Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөт җыялар җырлый-җырлый

    Моннан 15 ел элек шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны Рәис-Нәзирә МӨХӘММӘДИЕВларга ышанып тапшырган Исәнбай авыл җирлеге Советының ул вакыттагы рәисе Вилин Шәйхетдинов ялгышмый. Бүгенгә кадәр бу гаилә армый-талмый әлеге хезмәтне намус белән башкара. Күп авылларда сыерлар саны кими, халык күбрәк кәҗә асрауга күчте дип чаң суксалар да, Исәнбайда әле сөтлебикәләр саны...

    Моннан 15 ел элек шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны Рәис-Нәзирә МӨХӘММӘДИЕВларга ышанып тапшырган Исәнбай авыл җирлеге Советының ул вакыттагы рәисе Вилин Шәйхетдинов ялгышмый. Бүгенгә кадәр бу гаилә армый-талмый әлеге хезмәтне намус белән башкара.
    Күп авылларда сыерлар саны кими, халык күбрәк кәҗә асрауга күчте дип чаң суксалар да, Исәнбайда әле сөтлебикәләр саны - 140. Кайбер хуҗалыкларда 2-3 баш сыер асраучылар да бар. Узган ел, мәсәлән, Котдус Шәмсетдинов - 15430, Илшат Тукманов - 13605, Минрахман Шәрипов - 11220, Әнвәр Шәрәфиев 7125, Рәфис Шәрипов хуҗалыклары 7080 литр сөт тапшырып гаилә бюджетына шактый гына баетканнар. Менә шулай, эш башлаган елларда өйдән-өйгә йөреп көнгә нибары 200 литр сөт җыйган Мөхәммәдиевларның эше бүген гөрләп бара. "Һәр эш тә сабырлык, зур тырышлык таләп итә. Без һәр көнне иртәнге сәгать 4тән - аяк өстендә. Үзебезнең сыерны савып бетерүгә хатын-кызлар шау-гөр килеп сөт китерә башлыйлар инде. Башлана хәл сорашу, яңалыклар белешү. Бөтен авыл хәбәрен сөт җыйган вакытта ишетәсең дә инде", - ди Нәзирә ханым көлеп.
    Сөт тапшыручы авылдашлары белән бәхәскә кереп эшләмиләр алар. Әмма сөтнең майлылыгын тикшергәндә су, коры сөт кушканнарын белсәләр, андыйларга каты гына итеп кисәтү ясарга да туры килгәли. Бер тапкыр "бүреге янган" кеше икенче тапкыр мондый адымга барырга җөрьәт итәме соң инде?!
    Әти-әниләренең иң зур терәге - уллары Рамил һәм Рәзил. Олы уллары Рамил, авылдашы Гөлнара белән тормыш корып, Нәзирә белән Рәисне әбиле-бабайлы итәргә дә өлгергән. Аерым яшәсәләр дә, Рамил һәр иртәне туган йортына ашыга. Сөт җыюда да иң зур таяныч Рамил. "Улларыбыз шәһәр тормышына кызыкмадылар. Кечкенәдән безгә ияреп эшкә өйрәнделәр. Хәзер авылның бер башында - без, икенче башында малайлар халыктан сөт җыялар. Абзардагы малларыбыз да - алар өстендә. Шәһәргә китегез, яшьтәшләрегез авылда калмый бит дип үгетләсәк тә, җиңә алмадык үзләрен", - ди Рәис абый. Чын авыл тормышы белән янып яшәүче егетләрнең кулыннан бар да килә. "Улларыбыз булмаса, абзар тутырып мал-туар да асрый алмас, аларга кышка азык та әзерләргә көч җитмәс иде. Ә малайларның көчләре ташып тора, аларга күз дә иярми. Тракторны да иярлиләр, кирәк икән, машинада да эшлиләр", - ди Рәис абый.
    Узган ел ахырында Әлмәттә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә багышланган киңәшмәдә Рәис Мөхәммәдиев та катнашты. Һәм ул оештырган "Дуслык" кооперативы "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшен нәтиҗәле оештырганы өчен" номинациясе җиңүчесе булды. Рәис абый ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.
    1 марттан Мөхәммәдиевлар халыктан җыелган сөтне Тирсә эшмәкәре Равил Харисовка тапшыра башладылар. Һәр иртәне Харисовлар машинасы килеп сөтне алып китә. 1 литр сөткә 11 сум белән исәп-хисап ясыйлар. "Харисовлар белән эшләве күпкә җиңел. Хәзерге вакытта көн саен алар бездән 700-800 литр сөт алып китәләр. Алар да, без дә, халык та бик канәгать", - ди Рәис абый.
    ...Таң сызылып килә. Өйдән Рәис абыйның җырлый-җырлый чыгып килгәне ишетелә. Һәр эшне җыр сузып башлый ул. Шул рәвешле, үзенең дә, якыннарының да кәефен күтәрә. Ә андый вакытта рәхәтләнеп эшлисе генә килә.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: