Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чыршы кисүчеләргә ау башлана

Яңа ел бәйрәмен өй түрендә балкып утырган яшел чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Тик чыршыга балта күтәргәнче, законсыз гамәлнең ни белән бетәчәге турында тагын бер кат уйлагыз. Әгәр кемдер: "Мин урманнан бер чыршы кисеп алып кайтканнан әллә ни булмас әле" дип җиңел генә фикер йөртә икән - ялгыша....


Яңа ел бәйрәмен өй түрендә балкып утырган яшел чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Тик чыршыга балта күтәргәнче, законсыз гамәлнең ни белән бетәчәге турында тагын бер кат уйлагыз.

Әгәр кемдер: "Мин урманнан бер чыршы кисеп алып кайтканнан әллә ни булмас әле" дип җиңел генә фикер йөртә икән - ялгыша. Агачны берничә минут эчендә кисәргә мөмкин, ә менә аны үстерү өчен еллар кирәк. Шуңа күрә агачны законсыз кисүчеләргә зур гына күләмдә штрафлар каралган. Штрафтан тыш, һәр киселгән агач өчен тагын 2500 сум түләргә туры киләчәк. Ә ике агачтан күбрәк кисүчеләрне җинаять җаваплылыгы да көтә.
Ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисүчеләрне ачыклау, җаваплылыкка тарту максатыннан Әгерҗе ураманчылыгы хезмәткәрләре быел да полиция вәкилләре белән берлектә рейдларга чыгалар.
"Мондый катгый чаралар күрелгәч, быел чыршысыз калырбыз инде" дип уйларга ашыкмагыз. Яшел гүзәлләрне "Әгерҗе урманы" учреждениесеннән һәм урман участоклары арендаторларыннан сатып алырга мөмкин. Шәһәр һәм район халкын чыршылар белән тәэмин итү өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре аларны әзерләү урыннарын барлап куйдылар инде. Болар - махсус плантацияләр, электр линияләре астында урнашкан һәм башка шундый табигатькә зыян китерми торган урыннар.
Ә иң кулае - кибеттән ясалма чыршы алу. Аларның ниндиләре генә юк хәзер. Кибеттәге чыршылар озак еллар өегезне дә бизәр, табигатькә дә зыян килмәс.

Чыршыны законсыз кискән өчен:
Физик затларга - 3-4 мең сум,
Вазифаи затларга - 20-40 мең сум,
Юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Андрей МУРЗАНАЕВ,
урман саклау инженеры.

Белешмә.
"Әгерҗе урманы" учреждениесендә чыршылар сатыла башлады инде. Яшел гүзәлләрне Нариманов урамының 4нче йортында урнашкан әлеге оешмадан сатып алырга була. Чыршыларны ял көннәрендә базарда да сатачаклар. Белешмәләр өчен телефон - 22842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев