Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Солдатка китәр чак җитте

1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен районда үткәрелә торган чараларга чакырып 200 яшүсмергә чакыру кәгазе җибәрелде. Аларның 44е көзге чакырылышта солдат киеме киячәк. Хәрби хезмәткә иң беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләр чакырыла. Өйләнгән...

1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен районда үткәрелә торган чараларга чакырып 200 яшүсмергә чакыру кәгазе җибәрелде. Аларның 44е көзге чакырылышта солдат киеме киячәк.
Хәрби хезмәткә иң беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләр чакырыла. Өйләнгән һәм баласы булган ир-егетләр гадәттә Үзәк хәрби округы частьләрендә хезмәт итәләр һәм быел да шулай булачак.
Быел Россия Федерациясе Саклану министрлыгы хәрби хезмәткә китүчеләргә сюрприз әзерләде. Һәр егеткә банк картасы ачыла һәм анда ай саен 2 мең, ә ятимнәргә 3 мең сум акча күчереләчәк. Бу счетны солдатның әти-әнисе, туганнары, дуслары да тулыландырып тора ала. Ә Татарстан Хөкүмәте булачак солдатларга кесә телефоны һәм иң кирәкле әйберләр салынган сумка бүләк итә.
Хәзер Татарстан Хәрби комиссариатында тиздән солдат шинеле киячәк егетләр һәм аларның ата-аналары өчен "кайнар линия" эшли башлады. Сорауларыгыз булса, эш көннәрендә 8(843)5703156 телефоны буенча шалтырата аласыз. Шулай ук Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасына да шалтыратырга мөмкин: тел. 8(843)2642351. Хәрби хезмәткә чакыру буенча проблемагыз катлаулы икән, Хәрби прокуратурага хат язып җибәрергә була.
Соңгы елларда сау-сәламәт егетләр хәрби хезмәткә үзләре теләп китәләр. Ләкин хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр дә очрый әле. Бигрәк тә күрше Удмуртиягә эшкә китеп, бу турыда хәрби комиссариат бүлегенә хәбәр итмичә кыенлык тудыралар. Хәрби хезмәт үтү - һәр егетнең изге бурычы ул. Чын егет авырлыклар алдында куркып калмаска тиеш. Армиядән чыныгып, чын ир-егет булып, тормышны аңларга, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп кайтканнарга көндәлек тормышта очраган проблемаларны чишү барыбер җиңелрәк. Еллар узгач та әтиләрегез, бабайларыгыз кебек мин солдатта булдым дип горурланып әйтерлек булсын иде.
Районнан хәрби хезмәткә беренче төркем.... китәчәк.
Илгиз ГАЛИЕВ,
ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев