Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Син – ялгыз түгел

    Россия почтасы октябрь аенда "Син - ялгыз түгел" акциясе игълан иткән иде. Ай дәвамында һәркем, Картлар йортларында яшәүчеләргә хатлар язып, открыткалар, күчтәнәчләр җибәреп, ялгыз өлкәннәрне сөендерә ала иде. Әгерҗедәге коррекцион мәктәп- интернатның 7нче, 1нче гимназиянең 11нче сыйныф һәм 3нче мәктәп укучылары бу акциядә активлык күрсәттеләр. Алар ясаган рәсемнәрне, кул эшләрен,...

    Россия почтасы октябрь аенда "Син - ялгыз түгел" акциясе игълан иткән иде. Ай дәвамында һәркем, Картлар йортларында яшәүчеләргә хатлар язып, открыткалар, күчтәнәчләр җибәреп, ялгыз өлкәннәрне сөендерә ала иде.
    Әгерҗедәге коррекцион мәктәп- интернатның 7нче, 1нче гимназиянең 11нче сыйныф һәм 3нче мәктәп укучылары бу акциядә активлык күрсәттеләр. Алар ясаган рәсемнәрне, кул эшләрен, хатларны район почта элемтәсе хезмәткәрләре Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Чистай Картлар йортларына җибәрделәр. Бу картлар йортларында безнең якташлар да бар.
    Бу акциягә кушылып, Әгерҗе эшмәкәре күчтәнәчләр алып, Чаллы Картлар йортында гомер көзләрен үткәрүче райондашларыбызның хәлен белеп кайтты. Бу турыда - газетаның алдагы санында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: