Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Социаль яклауда – яңалыклар

Татарстанда халыкны социаль яклау системасы елдан-ел камилләшә. Әле күптән түгел генә аерым категория гражданнарга өстәмә социаль ярдәм алу хокукын бирүче тагын берничә закон гамәлгә керде. Кайбер төр социаль ярдәмнән файдалануда да яңалыклар бар. Алар турында тулырак сөйләвен үтенеп, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек. - Сания Хәсәновна,...

Татарстанда халыкны социаль яклау системасы елдан-ел камилләшә. Әле күптән түгел генә аерым категория гражданнарга өстәмә социаль ярдәм алу хокукын бирүче тагын берничә закон гамәлгә керде. Кайбер төр социаль ярдәмнән файдалануда да яңалыклар бар. Алар турында тулырак сөйләвен үтенеп, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Сания Хәсәновна, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 6 апреленнән даими кайгыртуга мохтаҗ булган инвалид балага ай саен өстәмә акча түләнәчәк, диләр.
- Әлеге айлык акчалата компенсация 18 яшькә кадәрле инвалид балаларга шәхси тернәкләндерү программасында (ИПР) "үзенә үзе хезмәт күрсәтү буенча III дәрәҗә чикләве бар" дигән сүзләр язылган очракта гына бирелә. Күләме - 7538 сумнан (балага бер ярым яшәү минимумы күләме) гаиләнең уртача керемен алгач калган аерма. Ул уртача 2350 сум булыр дип көтелә. Компенсация алыр өчен түбәндәге шартларның да үтәлүе зарур: баланы әнисе, әтисе йә опека органнары тарафыннан билгеләнгән опекун, ягъни законлы вәкил тәрбияли һәм ул Пенсия фонды аша баланы караган өчен 1200 сум күләмендә компенсация түләве ала. Тагын бер мөһим шарт: гаиләнең уртача кереме һәр әгъзасенә 7538 сумнан артмаска тиеш. Мондый пособие бер елга билгеләнә. Әлеге компенсацияне билгеләүгә кагылышлы сорауларны безнең хезмәткәрләргә телефон аша да бирергә була: 24233(шәһәр халкы өчен), 22832 (авыл халкы өчен).
- "Хәрби хезмәткәрләргә акчалата һәм өстәмә социаль ярдәм чаралары турында"гы Федераль законга да үзгәрешләр кертелгән икән. Алар нидән гыйбарәт?
- Әлеге үзгәрешләр хәрби хезмәттә инвалид булып калган яки вафат булганнарга ай саен пособие түләүгә кагыла. Бу түләүләр хәрби сборларга чакырылып, хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килгән һәм инвалид булып калган гражданнарга тәгаенләнгән. Айлык түләүләр I группа инвалидлар өчен - 14, II группа инвалидлар өчен - 7, III группа инвалидлар өчен 2800 сум. Тагын бер нечкәлек: инвалид үлгән очракта айлык компенсация гаилә әгъзаләренә бүленә. Аның күләме айлык компенсация күләмен гаилә әгъзаләре санына (вафат булган инвалидны да кертеп) бүлгәннән килеп чыга. Моңа кагылышлы нечкәлекләр бик күп. Белешмәләр өчен телефон - 22951.
- Социаль ярдәмне алу өчен төрле белешмәләр җыярга да кирәктер бит....
- Моңа кадәр гади генә белешмә алу өчен дә теге яки бу оешмаларда "су буе" чират торырга туры килә иде. "Электрон хөкүмәт" проекты кысаларында тиздән инвалидлык срогын озайтучылар районнарындагы социаль яклау органына белешмә тапшырып йөрмәячәк. Бу инвалидлыкны озайтучыларга гына кагыла. Беренче тапкыр инвалидлык алучылар белешмәләрне социаль яклау органына китереп тапшырырга тиеш. Күптән түгел генә бер ханым нәкъ шушы мәсьәлә буенча килгән иде. 5нче кабинетка кереп, тернәкләндерү чаралары алу өчен белешмәләрен тапшырган, ә менә субсидия билгели торган 1нче кабинетка кереп тормаган. Ике айдан шалтыратып, ни өчен аңа субсидия түләнмәве белән кызыксынды. Тиешле документлар тапшырылмагач, без ничек субсидия билгели алабыз?!
Бу яңалык балалар бакчасына түләүгә компенсация алучы әти-әниләргә дә кагыла. Әйтик, тору урынын алыштыру сәбәпле, яңа адрес буенча социаль яклау идарәсенә компенсация алу өчен белешмәләр тапшырып торырга кирәк булмаячак. Тик бу чит республикалардан күчеп килүчеләргә кагылмый. Бу үзгәрешләр озакламый гамәлгә керер дип көтелә.
Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев