Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чүпкә батабыз, ахры

Россиянең иң зур бәлаләренең берсе юлсызлык, дибез. Моңа чүплекләрне дә өстәргә кирәктер. Чөнки чүп түгү урыннары да үзәккә үткән проблемаларның берсенә әверелә бара. Узган атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе әгъзалары, профилактик рейд белән районның Кичкетаң, Кырынды, Көчек, Тирсә, Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл җирлекләрендә булып, андагы чүплекләрнең торышы белән танышып кайтты....

Россиянең иң зур бәлаләренең берсе юлсызлык, дибез. Моңа чүплекләрне дә өстәргә кирәктер. Чөнки чүп түгү урыннары да үзәккә үткән проблемаларның берсенә әверелә бара.
Узган атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе әгъзалары, профилактик рейд белән районның Кичкетаң, Кырынды, Көчек, Тирсә, Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл җирлекләрендә булып, андагы чүплекләрнең торышы белән танышып кайтты.
Комиссия һәр авыл җирлегендә дә бер-ике санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклады. Бераз алга китеп, шунысын ассызыклау кирәктер: Кичкетаң, Кырынды, Көчек, Тирсә авыл җирлекләре башлыклары инде моннан берничә ел чүп түгү урыннарын законлаштыру артыннан йөри башлаганнар иде. Тик бу эш бик зур финанс чыгымнары таләп иткәнлектән, ярты юлда тукталып калырга мәҗбүр булдылар алар.
- Чаллы экологлары безгә чүпне Әгерҗе полигонына илтергә кушалар. Тик бу эшнең нинди бәягә төшәчәген беркем дә күзалламый, - ди урынлы борчылып, Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев. Әлеге җирлекнең чүп түгү урыны элеккеге ком карьерына урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы чүплек тирәсен һәрдаим эттереп, тәртипкә китереп торуга зур игътибар бирә.
Кырынды җирлегендә исә ике чүплек бар: берсе - зират тирәсендә, икенчесе - карьерда. Зират янындагысын ябарга җыеналар. Ә менә карьердагысы авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан. "Чүплеккә кадәр барырга ерак дип, халык чүбен башка урыннарга ташлый башламасмы икән?" - дигән сорау белән җирлек башлыгы Илназ Закировка мөрәҗәгать иткәч:
- Халыкны кисәтеп, аңлату эшләре алып барырга тырышабыз инде, - диде ул. Сүз уңаеннан: авылларда гражданнар җыеннары узганда да җирлек башлыклары һәрчак авылдашларына чүпне тиешле урынга түгәргә кирәклеге турында аңлаталар. Тик күпләр моны кирәккә санамыйча, чүпләрен теләсә кая түгүне дәвам итәләр. Бигрәк тә халыкның чүпләрен елга, урман буйларына, посадкаларга чыгарып ташлавы йөрәкне әрнетә. Югыйсә, елга буе табигатьнең иң матур урыннарының берсе бит. Элек-электән халык анда ял итәргә, аның матурлыгы белән хозурланырга килгән. Ә хәзер кайбер елга тирәләренә якын бару да куркыныч. Урман посадкалары да чүп түгү өчен утыртылмаган. Агачлар - безне сулар һава белән тәэмин итүчеләр. Посадкага да кеше саф һава сулар, гөмбә җыяр өчен йөри. Тик якын киләчәктә кайбер посадкалар аша үтеп йөрү дә кыенлашыр, мөгаен. Беренчедән, аяк астындагы чүп йөрергә комачауласа, икенчедән, тын алуы авырлашыр.
Көчек һәм Тирсә авыл җирекләрендә дә икешәр зур чүп түгү урыны бар.
- Хәзер авыл халкы агач ботакларына кадәр чүплеккә чыгарып түгә, башкасын әйткән дә юк. Элек аны мунча ягарга файдаланалар иде. Ә хәзер күпләрнең мунчасында да газ, - ди Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов.
Ә менә Тирсә җирлегендә чүплек тирәсен тәртипкә китерү буенча күптән түгел өмә уздырганнар.
- Чүплеккә бик күп полиэтилен әйберләр ташлана. Ә аларны җил әллә кайларга очырып алып китә. Шуңа чүплек тирәсендәге басулар полиэтилен капчыклар белән тулы. Өмә барышында, нигездә, шуларны җыйдык, - ди Тирсә башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.
Сарсак-Омга җирлегендә бер гектардан артык мәйданга җәелгән чүплек Тәбәрле белән ике арадагы юл буеннан ерак түгел урнашкан. Хәер, чүплек асфальт юл буеннан ук башлана дисәк, дөреслеккә күбрәк туры килер. Юл буенда гына булгач, капчыкларын машинадан гына ыргыталар. Шәһәр халкы да авылга кайтышлый чүбен шунда гына ташлап китә икән.
- Әнә шундый тәртипсезләрне ачыклау ниятеннән көненә ничә тапкыр килеп китәбез микән чүплек тирәсенә? Без килгән чакта шундый очракка тап булсак, чүпләрен тиешле урынына алып барып ташлауны таләп итәбез. Тик көне буе биредә сакта торып булмый бит. Төн йокыларын качыра торган проблемага әйләнде инде бу чүплек, - ди Сарсак-Омга җирлеге башлыгы Анатолий Касьянов. Чыннан да, биредә төн йокылары качарлык шул: юл буеннан ук башланган чүпне җил кайларга гына таратмаган?! Уңга карасаң да - чүп, сулга карасаң да - шулай ук.
Иж-Бәйки халкы да чүпне элекке фермалар тирәсенә түгүне гадәткә керткән. Югыйсә, шуннан ерак түгел чүп түгү урыны да бар. Фермалар ташландык булгач, чүпне дә шунда гына ыргытырга мөмкин дип уйлыйлардыр инде.
- Якын көннәрдә әлеге чүплек территориясен тәртипкә китерәчәкбез. Моның өчен техника сөйләштек. Шуннан соң халык бирегә ташламас дип өметләнәм, - ди Иж-Бубый җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин һәр авыл җирлеге башлыгына чүплекләрне өч көн эчендә тәртипкә китерү буенча язма гаризалар калдырды. Бу таләп үтәлмәгән очракта берткемә төзелеп, штрафлар салыначак. Тик хикмәт штрафта гына түгел бит. Законлы булмаса да, һәр авыл җирлегендә дә чүп түгәр өчен билгеләнгән урыннар бар. Әлеге чүплекләр тирәсен тәртиптә тоту, аларны бер өемгә туплау, чүпне кая түгәргә икәнлеге хакында халык арасында аңлату эшләре алып бару - авыл җирлекләре башлыклары җаваплылыгында. Тик болар үтәлеп тә, халык чүпне теләсә кая түгүен дәвам итсә, авылларыбыз чүплек уртасында калмас микән?! Чүпне махсус билгеләнгән урынга алып барып түгүне һәркем үзеннән башласа, бу хакта күршесенә дә аңлатса, күпкә нәтиҗәлерәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев