Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәр кешегә – ачык йөз

Узган атнада Вокзальная урамындагы 8нче йортта 3нче почта элемтәсе бүлекчәсе ачылды. "Бу почта элемтәсе бүлекчәсендә төзекләндерү эшләре бетүен түземсезлек белән көттек. Инде хәзер почтага әллә кайларга барып йөрисе юк, якында гына", - диләр вокзал микрорайонында яшәүчеләр. Хәер, бүлекчәнең ачылуы бу микрорайонда эшләүчеләр өчен дә бик уңайлы булачак. "Эш урыным почта...

Узган атнада Вокзальная урамындагы 8нче йортта 3нче почта элемтәсе бүлекчәсе ачылды. "Бу почта элемтәсе бүлекчәсендә төзекләндерү эшләре бетүен түземсезлек белән көттек. Инде хәзер почтага әллә кайларга барып йөрисе юк, якында гына", - диләр вокзал микрорайонында яшәүчеләр.
Хәер, бүлекчәнең ачылуы бу микрорайонда эшләүчеләр өчен дә бик уңайлы булачак. "Эш урыным почта элемтәсе урнашкан бина янында гына. Эштән соң күп чакта почтага керергә өлгерми идем. Якында булгач, монда төш вакытында кереп чыгарга да була", - ди Надежда Красильникова.
Узган җомгада почта бүлекчәсенең ачылу тантанасында "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенең персонал белән идарә итү хезмәте җитәкчесе Владимир Никулин, Алабуга районара почтамты начальнигы Таһир Исмәгыйлев, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова катнашты.
"Татарстан почтасы" идарәсе почта элемтәсе бүлекчәләрен төзекләндерүне дәвам итә. Шуңа тәгаенләнгән программа нигезендә Татарстанда 1100дән артык бүлекчә төзекләндерелде инде. Быел реконструкцияләнгән 19 бүлекчә арасында Әгерҗенең 3нче почта элемтәсе бүлекчәсе дә бар. Көтеп алган бәйрәм белән котлыйм сезне", - диде Владимир Викторович. "Элек кеше почтага хат, телеграмма җибәрү өчен килгән булса, бүгенге көндә бүлекчәләрдә нинди генә хезмәт күрсәтелми?! 80 төрдән артык хезмәт күрсәтәләр бүген халыкка почта хезмәткәрләре. Поездга, хәтта самолетка билет та алып була хәзер почтада. Әгерҗенең район җитәкчелеге бу социаль тармакның мөһимлеген аңлап, почта хезмәтен һәрчак күз уңында тота", - дип дәвам итте Таһир Габдрахманович. "Төзекләндерелгәннән соң ачылган бу заманча бүлекчәне бүгенге почта элемтәсе бүлекчәләренең үрнәге дип атарга мөмкин. Хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлыклар тудырылган бу урынны халыкның да тиз арада үз итәчәгенә ышанам", - дип ассызыклады Резидә Әмировна да.
3нче почта элемтәсе бүлекчәсендә 6 кеше эшли. "Без халыкка барлык төр почта хезмәтләрен дә күрсәтергә әзер. Шулай ук күп кенә көнкүреш товарлары да тәкъдим итәбез. Интернеттан файдалану мөмкинлеге дә бар. Кредитлар да кабул итәбез. Хезмәткәрләребез: "Һәр кешегә - ачык йөз" дигән девиз куеп эшли", - ди бүлекчә начальнигы Альбина Хәбибуллина.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев