Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сугышчыларга акча өләшәләр, диләр...

    ТНВ каналындагы "Хәбәрләр" тапшыруында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Сугышта катнашканнарга шул чорда саклык кенәгәләренә хезмәт хакы җыелып барылган, шул акчаларны хәзер балаларына, оныкларына алырга мөмкин" дигән сүзләр яңгыраган иде. Бу хәбәр халык арасында бик тиз таралды. Редакциягә "бу акчаны ничек алырга була?" дип сорап мөрәҗәгать...

    ТНВ каналындагы "Хәбәрләр" тапшыруында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Сугышта катнашканнарга шул чорда саклык кенәгәләренә хезмәт хакы җыелып барылган, шул акчаларны хәзер балаларына, оныкларына алырга мөмкин" дигән сүзләр яңгыраган иде. Бу хәбәр халык арасында бик тиз таралды. Редакциягә "бу акчаны ничек алырга була?" дип сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булды. Бу сорауга җавапны "Шәһри Казан" газетасының 6нчы санында басылган Чулпан Нәҗипова язмасында табарга була. Газета укучыларыбызга әлеге язманың кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.
    Баксаң, Бөек Ватан сугышында туган илен яклап көрәшкән һәр солдатка кертем кенәгәләре ачылган булган, ягъни һәр сугышчыга хезмәт хакы исәпләнеп барган. Сугышта катнашучыларның хезмәт хакы шул кенәгәләргә җыелып барган. Әмма бу турыда белүчеләр исә бармак белән санарлык кына була. Сугыш кырында үлеп калган солдатларның бу турыда хәбәрдар булмавы аңлашыла әле, ә нигә соң туган йортларына исән-сау кайткан сугыш батырларының да күбесенең түләнеп барган хезмәт хакы турында ишеткәннәре юк. Әлеге яңалык турында тәфсилләбрәк Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире Михаил ЧЕРЕПАНОВ сөйләде.
    Акчалар күктән төшмәгән
    - Үткән елның октябрь аенда мин Мәскәүгә Федерация Советына киңәшмәгә барган идем. Анда Архангельскидан Солдат.ру сайтына нигез салучы Игорь Ивлев атлы кеше үзенең уникаль ачыш ясавы турында сөйләде. Ул, күп еллар архивларда казынып, менә нәрсәгә тап булган: 1942 елда СССРның Оборона халык комиссариаты структурасында СССР Дәүләт банкының кыр учреждениеләре барлыкка килә. Шушы оешма тарафыннан 1942 елның июленнән сугышта катнашучыларның һәрберсенә фронтта хезмәт хакы түләнеп барылган һәм аларга акча салу кенәгәләре ачылган булган. Сугыш тәмамланганда, кенәгәләр хисабында барлыгы 4 миллиардка якын акча хуҗаларына түләнмичә калган. Кемдер сугыш кырында үлеп калган, кемдер тоткынлыкка эләккән һәм башкалар. Ә бит 1942 елда ук Оборона наркомы урынбасары Андрей Хрулевның йөкләмәсе буенча, хәрбинең үлеменнән соң яки хәбәрсез югалганнан соң, аның гаиләсенә үлү таныклыгы белән бергә кенәгә яки аңа түләнергә тиешле акча турында белешмә дә җибәрелергә тиеш булган. Ләкин бу эшләнми һәм кертем кенәгәләре хакында белүче кеше булмый. Әмма банк әлеге акчаларга җаваплы карый: сугышта катнашучыларның хезмәт хакы әле дә Россия Үзәк банкы фондларында җыелып ята. Акчалар еллар үтү белән индексацияләнә. Элек җыелып калган 4 миллиардка якын акча бүген, билгеле инде, аның кадәр генә түгел, - дип сөйли Михаил Валерьевич.
    Акчаларны ничек алырга?
    Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның кенәгәләрендә җыелып калган акчаларны аларның туганнарына, варисларына бирү турында сүз бара. Сугышта катнашып һәлак булган кешенең хезмәт хакын аның балалары, оныклары һәм башкалар алырга хаклы. Ләкин моның өчен иң элек менә нәрсәне ачыкларга кирәк: сугышчыга кертем кенәгәсе ачылган булганмы-юкмы. Бу сорауга җавап алу өчен Россия үзәк Банкына (Россия үзәк банкы, Красноармейское кыр учреждениесе, 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12) билгеле бер кешенең кертем кенәгәсе булганмы дигән сорау белән хат юлларга кирәк.
    Ләкин иң мөһиме: хатта солдатның кайсы хәрби частьта хезмәт итүен төгәл күрсәтү мөһим. Ә исем-фамилия буенча гына банк белешмә бирми. Әмма шунысы да бар: сугыш кырында һәлак булган солдатның кайда хезмәт итүен ачыклау - бүгенге көндә бик катлаулы һәм озак вакыт таләп итә торган эш. Моның өчен архивларга мөрәҗәгать итәргә, хәрби комиссариат һәм башкалар белән эшләргә кирәк. Банктан уңай җавап килә икән, суд аша үзеңнең туган тиешле кеше икәнеңне исбатлап, аннан соң инде акчаларны алырга да мөмкин. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарның, нигездә, хәрби билетлары үзләре белән була, анда исә аның кайда хезмәт итүе турында мәгълүмат бирелә. Алар да банкка хат юллый ала. Сугыштан кайтканнарның да, әгәр дә аңа кертем кенәгәсе ачылган булса һәм әлегә кадәр ул аны алмаган булса, бүгенге көндә хезмәт хакын алу мөмкинлеге бар.
    Хәбәрсез югалган - һәлак булганмы?
    Бүгенге көндә Татарстанда 360 мең кеше сугыштан кире әйләнеп кайтмаган, шуның 180 меңгә якыны - хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күпчелеген эзләтмәгәннәр дә. Хәбәрсез югалган солдатларны бүгенгәчә үлгән дип танымаганнар. Шуңа күрә аларның туганнарына иң элек, банкка хат юллау өчен, аларның һәлак булганлыкларын исбатларга кирәк. Чөнки бер яктан караганда, хәбәрсез югалган булып санала икән, ул акчаны үзе килеп алырга тиеш. Икенче яктан, бүгенгә кадәр бер хәбәре булмаган кешенең исән булуы икеле. Менә шундый ябык боҗра килеп чыга. "Сугыштан кире әйләнеп кайтмагач, димәк, ул үлгән булып чыга бит инде. Әйдәгез, аларны юридик яктан да үлгәннәр дип исәплик. Дөньяның башка бөтен дәүләтләре шулай эшләде. Нигә әле безгә дә барлык хәбәрсез югалган солдатларны үлгәннәр дип кабул итмәскә? Моның өчен әллә ниләр эшәргә кирәкми бит. Югалган кешене үлгән дип һәр районның судьясы игълан итә ала", - ди Михаил Валерьевич.
    Кайдан эзләргә?
    Хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау үзе энә белән кое казуга тиң. Татар исем-фамилияле кешеләргә аеруча кыенга туры килә, ди Михаил Черепанов, чөнки аларның исем-фамилияләре нинди генә вариантларга үзгәртелеп бетмәгән. Гайфуллинны кәгазьгә Райфуллин дип теркәгәннәр, Әмирханов бөтенләй Американовка әйләнгән. Рус исемнәрен дә нинди генә формаларда язмаганнар. Владимир исемен хәтта биш төрле вариантта яза алганнар. Шуңа күрә хәбәрсез югалган туганыңны күпме эзләп тә таба алмау куркынычы да бар. "Без соңгы биш ел эчендә 20 меңгә якын хәбәрсез югалган ватандашыбызның үлгән урынын ачыклый алдык. Әлеге мәгълүмат 2006 елда ОБД (берләштерелгән мәгълүматлар базасы) Мемориал сайтында (www.obd-memorial.ru) урнаштырылды. Теләгән һәр кеше әлеге сайтка кереп, үзен кызыксындырган мәгълүматны карый ала. Әмма биредә татар исем-фамилияләре хаталы язылган. Шуңа күрә Татарстанның үз сайтын (www.kremnik.ru) булдырдык. Анда сугышта катнашучылар турында бирелгән мәгълүмат хаталарсыз тупланган. Бүгенге көндә сайтта 420 мең кеше турында мәгълүмат урнаштырылган. Шуларның 360 меңгә якыны һәлак булганнар, калганнары исә әле бүген дә хәбәрсез югалганнар дип исәпләнә", - ди музей җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы да хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматларны табарга булыша.
    Кемгә күпме тиеш?
    Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау: сугышта үлеп калган солдатның туганнары, чыннан да, аның хезмәт хакын ала алса, акчаның күләме күпме булырга мөмкин? Михаил Валерьевич әйтүе буенча, ул аның кенәгәсендә элек күпме хезмәт хакы исәпләнү белән бәйле. Сержантның хезмәт хакы солдатныкына караганда бермә-бер күбрәк булган. Аннары элек кемнеңдер кенәгәсендә, мисал өчен, 600 сум булган икән, бүген инде ул алай гына түгел, чөнки акчалар артып барган. Шуңа күрә кемдер миллион сум алса, кемнеңдер аласы хезмәт хакы азрак яки, киресенчә, күбрәк булырга да мөмкин. Музей җитәкчесе, инде хәзерге вакытта банктан акча алучылар бар, ди. Бер гаилә сугышта һәлак булган туганының 3 миллион сумга якын хезмәт хакын алган. Бу акчага варислар фатир сатып алганнар. Михаил Валерьевич, банк үзе дә тиешле акчаларны түләүдән баш тартмый, ди. Бары моның өчен бик озак вакыт кирәк, чөнки барлык документларның дөреслеген тикшерү - бик четерекле, катлаулы процесс.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: