Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Су басты

Март башында ишеп-ишеп кар яуганда, авыл картлары: "Кыш буе кар булмады, җир нык туңды. Бу кар бик тиз эри башласа, су басачак безне. Чөнки язгы су туңган җиргә сеңәргә өлгермәячәк. Күрәселәр алда әле...", - дигәннәр иде. Күпне күргән авыл агайларының сүзе хак булды. 10 апрельдә авылларны су баса башлады. "Бу...

Март башында ишеп-ишеп кар яуганда, авыл картлары: "Кыш буе кар булмады, җир нык туңды. Бу кар бик тиз эри башласа, су басачак безне. Чөнки язгы су туңган җиргә сеңәргә өлгермәячәк. Күрәселәр алда әле...", - дигәннәр иде. Күпне күргән авыл агайларының сүзе хак булды. 10 апрельдә авылларны су баса башлады.
"Бу көнне көндезге сәгать 12 белән 3 арасында су бер метрга күтәрелде. Һава температурасы кинәт күтәрелү сәбәпле, язгы ташу кинәт башланды, - ди МЧСның янгын сүндерү часте начальнигы Рәшид Мастикаев. - Боз китү вакыты җитмәде әле. Ә кар кинәт бик тиз эри башлагач, урмандагы, басу-кырлардагы кар суы боз астына китте һәм елгалар ярларыннан тулып ага башлады. Калын боз тиз генә эри алмый", - дип дәвам итә ул. Халык исә нигә МЧС калын боз катламын шартлатмый дип сорый. "Беренчедән, авыл эчендә боз шартлату тыела. Икенчедән, әгәр шартлатсак, калын боз кисәкләре кимендә ярты километрга агып, бөке ясаячаклар. Бу исә тагын да күп авылларны су басачак дигән сүз", - ди Р. Мастикаев.
Пәнҗешәмбе көнгә, ягъни газетаны типографиягә басарга җибәрер алдыннан су ташу буенча районда хәлләр ничек иде соң?
Су ташу бигрәк тә Иж-Бубый халкына зур зыян китерде. Бубый елгасы ярларыннан чыгып, 74 хуҗалыкны басты. Халык хайваннарын верандага, чормага күчерде. МЧС хезмәткәрләре авылга ике көймә китерделәр һәм алар биредә тәүлек әйләнәсе дежур итәләр. Кешеләрне өйләреннән коры җиргә көймәдә ташыйлар. Йөри алмаганнарга азык-төлек алып кайтып бирәләр. "Мин Ижевская урамында яшим. Ишегалдыбызда су - билдән", - ди Надежда Артемьева. Су баскан җирләрдән чыгучы ир-егетләр - барысы да "болотный" резин иткләрдән. "Безне ел саен диярлек су баса. Ләкин быелгысы кебек сирәк була. Мондый ташу 1979, 1988 һәм 90нчы елларда булган иде", - дип искә алалар ирләр.
Биектау авылы янындагы автомобиль юлы да су астында калды. Биредә Мувижа елгасы ярларыннан чыккан. Автомобиль юлының ике ягы да диңгезне хәтерләтә. "ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт. Су баса башлау белән аларның дүрт экипажы килеп җитте. Менделеев ягыннан юлны яптылар. Төнлә дә сак эшләде биредә. Юлдан килүче машиналарны сак кына чыгарып тордылар. "Брус" юл төзелеше предприятиесе техника белән ярдәмгә килеп җитте. Бик күп вак таш ташыдылар. "Бу көннәрдә биредә бөтен хезмәт тә көчәйтелгән режимда эшли. Район җитәкчелеге хәлне, халыкка ярдәм оештыруны ныклы контрольдә тота", - ди Мастикаев.
Мордывый авылында да байтак хуҗалыклар су басудан зыян күрде. Кадрәк, Мадык күперләрен су алып китте, , Ямурза янында юл да шактый зыян күрде. "Брус" юлларны торгызу буенча ашыгыч чаралар күрә.
Әгерҗенең үзендә зур ташулар әлегә юк. МЧС хезмәткәрләре ике сәгать саен Әгерҗе елгасының яр буйларын, якын-тирә урамнарны тикшереп торалар. Шулай да Боз сарае артында өч йортны су басты, дип хәбәр иттеләр МЧС хезмәткәрләре. Хәзер анда кар сулары белән көрәштә "Хитачи" япон техникасы эшли.
Районда су басу зонасында калган халыкны эвакуацияләү буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. Хуҗалыкларын су баскан Иж-Бубый халкын эвакуацияләү өчен мәктәптә урыннар әзерләнгән иде. Әмма халык йортларын ташлап китмибез дип баш тартты. Әгерҗедәге 3нче мәктәптә дә эвакуация пункты оештырылды. Биредә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су басудан зыян күргән халыкны кабул итәчәкләр.
Табигать әнә шулай безне сыный. Әмма без бергә булганда, район җитәкчелеге халыкка ярдәм итәргә әзер торганда табигать сынауларына бирешмәс безнең халык. Бигрәк тә узган елгы шартлауларда зур чыныгу алган әгерҗелеләргә су басу ул кадәр куркыныч түгел кебек. Әмма шулай да тизрәк су ташулар артта калсын иде инде.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев