Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чит ил кунаклары да таң калды

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе урман тармагы комитеты чираттагы 72нче сессиясен Казанда уздырды. Әлеге зур чарада "Кичке Таң" заказнигы инспекторлары да катнашты. Сессиягә 35 илдән 167 эксперт килгән иде. Дүрт көн дәвам иткән киңәшмәдә урманнарның ил экономикасына керткән өлеше, урман хуҗалыгы продукциясенең Россия һәм дөнья базарындагы урыны һәм башка...


Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе урман тармагы комитеты чираттагы 72нче сессиясен Казанда уздырды. Әлеге зур чарада "Кичке Таң" заказнигы инспекторлары да катнашты.
Сессиягә 35 илдән 167 эксперт килгән иде. Дүрт көн дәвам иткән киңәшмәдә урманнарның ил экономикасына керткән өлеше, урман хуҗалыгы продукциясенең Россия һәм дөнья базарындагы урыны һәм башка мөһим темаларга кагылышлы фикер алышулар булды.
Моннан тыш, Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә табигать байлыкларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Кошлар һәм җәнлекләрнең уникаль сөкәтләре (чучело), табигый байлыклар урнаштырылган беседка яныннан чит ил кунаклары битараф кына узмадылар. Аларның күбесе әлеге җәнлек һәм кошлар янына басып истәлеккә фотога да төште. Заказник территориясеннән җыелган җиләк һәм гөмбәләр, экологик чиста бал да алар күңеленә хуш килде.
Әһли ФӘЙЗУЛЛИН,
"Кичке Таң" заказнигы директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев