Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сугым чоры башланды

Ниһаять, зарыгып көткән ап-ак карлы кыш та килде. Ә бу - авылларда каз-үрдәк һәм эре малны сую башланды дигән сүз. Кышка кергәндә мал сую - авылда иң күңелле, шатлыклы мәшәкать ул. Гаиләңә, каладагы балаларыңа дип тәрбияләп үстергән үгез-тананы сую, аның ите ничек, күпме чыгу гаиләдәге һәркем өчен кызык һәм мөһим,...

Ниһаять, зарыгып көткән ап-ак карлы кыш та килде. Ә бу - авылларда каз-үрдәк һәм эре малны сую башланды дигән сүз.
Кышка кергәндә мал сую - авылда иң күңелле, шатлыклы мәшәкать ул. Гаиләңә, каладагы балаларыңа дип тәрбияләп үстергән үгез-тананы сую, аның ите ничек, күпме чыгу гаиләдәге һәркем өчен кызык һәм мөһим, әлбәттә. Узган ял көннәрендә бик күпләр мал чалып, аны эшкәртеп, итен урнаштыру белән мәшгуль булды. Гадәттә, мал суярга шәһәрдән балалар кайта, хуҗа үзе чалырга булдырмаса, кулы җиңел һәм кулы тәмле мал чалу остасын алдан ук белешеп куя. Ә андый оста сугымчылар авылларда әллә ни күп тә булмый. Кайбер гаиләләрдә малны эшкәртеп бетергәч, арт һәм ал саннары ничә кило тарта, гомумән, ите күпме чыкты икән дип үлчәп, кәгазьгә теркәп кую һәм аны башка еллар белән чагыштыру гадәте дә бар. Сугым чорында күрше-күлән арасында "Фәләннең үгезе 3 центнер килгән" яки "түбән оч Галиләрнең таналары быел әллә ни мактанырлык булмаган" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кыскасы, сугым чоры гаилә өчен күңелле мәшәкатьле гаилә бәйрәменә әверелә.
Ә бит без бәләкәй чакларда мал суюның борынгыдан килгән матур йолалары бар иде. Ир-егетләр малның эчәгесен чыгаргач, күрше, туган апалар җыелышып эчәге эшкәртәләр, без күрше кызлары белән аларга булышып йөри идек. Эчәкләр чиста булсын дип аларны елгага алып төшеп бәкедә чайкыйлар, ә без аларны ап-ак карга салып, рәхәтләнеп таптый идек. Кышын үпкә, йөрәк, бәрәңге, суган кушып, эчәктән пешерелгән бөккәннең тәмлелеген белсәгез иде... Кайбер авылларда аны "эчәге тәкәсе", дип тә атыйлар. Ә хәзер эре малның эчәгесен эшкәртүче дә бик сирәк, ахры. Бер туганыбыз: "Эчәкләрне түгел, хайванның эч маен да алган юк хәзер, бакча артында калдырабыз да кошлар рәхәтләнеп ашыйлар", - ди. Шул бала чактагы эчәге тәкәсе искә төште дә бер пешерерлек кенә булса да базардан эчәге сатып алыйм дигән идем. Базарда сату итүче бер удмурт апа көлде генә:
- Эчәгене эшкәртүче дә, сатып алучы да юк инде хәзер, кызым, - диде.
Мал суйган көнне кичен күрше авыллардан туган-тумачаны, күрше-күләнне ашка җыю да сагынып сөйләргә генә калды хәзер.
Ничек кенә булса да, хәләл көчегезне куеп үстергән малларыгызның итен якыннарыгыз белән исән-сау булып, бергәләп ашарга язсын.
Бу көннәрдә шәһәр халкы авылда тәрбияләп ашатып суйган терлек итен кышка күпләп алуны хуп күрә. Сугым чорында авылларда итнең бәясе күпме тора соң? Малның арт санының (боты) бер килосы - уртача 220 сум. Кайбер авылларда 230 сум сораучылар да бар. Ә менә Исәнбай якларында 200 сум белән Әгерҗегә өеңә китереп бирергә дә риза кайберәүләр.
Мал тиресен дә төрле бәяләрдән җыялар эшмәкәрләр. Ул 20-30 сум тирәсендә тирбәлә.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев