Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сөенергәме, сөенмәскәме...

Гадәттә, яңа елның беренче көненнән үк газга, утка һәм ягулыкка бәяләр артуга ияләнеп беткән идек бугай инде. Ә 2014 елның 1 январенда тарифлар артмаска тиеш дигән сүзләр йөри. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен быел тарифлар уртача 8,7 процентка артты. Россия Хөкүмәте киләсе елның беренче яртыеллыгында газ, ут, ягулык өчен тарифларны арттыруны кичектереп...


Гадәттә, яңа елның беренче көненнән үк газга, утка һәм ягулыкка бәяләр артуга ияләнеп беткән идек бугай инде. Ә 2014 елның 1 январенда тарифлар артмаска тиеш дигән сүзләр йөри.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен быел тарифлар уртача 8,7 процентка артты. Россия Хөкүмәте киләсе елның беренче яртыеллыгында газ, ут, ягулык өчен тарифларны арттыруны кичектереп тормакчы була. Шул уңайдан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бу мөһим мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты. Сентябрь ахырында федераль бюджет проектын караганда ук әлеге мәсьәлә буенча да уңай карар кабул ителер дип көтелә.
Ләкин шунысы да бар, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарифларның алдагы өч елга фаразларын бастырып чыгарган иде. Андагы саннарга күз салсаң, киләсе елга тариф бәяләре якынча 10 процентка артырга тиеш. Тарифларны 2014 елның 1 январеннан арттыруны кичектереп торсалар, киләсе елның икенче яртыеллыгында газга, утка бәяләр күпмегә артыр икән? Менә шунысы сагайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев