Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чүпне кая куярга, нишләтергә?

Әлеге сорауга “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә

Язын, гадәттә, чүп күп җыела. Аны теләсә кая ташлау тыелганын да беләбез. Шулай да хәзерге вакытта аны кая куярга мөмкин?
Н.ГРИГОРЬЕВА. 

Әлеге сорауга “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:

–    Санитар икеайлык дәвамында (апрель-май айлары) шәһәрдәшләребезгә җыелган чүпне үз транспортларында каты көнкреш калдыклары полигонына илтү мөмкинлеге бирелә. Иң элек “Төзелеш идарәсе” предприятиесеннән (адресы: Энергетиклар урамы, 8нче йорт) рөхсәт кәгазе алырга кирәк. 

Чүпне  илтү өчен үз транспортлары булмаган очракта шушы ук предприятиенең бу хезмәтне күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Иң элек заявка бирү һәм әлеге хезмәт өчен түләүне башкару мөһим. Белешмәләр өчен телефон: 22931. 

Ххх
–    Авыл халкы да чүпне үз транспортында Әгерҗе полигонына китерә ала. Янгынга каршы үзгә режим игълан ителгәнче (22 апрельгә кадәр) РФдә янгынга каршы режим кагыйдәләрен (РФнең 16.09.2020 елдагы 1479нчы карары) төгәл үтәгән хәлдә чүпне яндырырга да мөмкин, – ди район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев. – Чүпне су буйларына һәм чокырларга, башка урыннарга алып барып ташлау тыела. Мондый чүплекләрне күзәтеп торучы ведомстволар бик күп. Шуңа күрә “бәлки, күрмәсләр әле” дип уйлау – зур ялгышлык. Санкцияләнмгән чүплекләр барлыкка китерүчеләрне җаваплылыкка тартачаклар.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев