Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сүз остасы – Анапада

    Шәһәрдәге 3нче мәктәп укучысы Антон ПОПЦОВ исеме күпләрегезгә таныштыр. Әгерҗедә бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Аның сәхнәдә сөйләү сәләтенә күпләр соклана. Беренче карашка гади генә тоелган шигъри юлларны да Антон һәркемнең күңел түренә үтеп керердәй итеп башкара. Шушы көннәрдә генә ул Анападан "Диңгез. Илһам. Театр"дигән Халыкара...

    Шәһәрдәге 3нче мәктәп укучысы Антон ПОПЦОВ исеме күпләрегезгә таныштыр. Әгерҗедә бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Аның сәхнәдә сөйләү сәләтенә күпләр соклана. Беренче карашка гади генә тоелган шигъри юлларны да Антон һәркемнең күңел түренә үтеп керердәй итеп башкара. Шушы көннәрдә генә ул Анападан "Диңгез. Илһам. Театр"дигән Халыкара фестивальдән кайтты. Буш кул белән генә түгел, Диплом белән!
    Яшь якташыбыз шундый дәрәҗәле, зур фестивальдән кайткач, аның белән очрашып, әңгәмә корып алдык.

    - Антон, сүзне сәхнәгә ничек килүеңнән башлыйк әле...
    - Украинада Антрацит шәһәрендә минем әбием яши. 5 яшемдә әнием белән кунакка баргач, туганыбыз сөйләү сәләтемне күреп алып, мине "Иртәнге йолдыз" концертына алып баручы итеп тәкъдим итте. Охшатып калганнардыр инде, соңыннан шәһәр газетасында "Кызганычка каршы, "Иртәнге йолдыз"ны бик оста алып барган нәни малай шәһәребездән китеп барды" дип язганнар иде.
    Аннан соң, 7 яшемдә 8 Март бәйрәмендә Әгерҗедәге 2нче мәктәптә чыгыш ясадым. Шул чагында Рәвия Фәррахиевна Лутошкина, аркамнан сөеп, "сәхнәдә синең киләчәгең зур булачак, бу шөгылеңне ташлама", дигән иде. Мәдәният йортында Тамара Геннадьевна Васильева җитәкләгән "Мечта" театрында шөгыльләнә башлагач, сөйләү осталыгым тагын да артты дип уйлыйм. Сәхнәдәге уңышларымда бу талантлы педагогның өлеше гаять зур.
    - Ә Анапага ничек барып чыктың?
    - Узган ел мин Казанга Мәскәүдәге "Лира" иҗат үзәге оештырган "Берега надежды" дигән конкурска барган идем. Ә быел Мәскәүдәге әлеге үзәктән Анапада узачак халыкара фестивальгә чакыру алдым. Бу зур чарага Татарстаннан мин берүзем генә чакырулы булганмын икән. Фестивальгә әнием белән бардык. Анапага бару өчен миңа хәер-фатихасын биргән һәм ярдәм иткән район башлыгы Фәрит Гарифовичка, Мәдәният сарае коллективына, иҗади җитәкчем Оксана Михайловага рәхмәтем чиксез зур.
    - Конкурс турында сорашканчы, иң элек, сез су басуга эләкмәдегезме дигән сорау кызыксындыра.
    - Краснодар краендагы су басу зонасыннан ерак булсак та, без аның тәэсирен шактый тойдык. Без 6 июльдә Анапага килеп җиттек кенә, су басу сәбәпле, поездлар йөрү туктады. Конкурска килүчеләрнең күбесе соңга калды һәм фестивальне бераз кичектереп тордылар. Ә соңыннан су басудан зыян күрүчеләргә Анапада хәйрия концертлары башланды. Фестивальдәге гран-прины да зыян күрүчеләр фондына күчерергә дигән тәкъдим белән чыктылар.
    - Ә хәзер, әйдә, фестиваль турында тулырак итеп сөйлә инде...
    - Конкурс 4 көн дәвам итте. Бирегә Россиянең бөтен төбәкләреннән, хәтта якын һәм ерак чит илләрдән дә делегацияләр бар иде. Минем номинациядә 11 театр һәм 24 аерым башкаручы булды. Мин алтынчы булып чыгыш ясадым. Әлбәттә, бик дулкынландым. Шундый зур сәхнәгә, дәрәҗәле жюри алдына чыкканда ничек дулкынланмыйсың инде?! Үземә кадәр чыгыш ясаганнарны тыңламаган идем. Ә чыгыш ясагач, тынычлап башкаларны игътибар белән тыңладым. Үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр ишеттем.
    Фестиваль барышында танылган артистлар катнашында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрелде. Россиянең атказанган артисты Николай Петренко бер мастер-класстан соң мине чакырып алып, аерым занятие уздырды. Мин моңа бик сөендем. Аннан ул әнием янына килеп, "сезнең улыгыз талантлы, сәхнәне ташламасын", дигән.
    - Көндәшләрегез көчлеләр идеме?
    - Мин аларны көндәшләр димәс идем. Бик күпләре белән фестиваль башланганчы ук танышып, дуслашып өлгердек. Конкурс барышында бер-беребезгә теләктәшлек белдереп тордык. Норильскидан килгән сүз осталары миңа "Классно чыгыш ясадың! Афәрин!" дигәч, канатлар үскәндәй булды.
    - Син киләсе елга мәктәпне тәмамлыйсың. Танылган артист та сәхнәне ташлама дигәч, сине киләчәктә кем булырга дигән сорау борчымыйдыр инде?
    - Мин Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетына керү хыялы белән яшим.
    - Кинода төшү турында хыялланмыйсыңмы соң?
    - Ул турыда кем генә хыялланмый икән... Минем кинода гади һәм кызык егет ролен башкарасым килә. Ә актерлардан Сергей Безруков - минем кумир. Бигрәк тә аның сәнгать әсәрләрен, Есенин шигырьләрен күңел түренә үтеп керердәй итеп башкаруына таң калам. Узган ел Казанга конкурска баргач та Есенинның "Любовь хулигана" әсәрен нәкъ Безруков кебек укыганмындыр инде, жюридан берәү "Үзең кебек сөйлә", диде.
    - Ә сәхнә осталыгы кемнән күчкән соң сиңа?
    - Әтием - бик кызык, күңелле кеше минем. Әниемдә дә сәхнә осталыгы бар.
    - Ярый, Антон, барлык хыялларыңның тормышка ашуын телибез. Кайчан да булса, без синең кинода гади кызык егет ролен башкаруыңны күрербез дигән өметтә калабыз.
    Әңгәмәдәш - Екатерина Самсонова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: