Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чын йөрәктән

Бүгенге татар эстрадасында артистлар "буа буарлык" булса да, күңел барыбер үзебезнекен - "Тугызбуй" төркеме концертларын көтеп ала. Район Мәдәният сараенда Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге әлеге төркем концерты тамашачыларга яз бәйрәме бүләк итте. Табигать нәкъ менә җанлылыкка омтылган, кояш нурлары күңелләрне иркәләгән бер көндә артистларның дәртле чыгышлары тагын да кәефләрне күтәрде. Чынлап...

Бүгенге татар эстрадасында артистлар "буа буарлык" булса да, күңел барыбер үзебезнекен - "Тугызбуй" төркеме концертларын көтеп ала.

Район Мәдәният сараенда Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге әлеге төркем концерты тамашачыларга яз бәйрәме бүләк итте. Табигать нәкъ менә җанлылыкка омтылган, кояш нурлары күңелләрне иркәләгән бер көндә артистларның дәртле чыгышлары тагын да кәефләрне күтәрде. Чынлап та, уникенче сезон концерт программасы башкаларыннан шактый аерыла иде: яңа башкаручылар, дәртле биюләр, үзләре иҗат иткән яңа җырлар... Артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, костюмнары турында әйтеп тә тормыйм. Барысы да төптән уйланылган, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп эшләнгән.

Фәнис сәхнәгә чыгуга тамашачы аны көчле алкышларга күмде. Соңгы елларда җыр текстларын да, аларга көйләрне дә иҗат итүче, тамашачы хозурына да үзе җиткерүче Фәнис концертны "Чын йөрәктән" исемле өр-яңа җыры белән башлап җибәрде. Әле күптән түгел генә Мамадышта "Ел ир-аты" бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясаганда Кырындыдан Рәфинә Сабирҗанова белән бергәләп иҗат иткән "Оныттырмадың" дигән җырына дәрәҗәле жюри әгъзалары югары бәя куйганнар иде. Әгерҗе тамашачысы да бу җырны яратып кабул итте. Җыр авторы Рәфинә Фәнискә чәчәкләр тапшырырга сәхнәгә күтәрелгәч тә алкышлар тынмады.

Яз, яз сулышы, яз кояшы... Әлбәттә, бу ел фасылына багышлап никадәр җыр иҗат ителгән. Программада да яз турында "Ак чәчәкләр", "Шомырт чәчәкләре" җырлары яңгырады. Соңгы вакытта сәхнәдән югалып торган Рәйсә Фәррахованы да тамашачы сагынган. Концертта җәмәгате Фәнис белән дуэт башкарган, үзе генә дә җырлаган Алияне дә җылы кабул иттеләр. Ә менә Ямурза авылы егете Артур Сәләхетдиновның Әгерҗе сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясавы иде. Көчле, моңлы тавышы белән әсир итте ул. Артур киләчәктә дә якташларын матур җырлары белән сөендерер әле дигән теләктә калабыз. Ә сәхнәдә ут уйнатучы Алабуга мәдәният училищесы студентлары Альберт белән Юлияның хәрәкәтләренә күз иярмәде. Альберт узган елгы концертта да шаккатырган иде, бу юлы да биюләре искитмәле булды. Төркемнең алыштыргысыз алып баручысы Рәфилә Рәсулева концертны тирән мәгънәле шигырьләре белән баетты. Тавыш операторы Флүр Фәррахов та - төркем оешкан көннән бирле коллективта. Аның турында: "Ул - безнең уң кулыбыз", - диләр.

  • "Тугызбуй" концерты була икән дигән хәбәрне ишеткәч, ике дә уйламый юлга чыктык. Фәнис белән Алияне бик хөрмәт итәбез. Улыбыз Венер Сәлимовның әле күптән түгел чыккан тәүге дискысына Фәнис иҗат иткән алты җыр керде. Аларны Венер Татарстанда гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә җырлый, - ди Кырындыдан Алмазия ханым.

Сәхнәгә күтәрелгән мәдәният ветераны Наил ага Нәбиуллин, бик күп шигырьләр авторы Рушания Байтимерова да "Тугызбуй" җыр коллективына уңышлар теләделәр.

"Тугызбуй" артистлары Ижау тамашасына да яңа концерт программаларын тәкъдим иттелрәр. Ут күршеләребез дә аларны бик җылы каршы алдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев