Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сыра эчсәң, штраф түлисең

1 июльдән җәмәгать урыннарында сыра эчүчеләргә штраф түләргә туры киләчәк. Җәмәгать урыннарына нәрсәләр керә соң? Болар - балалар мәйданчыклары, ишегаллары, подъездлар, вокзал-тукталышлар, стадионнар, Мәдәният йортлары, җәмәгать транспорты, белем бирү һәм сәламәтләндерү оешмалары... Әгерҗенең Җиңү скверы да искәрмә түгел. Югыйсә, анда бик еш кулына сыра шешәсе тоткан егетләрне генә түгел, кызларны...

1 июльдән җәмәгать урыннарында сыра эчүчеләргә штраф түләргә туры киләчәк.
Җәмәгать урыннарына нәрсәләр керә соң? Болар - балалар мәйданчыклары, ишегаллары, подъездлар, вокзал-тукталышлар, стадионнар, Мәдәният йортлары, җәмәгать транспорты, белем бирү һәм сәламәтләндерү оешмалары... Әгерҗенең Җиңү скверы да искәрмә түгел. Югыйсә, анда бик еш кулына сыра шешәсе тоткан егетләрне генә түгел, кызларны да күрергә була. Кайчак яшүсмерләр дә, "текәлекләрен" күрсәтергә теләпме, шешәсеннән генә күтәреп эчәләр сыраны. Моның "текәлек" билгесе түгел, ә рухи зәгыйфьлек билгесе икәнлеген, бәлки, кесәләренә "суга" башлагач аңларлар. Ә җәмәгать урыннары бихисап бит. Аларга һәр кеше дә ирекле рәвештә кереп-чыгып йөри ала торган урыннар керә. 1 июльдән нәкъ менә шундый урыннарда сыра эчеп торучыларны полиция хезмәткәрләре административ җаваплылыкка, ягъни штрафка тартачак. Аның күләме - 300 сумга кадәр.
Шулай ук 1 июльдән составында 5 һәм аннан күбрәк процент этил спирты булган сыра һәм сыра эчемлекләрне кичке 10нан иртәнге 10га кадәр сату тыела. Әлеге законга буйсынмаган сатучыларга 1,5 мең ярымнан алып 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Ә аларның җитәкчеләренә 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф яный.
Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатучыларга таләпләр дә катгый. Мондый сатучыларга җитәкчеләре белән бергәләп закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев