеге ике административ материал гына әлеге "батыр" ир-егетне туктата алмаган. Өченче тапкыр "права"сыз эчкән килеш руль артында гаишникларга эләккән егееткә яңа закон нигезендә җинаять кодексы каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев