Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәр нәрсәнең җае бар

Хәзер сабыең тугач, өйдән дә чыкмый аны балалар бакчасына чиратка яздырырга була. ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталына керәсең дә, uslugi.tatar.ru сайтын җыеп, балалар бакчасына исәпкә басу дигән бүлектә балаң турында тиешле барлык мәгълүматны тутырасың. Шуннан чиратыңның кайчан җиткәнен Интернет аркылы гына күзәтеп торасың. Электрон чират ата-аналар өчен бик уңайлы....

Хәзер сабыең тугач, өйдән дә чыкмый аны балалар бакчасына чиратка яздырырга була. ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталына керәсең дә, uslugi.tatar.ru сайтын җыеп, балалар бакчасына исәпкә басу дигән бүлектә балаң турында тиешле барлык мәгълүматны тутырасың. Шуннан чиратыңның кайчан җиткәнен Интернет аркылы гына күзәтеп торасың.
Электрон чират ата-аналар өчен бик уңайлы. Ул коррупциягә юл куймый, ничек кенә теләсәң дә чиратны үзгәртеп булмый, бернинди "блат" белән дә баланы бакчага урнаштыра алмыйсың. Чөнки әлеге сайтта һәрнәрсә - Фән һәм мәгариф министрлыгы хезмәткәрләренең, ата-аналарның күз уңында. Мәсәлән, минем балам 9нчы бакчага 20нче сан астында чиратта тора, ди. Мин аның ун көндә, бер айда ничә баскычка алга күтәрелгәнен рәхәтләнеп күзәтеп тора алам. Һәм сез балалар бакчасы белән тәэмин ителәсез дигән язу чыккач район мәгариф бүлеге белгече Вәсилә Сафиуллинага мөрәҗәгать итәм.
Әмма сайт белән эшләүдә кыенлыклар юк түгел шул әле. "Ата-аналарның игътибарсызлыклары аркасында еш кына хаталар килеп чыга", - ди Вәсилә Гарәфетдиновна. Сайт эшли башлаган көннән алып электрон базага 1164 бала исәпкә алынган. Сайтта бөтен мәгълүмат: баланың исем-фамилиясе, туган көне, яшәү урыны, ата-ана турында белешмә күрсәтелә. Элек ата-ана яшәгән урынына якын берничә бакчаны сайларга хокуклы иде. Ә хәзер бары бер генә бакчаны күрсәтергә кирәк. "Зинһар өчен, балагызны урнаштырырга теләгән бөтен бакчаны да язмасагыз иде", - ди Вәсилә ханым. Тагын бернәрсәне игътибарга алыгыз: баланың сәламәтлеге буенча ихтыяҗ дигән бүлеккә сез бернәрсә дә куярга тиеш түгел. Чөнки бездә әле хәзергә авыру балалар өчен исәпләнгән бакчалар юк.
Кайберәүләр: "Нигә кемнәрнеңдер балалары, ташламалардан файдаланып, бакчага чиратсыз үтәләр?" дигән сорау бирәләр. Әйе, күп балалы гаиләләр, инвалид балалар яки ата-анасының берсе инвалид булса, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең, хәрби хезмәткәрләрнең, прокурор һәм тикшерү комитетында эшләүчеләрнең, судьяларның, Чернобыль АЭСында катнашучыларның балалары бакчага чиратсыз кабул ителергә хокуклы. "Әмма ата-аналарга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, Интернет аша чиратка баскач менә шул ташламага хокук бирүче документларны район мәгариф бүлегенә китерегез. Күп ата-аналар документларын вакытында китермәү сәбәпле, аларның балаларын исәпкә алу кичектерелә", - дип тагын бер кат искәртә белгеч.
Порталда балагыз, үзегез турында мәгълүмат тутырганда телефон номерын, адресны дөрес язу да мәҗбүри. Төп адрес белән вакытлыча яши торганын да күрсәтегез. "Без сез гариза язган көнне балагызны исәпкә алабыз. Аннан балагыз бакчага җибәрелә дигән язу чыккач, сез 30 көн эчендә мәгариф бүлегенә юллама алырга килергә тиеш. Кызганычка каршы, без күп ата-аналарны ай буе көтәбез дә, безнең вазифага кермәсә дә аннан аларны яшәү урыны буенча эзләп чыгабыз. Ләкин, кызганычка каршы, күбесен таба алмыйбыз. Я аларның адреслары дөрес булмый, я телефоннарын алмыйлар. Менә шулай сират күпере кичәргә мәҗбүр булабыз. Ә күпмедер вакыттан соң ата-ана "уянып" безгә килгәндә, соң була шул. Шул рәвешле, ата-ана яңадан чиратка язылырга мәҗбүр була. Шуннан өр-яңа баштан чират көтәргә туры килә. Хөрмәтле ата-аналар, балагыз турында сез үзегез кайгыртырга тиеш икәнне онытмасагыз иде", - дип мөрәҗәгать итә Вәсилә Гарәфетдиновна ата-аналарга.
Аннан порталга кергәндә, бик игътибарлы булу сорала. Кирәк-кирәкмәгән урыннарга басу һәм язу катгый тыела. "Бу көннәрдә генә дә миңа берничә эшне тикшерергә туры килде. Мәсәлән, берәү порталга "баламның чиратына үзгәреш кертелгән. Мәгариф бүлегендә сәбәбен аңлатмадылар, юллама да бирмәделәр" дип хат язган. Ә чынлыкта исә, бу ханымның баласына юллама 15 октябрьдә бирелгән булган. Өенә шалтыратып белешкәч, аның сайттагы ялгыш икенче бер урынга басканлыгы ачыкланды. Шундый ата-ана гаебе белән язылган хатларга аңлатмалар күп бирелә. Ә бу - безгә өстәмә эш", - ди белгеч.
Бу язманы укыгач, өйләрендә компьютер, Интернет булмаган ата-аналар аптырашта калмасыннар. Гаризаларны мәгариф бүлегендә Вәсилә Сафиуллина кулдан да кабул итә. Бары үзегез белән балагызның туу турында таныклыгын гына алып килү сорала. Быел районда 3-7 яшьлек балаларны бакчаларга урнаштырып бетерү бурычы куелды. Хәзерге вакытта тиздән ачылачак 7нче бакчага бу яшьтәге балалар өчен урыннар бар. Сабыегызны бөтен уңайлыклары булган өр-яңа бакчага йөртәсегез килсә, юллама алу өчен мәгариф бүлегенә килә аласыз. Әгәр гаризаны башка бакчага язган булсагыз да, чират көтмәгез. Калган бакчаларда буш урыннар юк. Шуңа күрә әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев