Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Терлек симертү пункты ачылды

"Нәүрүз" ширкәтенең "Кадыбаш" бүлекчәсендә "Ангус", "Шароле" нәселле ит бозаулары өчен сентябрь ахырында 800 башка исәпләнгән симертү пункты төзелгән иде. Хәзер монда агрофирма бүлекчәләреннән җыелган 6 айдан алып бер яшькә кадәрге 430 баш терлек бар. Авырлыклары да төрлечә: 2 центнердан артып киткәннәре дә шактый. Аның үзенчәлеге шунда: биредә бозаулар ел әйләнәсе...

"Нәүрүз" ширкәтенең "Кадыбаш" бүлекчәсендә "Ангус", "Шароле" нәселле ит бозаулары өчен сентябрь ахырында 800 башка исәпләнгән симертү пункты төзелгән иде.
Хәзер монда агрофирма бүлекчәләреннән җыелган 6 айдан алып бер яшькә кадәрге 430 баш терлек бар. Авырлыклары да төрлечә: 2 центнердан артып киткәннәре дә шактый. Аның үзенчәлеге шунда: биредә бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр.
- Нәселле үгезләр белән бергә хәзергә әле "Холмагор" токымлы бозаулар да бар биредә. Киләчәктә аларны бетерәчәкбез. Биредә бары ит токымлы үгезләр генә калачак. Аларны симертү отышлы булачак. Бу нәселле бозаулар көнгә 800-900 граммга арталар, - ди III участок директоры Мәхтүр Нуриев.
- Үтәгән фермасында яңа туган бозаулар 6 айга кадәр әниләрен имеп тәрбияләнәләр. Аларның сау-сәламәт үсүенә күп еллар бозау караучы булып эшләүче Фәнзирә Әминева, Рәшидә Шәйхетдинова зур тырышлык куялар. Аннан соң әниләрен имгән бозаулар яхшы үсәләр. 6 айлык вакытта инде аларның авырлыклары бер яшьлекләрнеке кебек була. Җәй көне көтүгә дә бергә чыгарабыз. Соңыннан үгез бозауларны аерып әлеге Кадыбаштагы симертү пунктына җибәрәбез, - ди Үтәгән фермасы мөдире Ринат Дәүләтшин.
Урамда яңгырлы көз булса да, бозаулар көр күренәләр. Әнә, тракторчы Ринат Якупов алар алдына сенаж, силос, он, тоз кушылып ясалган катнашманы таратып чыкты. Бер җепкә тезгәндәй үгезләр катнашманы ашый да башладылар. Тамаклары туйгач эскертләп өелгән печән белән салам янына елыштылар. Кышкы кар-бураннарда, салкыннарда да бозаулар шуның җылысына ышыкланып яшәячәкләр икән. Бер читтәрәк су эчә торган аерым урыннары да бар.
- Халык ялкау түгел бездә. Быел терлек азыгын III участокта мулдан әзерләдек. Алдагы елга да запас калачак дип торабыз, - ди Мәхтүр Мансур улы. Авыл хезмәтчәннәренең фермада булсынга дип эшләгәннәрен үзебез дә күрдек. Монда яшь белгеч Касай фермасы мөдире Алмаз Солтановның да тырышлыгы зур. Җитәкчеләр аның эшне оештыра белүен мактап телгә алдылар.
Яшьләр калага "шуганда" Алмазның авылда калуы гадҗәпләндерә дә, шул ук вакытта соклану хисләре дә уята.
- Әти вафат булгач, аның машинасын иярләдем. Аннан өйдә төп хуҗа да, әнигә, быел Алабугага укырга киткән сеңлемә дә төп терәк мин. Без балачактан маллар арасында кайнашып үстек. Әни гомер буе сыер сауды. Мәктәптә укыганда аның янына еш кына булышырга бара идем. Шуңа күрә ферма мөдире эшенең җаваплылыгын тулысынча аңлыйм, - ди Алмаз.
Атчылар Фәнис Хәкимов, Рөстәм Гыйззәтуллин, Радик Гафаров та - үз эшенең осталары. "Нинди эш кушсаң да, барысын да булдыралар", - ди алар турында ферма мөдире.
Күптән түгел "Ак Барс" Холдинг компаниясенең төрле районнардагы белгечләре өчен III участокта семинар уздырганнар иде. Алар да биредәге симертү пунктындагы, шартлар, эшләре белән якыннан таныштылар һәм уңай тәэсирләр белән таралыштылар.
- Кадыбашта, әнә шулай, нәселле үгезләр симертеп ит җитештерүне арттыруга өмет зур, - Мәхтүр Нуриев.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев