Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сөткә бәя үсә

"Халыктан җыйган сөтне сөт эшкәртү предприятиеләренә 17-18 сум белән тапшырсалар да, кайбер сөт җыючылар авыл кешесенә нибары 11-12 сум гына түлиләр. Нәфеснең чиге юк. Шуңа күрә авыл апае-агае мең газап белән җитештергән сөтне мондый түбән бәядән җыюга чик куябыз. Сөт җыючылар алдына барлык авылларда да халыктан сөтне 14 сумнан да...

"Халыктан җыйган сөтне сөт эшкәртү предприятиеләренә 17-18 сум белән тапшырсалар да, кайбер сөт җыючылар авыл кешесенә нибары 11-12 сум гына түлиләр. Нәфеснең чиге юк. Шуңа күрә авыл апае-агае мең газап белән җитештергән сөтне мондый түбән бәядән җыюга чик куябыз. Сөт җыючылар алдына барлык авылларда да халыктан сөтне 14 сумнан да ким булмаган бәя белән сатып алу бурычын куйдык", - диде район башлыгы Валерий Макаров киңәшмәдә.
Халыктан сөт җыюны тәртипкә салу һәм киләчәктә районда сөт эшкәртүне үстерү максатында район җитәкчелеге элекке Әгерҗе сөт заводы базасында "ӘГЕРҖЕ СӨТЕ" дигән яңа җәмгыять ачу инициативасы белән чыкты. Аның җитәкчесе итеп 25 яшьлек Чаллы эшмәкәре Айрат Харис улы ШӘРӘФУЛЛИН билгеләнде. Ул Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
Бу атнада район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләрне "Әгерҗе сөте" предприятиесе җитәкчесе белән таныштырдылар. Шул уңайдан сөт җыючылар алдына куелган яңа таләпләрне җиткерделәр.
- Иң беренче таләп - халыктан сөтне бүген 14 сум белән җыю. Ләкин бу чик түгел. Сезнең тарафтан "Әгерҗе сөте"нә сөт тапшыру арткан саен алар бу бәяне арттырырга вәгъдә бирәләр. Предприятиенең директоры Айрат Шәрәфуллин башта 10 көн саен, соңыннан айга ике тапкыр халык белән исәп-хисап ясап барачакларын белдерә, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. - Шул ук вакытта сөт сатучы авыл халкына да әйтәсе сүзем бар. Сөтнең майлылыгы 3,4тән ким булмаска тиеш. Шул чагында гына сөткә 14 сум белән түләнәчәк. Моннан тыш, салым органнарында теркәлмичә сөт җыючыларга да киртә куячакбыз. Сөт җыеп, акча эшләргә телисез икән, эшмәкәр буларак теркәлү мәҗбүри, - дип дәвам итте ул.
Икенче таләп - сөт җыючылар районыбыз авылларында җыйган сөтне "Әгерҗе сөте"нә тапшырырга тиеш.
Яңа предприятиенең авыллардан сөт җыю өчен 4 машинасы бар. Алар һәр көнне иртәнге сәгать 5тә авылларга чыгып китәчәкләр. Сөт сатарга теләүчеләр булганда кече авылларга да керү мөмкинлекләре бар.
Айрат Шәрәфуллиннан киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
- Элекке сөт-май комбинаты бүген ташландык хәлдә диярлек. Без әлегә сөт җыеп, аның сыйфатын тикшереп, суытып Чаллыга озату белән шөгыльләнәчәкбез. Әлегә бездә 8 кеше генә эшли. Киләчәктә эш урыннары да артачак. Мәктәп-бакчаларны, хастаханәләрне сөт белән тәэмин итү дә планыбызга кергән. Ә хәзергә биредә бик күп реконструкция эшләре башкарырга, яңа җиһазлар сатып алырга кирәк әле безгә. Киләчәктә сөт ризыклары җитештереп, район халкын экологик чиста продукциябез белән тәэмин итү планы белән эшебезне башлап җибәрәбез, - диде "Әгерҗе сөте" директоры.
Хәерле сәгатьтә булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев