Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хөкүмәт мохтаҗларга гына ярдәм итәчәк

"Безнең район ата-аналары арасында 2014 елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләүләр артуы Казан, Чаллы шәһәрләрендәге кебек тавыш-гауга тудырмады. Ризасызлык белдерүчеләр булса да, нигездә, ата-аналар бөтен нәрсәгә бәяләр артып торганда сабые көне буе караулы, тамагы тук булсын өчен шартларның хаклары күтәрелүне аңлыйлар. Өстәвенә, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан өстәмә ярдәм дә булачак...

"Безнең район ата-аналары арасында 2014 елның 1 январеннан балалар бакчалары өчен түләүләр артуы Казан, Чаллы шәһәрләрендәге кебек тавыш-гауга тудырмады. Ризасызлык белдерүчеләр булса да, нигездә, ата-аналар бөтен нәрсәгә бәяләр артып торганда сабые көне буе караулы, тамагы тук булсын өчен шартларның хаклары күтәрелүне аңлыйлар. Өстәвенә, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан өстәмә ярдәм дә булачак бит", - ди Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе директоры Эльвира Зәйнетдинова.

Бу сүзләрнең хаклыгына без балалар бакчаларында ата-аналарга түләүдәге үзгәрешләрне, өстәмә ярдәмнең нечкәлекләрен аңлатуга багышланган җыелышларда да инандык. Әлеге җыелышларда ата-аналар тарафыннан күтәрелгән кайбер сорауларга җавапларны газета аша тагын бер тапкыр аңлатып үтәргә булдык.

Баланы бакчада тоту өчен аена күпме акча сарыф ителә?
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, республикада бер баланы бакчада тоту өчен аена 9 мең сум акча тотыла. "Мәгариф турында"гы иске закон нигезендә ата-ана бу чыгымнарның 20 процентка якынын гына түли иде. Ә быелның 1 сентябреннән гамәлгә кергән "Россия Федерациясендәге мәгариф турында"гы закон буенча баланы тотылган чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе - тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү өчен финанс чыгымнарын республика бюджеты күтәрә. Икенчесе - коммуналь хезмәтләр өчен район бюджетыннан түләнә. Өченче өлеше - балаларны караган өчен ата-ана түләгән акча. Моңа балаларны ашату, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, ашарга әзерләү блогы һәм техник хезмәткәрләргә хезмәт хакы чыгымнары керә.

Компенсацияне керемгә карап билгеләү ата-аналарны ярлыларга һәм байларга бүлү була түгелме?
Әйе, өстәмә компенсация гаиләдә җан башына туры килгән керемгә карап түләнәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, бакчага түләүләр Россиянең бөтен төбәгендә күтәрелсә дә өстәмә түләү әлегә фәкать Татарстанда гына каралган. Ә бу өстәмә компенсация һәркемгә адреслы төстә биреләчәк. Дәүләт мохтаҗ булганнарга гына ярдәм итәчәк. Гаиләдә җан башына айлык керем 20 мең сумнан артып китә икән, сабые өчен түләү көченнән килмимени? Байлар бу очракта чыгымнарны тулысынча үзләре түләргә тиеш. Ә керем күләменә бәйле булмаган моңарчы түләнгән федераль компенсация барлык ата-аналарга да түләнәчәк. Ул беренче бала өчен - 20, икенчесенә - 50, өченче балага 70 процент күләмендә саклана.
Компенсация җан башына айлык керемнең күләменә дә бәйле. Бер кешегә 10 мең сумга кадәр, аннан 10 меңнән 15 меңгә кадәр һәм 15 меңнән 20 меңгә кадәр өстәмә компенсация төрлечә булачак.

Бер йортта яшәүче әби-бабайларның пенсиясе керемгә исәпләнәме?

Әлбәттә. Әгәр алар сезнең адрес буенча теркәлгән булсалар, пенсияләре гаилә кеременә исәпкә алына.

Бакчага йөрүче инвалид балалар өчен түләргә кирәкме?

Физик мөмкинлекләре чикле, ятим, туберкулез авырулы балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналардан акча алынмый.

Әгәр айлык керем берничә айдан 20 меңнән кимеп китсә, өстәмә компенсациягә дәгъва кылырга буламы?
Керем күләме күпмедер вакыттан кимеп китсә, документлар белән мөрәҗәгать итәргә була.

Өстәмә компенсация өчен документларны кайчанга кадәр кабул итәләр?
Документлар 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. Ләкин Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе хезмәткәрләре документлар тапшыруны соңгы көнгә кадәр калдырмауны сорыйлар.

Бакчада нинди хезмәтләр бушлай һәм ниндиләре түләүле?
Яңа закон нигезендә мәктәпкәчә белем бирүне беренче тапкыр гомуми белемнең беренче баскычы буларак керттеләр. Музыка, физкультура, математика, сөйләм үсеше - болар барысы да балага бушлай өйрәтелә һәм республика казнасы субвенцияләре хисабыннан түләнелә. Моннан тыш, бакчада түләүле түгәрәкләр булырга мөмкин. Монысы фәкать ата-ана ризалыгы белән генә күрсәтелә. Министр әйткәнчә, ата-ана түләве артса да, түгәрәкләрнең бәясе артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев