Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хыялымның тормышка ашкан чагы

    Әгерҗедә яшәүче Руслан һәм Зөһрә Ивановларның 2нче шәһәр мәктәбендә укучы кызлары Ксениянең бер елга Америкага укырга китүе турында хәбәр иткән идек инде. 15 яшьлек якташыбыз туган җирдән читтә, якыннарыннан бик еракта, океан артында ничек яши? Американнар тормышына ничек ияләшә? Без аннан чит илдәге тормышы турында язуын үтенгән идек. Сезнең игътибарга...

    Әгерҗедә яшәүче Руслан һәм Зөһрә Ивановларның 2нче шәһәр мәктәбендә укучы кызлары Ксениянең бер елга Америкага укырга китүе турында хәбәр иткән идек инде. 15 яшьлек якташыбыз туган җирдән читтә, якыннарыннан бик еракта, океан артында ничек яши? Американнар тормышына ничек ияләшә? Без аннан чит илдәге тормышы турында язуын үтенгән идек. Сезнең игътибарга Ксения ИВАНОВАның Америкадан язган хатын тәкъдим итәбез.
    "Исәнмесез, хөрмәтле якташларым, укытучыларым, сабакташларым, дусларым! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сау-сәламәт булыгыз, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Гомер буе хыялланыгыз, киләчәккә матур планнар корыгыз һәм аларны тормышка ашыру өчен омтылыгыз. Мин Америкада уку турында бик тә хыялланган идем һәм аның чынга ашуына сөенеп туялмыйм.
    Менә беренче тапкыр туган яктан читтә Яңа елны каршы алдым. Биредә ничек кенә яхшы булмасын, туган Әгерҗем, якыннарым, укытучыларым, дусларым сагындыра. Әле ярый, еш хәбәрләшеп тору өчен Интернет бар.
    Океан артында яши башлавыма да бишенче ай китте. Үз гомеремдә беренче тапкыр әти-әнидән, якыннарымнан аерылып бик еракка китү һич тә куркытмады мине дисәм, бәлки, ышанмассыз да. Ләкин бу, дөрестән дә, шулай. Чит илдә укыячагымны белгәч, ничек шатлануымны белсәгез иде... Мондый бәхет һәркемгә дә елмаймый бит.
    Самолеттан төшеп, тәүге тапкыр Америка җиренә аяк баскач та, мин моңа әле һаман ышанып җитмәдем, төш күрәмдер кебек тоелды. Ләкин аэропортка мине каршыларга булачак гаиләм килгәнен белгәч, айнып киткәндәй булдым. Чит ил тормышына ияләшү һич тә авыр булмады. Чөнки мине бу гаиләдә үз балалары кебек кабул иттеләр. Иң шаккатырганы - америкалыларның урамда да, кибеттә дә, башка җәмәгать урыннарында да бер-берсенә бик игътибарлы булулары һәм елмаеп торулары булды. Мәсәлән, урамда барганда ялгыш тиеп китсәләр, шунда ук гафу үтенәләр. Кибеткә керү белән үк биредәге хезмәткәрләр елмаеп каршыңа чыгалар, хәерле көн теләп үзләренең ярдәм итәргә әзер булуларын әйтәләр, товарларын алсын өчен бер алдыңа, бер артыңа төшәләр.
    Америка мәктәбе тормышына ияләшү дә авыр булмады. Биредә һәр укучы үзе теләгән фәнне сайлап укый. Шулай ук мәҗбүри фәннәр дә бар. Мин үзем теләгән 8 фәнне сайладым. Аеруча яратып өйрәнә торганнары - испан, инглиз телләре һәм рәсем. Америка тарихын бик яратып өйрәнәм. Әгерҗедә укыганда рәсем дәресенә исем китмәде. Моңа сәләтем дә, теләгем дә юк иде. Ә монда матур гына рәсем ясарга өйрәндем. Биредә укытучылар укучыга исем белән түгел, фамилия алдына "мистер" яки "мисс" сүзен кушып эндәшәләр. Мәктәпкә кесә телефоны йөртү катгый тыела. Дәресләр иртәнге 8дән 3кә кадәр. Дәресләр арасында тәнәфес нибары 3 минут. Ә төшке ашка ярты сәгать вакыт бирелә. Мәктәптә һәр укучыга киемен, дәреслекләрен саклау өчен аерым шкафлар (локер) куелган.
    Һәр укучының үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнүе мәҗбүри. Мәктәптә үткәрелә торган спорт ярышлары да Америка гимны белән башлана. Аны укучылар да, алар өчен җанатарга килүчеләр дә басып җырлыйлар. Американнарда патриотик хисләр көчле икәнен һәр йортка АКШ флагы эленүендә дә күрергә мөмкин.
    16 яше тулганнар мәктәпкә шәхси автомобилендә йөри. Аларга машина йөртү хокукы шушы яшьтән үк бирелә. Яшүсмерләр мәктәптә укыганда ук эшкә дә урнаша алалар. Вак-төякләр өчен үзләренең хезмәт хакларын тоталар. Гомумән, Америкада 18 яшьтән балалар ата-аналары белән яшәмиләр. Гаилә кормасалар да, фатирны арендага алып, эшкә урнашып үз көннәрен үзләре күрәләр. Бездәге кебек әти-әни җилкәсендә яшәү аларга хас сыйфат түгел. Америка гаиләсе баланы кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Шуңа күрә ата-ана 18 яше тулган баласын курыкмыйча мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәрә.
    Сезне мондагы халыкның туклану рәвеше дә кызыксындырадыр, мөгаен. Биредә кибетләрдә өй шартларында тиз генә әзерләү өчен ярымфабрикат ризыкларның күплегенә исләрем китә. Бигрәк тә туңдырылган пиццаның ниндиләре генә юк кибетләрдә. Һәр гаиләнең суыткычында мондый пицца тулып ята. Ашыгыч төстә кирәк икән, "микроволновка"га тыгып, 10-15 минут эчендә кайнар пицца белән сыйланырга мөмкин. Тиз генә пешереп алу өчен сыек белен камыры, гарнирга чипсы бик популяр монда. Хот-дог, гамбургерлар да - американнарның төп ризыклары. Икмәк-күмәч әйберләренең күптөрлелелеге дә таң калдырды. Ләкин аларны сатып алганда сак булырга, составында ниләр барын укырга кирәк. Күбесенә консервантлар һәм химик өстәмәләр кушылган.
    Бәйрәмнәрне бик күңелле үткәрәләр. Бу көнне, гадәттә, гаиләләре, туганнары белән белән җыелалар. Сыйланып, өстәл уеннары уйнап, җырлап утыралар. Америкага килгәннән бирле бер генә исерек кешене дә күргәнем юк. Бәйрәмнәрдә дә урамда тәртип бозып, исереп йөрүче юк. Халык бик әдәпле.
    Менә шулай американнар тормышы белән яшәп, вакытның узганын сизмим дә. Миңа океан арты тормышын күрергә ярдәм иткән Татарстан җитәкчелегенә мең рәхмәт. Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра торган төрле бәйгеләрдә, проектларда актив катнашыгыз, үзегезне төрле яклап сынап карагыз. Бәлки, чит илләргә китеп белем алу бәхете сезгә дә елмаер, яшьтәшләрем.
    Сау булыгыз, "Әгерҗе хәбәрләре"н укучы якташларым. Әгерҗе җирендә очрашканга кадәр!
    Америкадан сәламнәр белән Ксения Иванова".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: