Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сез – халык яклаучысы

Полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Татарстанда террорлык һәм экстремистлык куркынычы булу сәбәпле, киңәшмә район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәтнең мөрәҗәгате белән башланды. Биектау районында ваһһабчыларның куркыныч җинаятькә әзерләнүләре безне дә бик сау, уяу булырга чакыра. Хәлим хәзрәт, район халкына да мөрәҗәгать итеп, "традицион булмаган дин агымына юлыксагыз, тиз арада полициянең...

Полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар.
Татарстанда террорлык һәм экстремистлык куркынычы булу сәбәпле, киңәшмә район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәтнең мөрәҗәгате белән башланды. Биектау районында ваһһабчыларның куркыныч җинаятькә әзерләнүләре безне дә бик сау, уяу булырга чакыра. Хәлим хәзрәт, район халкына да мөрәҗәгать итеп, "традицион булмаган дин агымына юлыксагыз, тиз арада полициянең дежур частена шалтыратыгыз", - ди.
Аннан соң бүлек начальнигы Азат Мусин узган елгы эшләренә тукталды. 2011 ел эчке эшләр бүлеге тарихына зур үзгәртеп корулар елы буларак кереп калды. Милициянең полициягә үзгәртелүе, шәхси составны аттестацияләү, штат кыскартылуы - болар барысы да хокук тәртибе сагында торучыларның эшен катлауландырды. Шулай булса да, Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре начар эшләделәр дияргә нигез юк. Еллык эш нәтиҗәләре буенча безнекеләр - Татарстандагы 15 подразделение арасында җиденче урында.
Җинаятьчелек районда 11,2 процентка кимегән. Барлыгы 318 җинаять теркәлгән. Талаулар, машина урлаулар, ут төртүләрнең дә кимүе күзәтелә. Әмма кеше үтерүләр 2010 елга караганда арткан (3тән 5кә кадәр). Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча күрсәткеч (87,3 процент) уртача республиканыкыннан югары һәм Татарстанда бу линия буенча безнекеләр - беренче урында. Кеше үтерү, машина куу, көчләү, явызларча һөҗүм итү кебек җинаятьләрнең барысы да ачылган.
Шул ук ваыктта юлларда аварияләр һәм яшүсмерләр арасында җинаять кылулар арткан. Узган ел район юлларында 10 кешенең гомере өзелгән. Бигрәк тә, шәһәрнең К.Маркс, Гагарин, Вокзальная урамнарында, Әгерҗе -Красный бор юлының 27, 29, 73нче километрларында аварияләр еш була. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов бу урыннарда Видеофиксация приборларын ешрак кулланырга тәкъдим итте. Ул мәгариф учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауны тагын да активлаштырырга чакырды. Яңа юллар төзү белән бергә гаишникларга эш тагын да катлаулана. Райондагы 500 километр юлны нибары биш хезмәткәр контрольдә тота.ТР Эчке эшләр министрлыгыннан килгән белгеч Наил Гарифуллин 2013 елда Казанда Универсиада үткәрелү уңаеннан бәлки штат арттырылыр дип өметләндерде.
Районда һәр унберенче җинаять үсмерләр тарафыннан кылынган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы Сергей Трепалин авыр гаиләләргә ешрак рейдлар үткәрергә, мәктәпләрдә түгәрәк өстәлләр оештырырга кирәклегенә басым ясады.
Район прокуроры элек хөкем ителгәннәр тарафыннан җинаятьләр еш кабатлануына борчылуын белдерде. "Төрмәдән азат ителеп кайтканнарны аеруча ныклы контрольдә тотарга кирәк", - диде ул.
Киңәшмәгә йомгак ясау чыгышында Наил Гарифуллин полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаятьләр кылу кебек күренешләр артуы турында сөйләде һәм Әгерҗе районы хокук сакчыларын менә шундый күренешләрдән сак булырга, полиция исеменә тап төшермәскә, халык ышанычын акларга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев