Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Совхоз ветераннары – кунакта

"Әгерҗе" совхозы беткәнгә 10 елга якын вакыт узса да, төрле тармакларда эшләгән ветераннар аның гөрләп торган вакытларын әле дә сагынып искә алалар. 90нчы елларда Әгерҗегә килеп төпләнгән, совхозда төзелеш эшләре башкарган, өлкән буынны һәрчак хөрмәт итеп яшәүче, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынып торучы, кирәк чакта әле дә ярдәм кулы сузучы эшмәкәр...

"Әгерҗе" совхозы беткәнгә 10 елга якын вакыт узса да, төрле тармакларда эшләгән ветераннар аның гөрләп торган вакытларын әле дә сагынып искә алалар. 90нчы елларда Әгерҗегә килеп төпләнгән, совхозда төзелеш эшләре башкарган, өлкән буынны һәрчак хөрмәт итеп яшәүче, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынып торучы, кирәк чакта әле дә ярдәм кулы сузучы эшмәкәр Айкас Туманян Өлкәннәр көнендә совхоз ветераннарын "Загород" кафесына чәйгә дәште.
"Бирегә шатланып-сөенеп килдек. Чакыру кәгазе тараткан көнне үк күлмәкләребезне, ак яулыкларны әзерләп куйдык. Совхоз таралгач, берничә ел 105нче училищега бәйрәмгә чакырдылар. Ул 27нче училищега күчкәч, совхоз ветераннарына социаль яклау идарәсе әзерләгән күчтәнәчләрне өйгә генә алып килделәр. Ә менә быел безгә бәхет елмайды. Безне хөрмәтләп чакырган Айкаска чын күңелебездән рәхмәт!" - диделәр абый-апалар.
Заманында совхозда гөрләтеп эшләгән, бер гаилә кебек дус булган ветераннарның сөйләшер сүзләре күп җыелган иде. Кайсы гына темага әңгәмә корсалар да, сүз һаман эшләгән елларга барып тоташты. Сагындырган шул ул еллар. Аякларында - резин итек, өсләрендә кара эш халаты булса да, күңелләре көр, эшкә дәртләре ташып торган яшь чаклары бит ул аларның. Шушы апа-абыйлар тырышлыгы белән совхозның гөрләп торган чаклары бар иде шул! "Сыер, тана, куян, сарык, дуңгыз фермалары... 800 гектар чәчүлек җире... Тегермән, балалар бакчасы, медпукт, китапханә, клуб... Совхозда 200дән артык кеше эшләде. Җитәкчеләребез Леонид Яркунов, Равил Хәбибуллин, Илфат Хаҗиев, Альберт Кадыйргулов эшләгән елларны сагынып искә алабыз. 1973 елгы урып-җыюда республикада беренче урын яулавыбыз, шул елны 5 хезмәт хакы күләмендә премия белән бүләкләнүебез онытыламы соң инде?! Җитәкчеләребез тырышлыгы белән эшчеләргә ике катлы йортлар төзелде, өйләргә су керде, юлларга асфальт түшәлде. Язгы кыр эшләреннән гөрләтеп үз Сабан туебызны уздыра идек", - дип искә алды ул елларны бухгалтер булып эшләгән Венера Абдуллина.
"Җитәкчеләребез эшләгән кешенең кадерен белделәр. Шәхси хуҗалыкларда да абзар тутырып мал асрадык. Көтүгә 130дан артык сыер чыга, абзарда тагын 2-3 баш мөгезле эре терлек кала торган иде. Рәис янына печән, салам, он сорап кергәндә гел ярдәм иттеләр", - дип кушыла аңа медпуктта шәфкать туташы булып эшләгән Ләйсән Моратова.
Әнә алар, терлекчелектә эшләгән Зәйтүнә Мөхәммәтдинова, Лена Баһавиева, Зоя Артамонова, Флүр Гыйззәтуллин, Асия-Равил Гәрәевлар, Любовь Терентьева, Юрий Юкачев, тимерче Равил Насыйков, бухгалтер Алсу Латыйпова. "Балаларыбыз өчен дә борчылмадык. Балалар бакчасы кичке сәгать 9-10га кадәр эшли иде. Ә аннан соң җыйнаулашып клубка да бара идек. Яшь чак бит, рәхәтләнеп күңел ачтык", - диделәр ветераннар.
"Хәзер генә ул күршедәге хәлне дә бер атнадан соң беләбез. Ә ул елларда көтү куганда совхоздагы, Әгерҗедәге бар яңалык ишетелә иде", - дип өсти Ләйсән апа.
...Район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән хөрмәтле ветераннарны халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина котлады, аларга сәламәтлек, бәхетле гомер көзе теләде. Айкас Туманянның да аларга әйтер сүзләре күп иде: "Безне кечкенәдән гаиләдә өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Тирә-юнебездә менә шундый оптимист, ачык йөзле абый-апалар булганга бәхетле без. Бәйрәм белән сезне! Картаймагыз, сез әле безгә кирәк!" - диде ул.
Ә Асия апа Гәрәевага ул аерым рәхмәтләрен җиткерде: "Асия апа мине күргән саен хәлләремне сораша, бәйрәмнәр белән котлый, хәтта туган көнемне дә онытмый. Ә күчтәнәчкә биргән чәк-чәкләренең тәме телне йотарлык була. Рәхмәт Сезгә!" - диде ул.
Мул табын артында ветераннар рәхәтләнеп сыйландылар, хатирәләр яңарттылар. Яшьлек җырларын да искә төшерделәр, тыпырдап биеп тә алдылар. Ә ахырдан кафе хуҗасы аларга акчалата бүләкләр дә тапшырды. "Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә Айкасның "Юк!" дигәнен ишетмәссең. Һәрвакыт өлкәннәргә игътибарлы, бик тә мәрхәмәтле ул. Безгә күрсәткән игелекләре өчен Ходай үзен олыласын", - диделәр ветераннар мәҗлестән таралышканда.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев