Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әдәби хәзинә“дә – әгерҗелеләр

Узган атнада ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналистлар өч көнлек эш сәфәре белән безнең районда булдылар. ДУСЛЫК КҮПЕРЕ САЛЫНДЫ Журналистлар Салагышта драматург Юныс Әминев, Девәтернә һәм Наратта шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның иҗатына, Иж-Бубыйда мәдрәсә тормышына багышланган сюжетлар төшерделәр. Алар мәктәпләрдә, авыл музейларында булдылар. Иж-Бубыйда Бубыйлар мирасын...

Узган атнада ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналистлар өч көнлек эш сәфәре белән безнең районда булдылар.
ДУСЛЫК КҮПЕРЕ САЛЫНДЫ
Журналистлар Салагышта драматург Юныс Әминев, Девәтернә һәм Наратта шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның иҗатына, Иж-Бубыйда мәдрәсә тормышына багышланган сюжетлар төшерделәр. Алар мәктәпләрдә, авыл музейларында булдылар. Иж-Бубыйда Бубыйлар мирасын барлауга, авылда алар яшәгән йортны торгызуга зур көч куючы эшмәкәр якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәев белән очраштылар. Ә Девәтернәдә Ләбиб Айтугановның 80 еллык юбилеена багышланган кичәнең шаһиты булдылар.
- Узган ел "Әдәби хәзинә" тапшыруына драматург Таҗи Гыйззәт туган Барҗы-Умга авылын, аның исеме бирелгән 3нче мәктәпне төшереп киткән идек. Быел командировкага тагын да озаккарак - өч көнгә килдек һәм сезнең яклардан бик матур тәэсирләр белән кайтып китәбез, - диде "Әдәби хәзинә" һәм "Башваткыч" тапшыруларының мөхәррире Әлфирә Мәһдиева.
Кунакларга укучыларыбызның матур итеп татар телендә сөйләшүләре, җыр-биюгә сәләтләре, язучылар иҗатын тирән белүләре ошаган.
- Авыл башлыклары, мәктәп директорлары, укытучы-укучылар безне бик җылы каршы алдылар. Без атна саен бер районга чыгабыз. Әмма сездәге кебек югары әзерлекне берничә районда гына күргән булды. Әгерҗе белән ТНВ арасында дуслык күпере салынды һәм бу киләчәктә дә ныгый гына барсын, - диде баш мөхәррир Зөлфирә Мөхәммәдиева.
ӘТИСЕ ЭЗЛӘРЕННӘН
Девәтернә җирлегендә кунаклар мәктәпләрдә, шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның балачагы узган Көтмәс елгасы буйларында булганнан соң, аның Нарат авылында яшәүче 87 яшьлек Әрибә апасы белән очраштылар. Бу көнне әрибә апа янына Ләбибнең кызы - "Татарстан-Яңа Гасыр" теле-радиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова да кайткан иде.
- Әтиемнең туган якларында бик күптән булган юк иде. Балачакта һәр җәйге каникулым узган Нарат авылын бик сагынып кайттым, - диде ул.
Бу көннәрдә Девәтернә мәктәбендә зур ремонт эшләре бара. Әлеге төзекләндерү эшләрен тәмамлагач мәктәптә музей ачарга планлаштыралар һәм аның бер бүлеге Ләбиб Айтугановка багышланачак. Миләүшә ханым анда әтисенең шәхси әйберләрен дә бирергә вәгъдә итте.
Соңыннан ул 2004 елдан Ләбиб Айтуганов исемен йөртүче Девәтернә мәктәбендә булды. Әтисенең иҗатына багышланган стендны карады. Мәктәп директоры Айнур Габбасов мәктәптә иң яхшы, актив, сәләтле укучыларны унбер ел Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия белән бүләкләүләрен әйтеп сөендерде. Казан кунагына әлеге очрашуның истәлеге итеп "Ләбиб Айтуганов варислары" дигән язулы ручка һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
- Әгерҗелеләрнең "Башваткыч", "Тамчы-шоу", "Җырлыйк әле" тапшыруларына төшкәннәре бар. Киләчәктә дә без сезне ТНВда көтеп калабыз. Әгерҗе төбәгенең талантларын республикабызда яшәүчеләр дә күрергә һәм белергә тиеш, - диде Миләүшә Айтуганова.
Карамый калмагыз
Өч атна рәттән "Әдәби хәзинә" тапшыруы безнең районга багышланачак. ТНВ каналында бу тапшыру шимбә 13 сәгатьтә, якшәмбе 12.30 сәгатьтә эфирга чыга.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев